Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Эшләсәң – эш табыла

Ике бала әнисе – Рано Очиловна Шакирова үзмәшгуль булып теркәлеп, үз эшен башлаган ханым. Аңа үз эшен башлап җибәрергә дәүләт 75 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәткән. Хәзер Рано ханым кешеләргә заказлар буенча киемнәр тегә. Киләчәктә эшен киңәйтергә, үстерергә хыяллана.

Р а н о  Ш а к и р о в а күрше Чаллыда КамАЗ заводында эшләгән җирдән безнең Түбән Камага килен булып төшә. Тик күпмедер вакыттан соң ире белән тормыш юллары аерыла. Ике кыз белән чит шәһәрдә ялгызы торып калган Рано күңел төшенкелегенә бирелеп утырмый. Ике йөрәк парәсенә киемнәр тегә башлый. Дөрес, бәби табу йортына кергәнче үк инде туачак сабыена кирәк-яракны үзе әзерләп куйган була ул.

Таныш белешләре ул теккән балалар киемнәренең матурлыгына, пөхтәлегенә сокланып, заказлар бирә башлый. Аннан инде дус кызлар үзләренең дусларына әйтеп, әкренләп кенә тегүченең даны тарала. Ә быел май аенда декрет ялы тәмамланыр вакыт җиткәч, уйга кала. Ничек ике сабыеңны калдырып, көннәр буе заводта тыныч күңел белән эшләп булсын?!

Инстаграмда очраклы гына социаль контракт турында белдерү күреп алып, халыкны социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә Рано Шакирова. Тиешле кәгазьләрне тутырып, тулыр-тулмас бер ай вакыт үтүгә, 75 мең сум субсидия килеп җитә. Ул акчаларга Рано Шакирова һөнәри тегү машиналары сатып ала. Заводта тотрыклы хезмәт хакы алып эшләгән җиреннән, шулай үз эшеңне башлап җибәрергә тәвәкәллек тә кирәк. Ул эшен башлап җибәрүгә үкенми. Әле бер-ике генә ай вакыт үтсә дә, азмы-күпме кереме бар. Тора-бара, тегү цехы ачып, балаларны һәм гүзәл затларны үзенчәлекле матур, уңайлы киемнәр белән сөендерергә язсын.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев