Туган як

Фашистлар тәмугында булганнар

Тиздән Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә җыенабыз. Әле күптән түгел генә Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнен билгеләп үткән идек.

Шәһәребезнең 12 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә, шул уңайдан Бөек Ватан сугышы елларында концлагерьларда тоткынлыкта булган түбәнкамалыларның кайберләрен чакырып, зур кичә уздырдылар.
Мәктәп залында бу көнне гади булмаган кунаклар – фашизмның концентрацион лагерьларында газап чиккән элекке тоткыннар, сугыш еллары балалары җыелды. Фашистлар аларны гаиләләреннән, икмәктән, ана мәхәббәтеннән мәхрүм иткәннәр, гамьсез балачакларын тартып алганнар, ачка тилмерткәннәр, фашист солдатлары өчен каннарын алганнар, алар өстендә төрле тәҗрибәләр уздырганнар. Фашист коллыгында булганнарның күбесен газ камераларында үтереп, яндырганнар. Бу очрашуга килгән кунаклар – әнә шундый зур сынауларны узып, шаккатырлык авырлык һәм кимсетүләр кичереп исән калганнарның кайберләре.
Сугыш елларында фашистлар лагеренда, төрмәләрдә уннарча миллион кеше коточкыч шартларда газап чиккәннәр. Германиянең үзендә генә дә 2 меңнән артык концентрацион лагерьдә 18 миллион тоткын булып, аларның 11 миллионнан артыгы төрле юллар белән үтерелгән. Освенцимда – 4 миллион, Майданекта – 1 миллион 380 мең, Треблинкада – 800 мең, Маутхаузенда – 123 мең, Бухенвальдта 56 мең кешене газаплап үтергәннәр.
Гитлерчылар кешенең яшенә карамаганнар: балаларны әниләреннән тартып алып, алар өстендә төрле тәҗрибәләр үткәргәннәр, янган мичләргә ыргытып, гомерләрен өзгәннәр. Әмма кемнәрдер, шундый тәмугтан исән калган, алар тез чүкмәгәннәр, азатлыкка ирешкәннәр. Менә аларның берничәсе шушы очрашуда: Эмма Ивановна Кудрявцева, Альбина Павловна Дыранова, Людмила Васильевна Конорева, Валентина Денисовна Артемьева, Иван Филиппович Колосов һәм Анна Ивановна Газиза. Алар үзләренең фаҗигале язмышлары турында күз яшьләре аша сөйләделәр.
Валентина Артемьева 1944 елның 27 сентябрендә Германиядәге концлагерьда дөньяга килгән. Ул авыр еллар турында туганнары сөйләвеннән генә белә икән. 
Мәктәпкә чакырылган кунаклар, үзләре кебек үк 5 миллионнан артык баланың бернинди гаепсез килеш концлагерьда, мәҗбүри тоткынлыкта булып, балалык елларын салкында, ачлыкта, әти-әни назын күрмичә үткәреп, фашистларның медицина эксперементларын кичереп исән калулары турында сөйләделәр. «Без әле, Аллага шөкер, исән калдык, үз Ватаныбызда, илебездә яшибез. Ә бик күпләр бу көнне күрмәде, вакытсыз гүргә керде. Совет халкы, армиясе илебезне фашистлардан азат итте. Сез – балаларның якты киләчәге өчен күпләр сугыш кырында ятып калды, алар гомерләрен дә кызганмадылар. Шулай булгач, тырышып белем алыгыз, игелекле балалар булып үсегез. Киләчәк – сезнең кулда, өлкән буынның эшләрен дәвам итегез, аларны олылагыз, кадерен белегез» – диделәр алар. 
Кунакларның һәркайсына чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш теләп, рәхмәт әйтеп озаттылар.
Аллаһы Тәгалә кабат сугышлар күрсәтмәсен, тынычлыкта, дуслыкта яшәсәк иде. Рәхмәт кунакларыбызга: алар сугыш афәтләрен күреп, фашистлар режимын татыган шаһитләр буларак, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләп, илебезнең куәтен күтәрүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
«Без күргәннәрне балаларыбыз, оныкларыбыз, халкыбыз күрмәсә иде», – диләр фашист концлагерьларының элекке тоткыннары.
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: