Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Эшче көчләр җитәме?

Түбән Кама даны Татарстан һәм Рәсәйдә генә түгел, ә чит илләргә дә таралган эре промышленность предприятиеләренә бай. Димәк, шәһәребездә эшсезлек, гомумән, булмаска тиеш.

Шәһәрәбезнең Рифкать Гайнуллин урамындагы яңа төзелгән йортларда башка чит регионнардан килеп эшләүчеләрне шактый күп күргәнгә, чынлап та, эшче көчләргә ихтыяҗ зур ахрысы, дип уйларга нигез бар.
Риэлторлар да, уйларымның дөреслеген раслап, шәһәрдә «командированный»ларның шактый күп булуын әйттеләр. Шулай бер вакыт, кибеттә кассага чират торганда, сүз юктан сүз булсын дип, аларның эш хаклары белән кызыксындым. Монтажник булып эшләүче егет, башкорт егете, 90 мең сум эш хакы алам ди. Начар түгел бит. Ә нигә түбәнкамалылар эшләми бу акчага? Күбрәк өмет итәләрме? «Озын телле»ләр сүзләренә ышансаң, сәнәгать зонасында төрекләр, гомумән, шәһәрчек төзеп, шунда яшәп, шунда эшләп яталар икән. Боларны ишеткәч, Түбән Камада берни эшләргә яратмаган ялкау халык яши икән дигән фикер туа.
Ярар, Түбән Кама мәшгульлек үзәгенең рәсми сайтына кереп карыйм әле. Шәһәребез предприятие һәм оешмаларына кемнәр күбрәк кирәк икән?
У-у, монда бигрәк күп эш урыннары куелган! Нинди генә вакансияләр юк!..
Һәр балалар бакчасына диярлек тәрбияче ярдәмчеләре (няня) кирәк икән. Монысы аңлашыла да, эш хакы бигрәк аз бит. 11 мең сумга ничек итеп ай буе яшәргә кирәк? Ирең миллионер булса гына инде! Икенче яктан, миллионер хатыны бәби «чүлмәге» юып йөрерме икән, ай-һай..
Идән себерүчеләр, идән юучылар шактый кирәк... Табиблар да шактый кирәк шәһәребезгә. Бу турыда күп яздым, шуңа күрә башка язып тормыйм. Алга таба китәм. Төп максатым – эшче һөнәрләре, кирәкме-юкмы? Кирәк булса, нинди оешмаларга. Һәм аларга чынлап та, 80-90 мең сум түлиләрме?
Мәшгульлек үзәгенең бар битләрен дә карап чыктым. Тик «химия»дә дә, «ТАИФ», «ТАНЕКО»да да нинди дә булса һөнәр кешесенә кытлык иткәнен күрмәдем. Анда, гомумән, 70-80 мең сум эш хакы күрмәдем мин. Озын сүзнең кыскасы, юньле эш куймыйлар ахры ул мәшгульлек үзәге сайтына.
Билгеле инде, яхшы түләнә торган эшкә танышларны, дус-ишләрне, туган-тумачаны алырга тырыша һәркем. Ә менә шундый яхшы түләнелә торган эшне ничек итеп Башкортстанда, Ростов, Чиләбе шәһәрләрендә белеп-сизеп алалар һәм Түбән Камага чабып килеп җитәләр? Монысына минем баш җитми.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев