Туган як

“Эш беткәч, уйнарга ярый”

Бу гыйбарәне совет мәктәбендә укучы һәр бала белә иде. Чөнки кечкенәдән үк шуны аңнарына сеңдерә бардылар. Тик соңгы вакытта, балалар гына түгел, өлкәннәр дә уеннарны өстен күрә башладылар кебек. Читтән караганда, барысының да эшләре беткән, бөтен җиребез дә түгәрәкләнгән, дип уйларлык. Телевизорны ачып җибәрсәң, тоташ уен-көлке: телешоудыр, концерт, төрлечә күңел...

Бу гыйбарәне совет мәктәбендә укучы һәр бала белә иде. Чөнки кечкенәдән үк шуны аңнарына сеңдерә бардылар. Тик соңгы вакытта, балалар гына түгел, өлкәннәр дә уеннарны өстен күрә башладылар кебек.
Читтән караганда, барысының да эшләре беткән, бөтен җиребез дә түгәрәкләнгән, дип уйларлык. Телевизорны ачып җибәрсәң, тоташ уен-көлке: телешоудыр, концерт, төрлечә күңел ачу һ.б. Яңа ел каникулы вакытында аеруча "тырыштылар". Рәсәй халкы искитмәле "шоу"лар белән шаулатып күңел ачып күрсәтте ичмаса! Безнең татарстанлылар да калышмады, әлбәттә. Шул исәптән, Түбән Кама халкы да кимен куймады.
Каникул ахырында бер өлкән кешенең тел шартлатып: "Да-а, бәйрәмнәрне үткәрергә тәмам өйрәнеп җиттеләр. Кемнәрдер өчен бик кирәктер дә, бәлки. Ә безгә, элекке шикелле, бер көне дә җиткән, югыйсә" - дип сөйләнгәнен ишеттем.
- Монда үтә мөһим сәясәт бара, җәмәгать. Чит илләр, безнең илдә бар да тәртиптә, гел бәйрәм итеп кенә яшиләр икән, дип уйласыннар өчен махсус шулай эшләнә ул, - дип, үз фикерен белдерде аны тыңлап торучыларның берсе.
- Халыкның игътибарын проблемалардан читкә җәлеп итү өчен лә ул бәйрәмнәр, - диде икенчесе, авыр сулап...
Ә бит, чыннан да, илдә гади кешеләрнең тормышы уеннардан, күңел ачулардан шактый ерак тора. Матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләр байтак. Башка проблемалар да аз түгел. Һәм, иң мөһиме, аларны хәл итү күп очракта финанска бәйле. Чөнки, сүз теге яки бу эшне башкаруга килеп терәлгәч, түрәләр, акча юк дип, кулларын як-якка җәяләр. Ә бәйрәмнәр өчен акча каян килә? Югыйсә салютлары, фейерверклары, бизәлешләре, концертлары, шоу программалар һ.б. аз акча сорамыйдыр?..
Бервакыт, һәр бәйрәм саен салютлар бирү модага кереп киткәч, кайсыдыр бәйрәмдә күккә чөелгән чираттагы утлы шарлар көлтәсенә карап, бер дус: "Менә кемгәдер биреләсе бер зарплата төтенгә әйләнде", - дип көлгән иде. Бер атылган солютның бәясе күпме торганын белмим. Һәрхәлдә, "тиен-миен"нәр генә түгелдер. Ә бит тормышыбызда акча кирәк урыннар байтак. Йөрү өчен уңайлы коляска алырлык акчасы булмаган инвалидлар да, алган пенсияләре ашарына һәм коммуналь түләүләргә көчкә җитеп барган пенсионерлар да, гомерен саклап калу өчен кыйммәтле операциягә мохтаж авырулар да һ.б. шактый. Бер мәртәбә салют биреп, секундлык кызык өчен, акчаны төтенгә әйләндергәнче, шундыйларга ярдәм итеп күчерсәләр... Юк шул. Бездә фәлән миллионлаган сум акча түләп, чит илләрдән футболчы-хоккейчылар гына сатып алырга булдыралар. Ә менә чит илгә барып, катлаулы операция ясату өчен, гомеренең соңгы көннәрен саный-саный, кешеләрдән теләнеп акча җыючы авыруга ярдәм итәргә атлыгып торучылар юк. Чит илләрдән тренерлар чакыртып, аларга еллар буе гади кешенең төшенә дә кермәгән хезмәт хаклары түләп яшәтәләр, ә менә авыруларны дәвалау өчен чит илдән берәр оста хирург чакыртып, шундый ук акчаны аңа түләү турында беркемнең дә башына килми. Уен стадионнары төзү өчен миллиардлаган сум акча тотыла. Дәваханәләр төзүгә шулай булса икән!
Төрле "шоу"лар, уен бизнеслары тирәсендә бүгенге көндә бик күп акча тупланган. Аларны җәмгыять өчен файдалы тармакларга күчерсәләр, россиялеләрнең яшәеше бермә-бер яхшырыр иде. Хәзерге вакытта фәлән нәрсәне хәл итәр өчен акча каян табарга, дип, үлмәле кайгырткан булып кыланучы җитәкчеләр моңа күз йомалар, күрәсең.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: