Туган як

Җен адаштырган

Дөньядагы төрле сәер хәлләр турында, «Конкурс» үткәрүегез хакында укыгач, минем хәтеремдә дә әниемнең абыйсы (без аны Зур абый дип йөртә идек) сөйләгән вакыйгалар яңарды.

... Бөек Ватан сугышының соңгы еллары. Колхозчылар, шул исәптән яшүсмерләр дә, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә. Мунча керү һәм үз хуҗалыкларында эшләү өчен, яңгырлы көнне көтәргә яки бу эшләрне төнлә башкарырга кирәк.
Көзнең бер кичендә Зур абыйны, әби колхоз эшеннән соң, авылдан биш-алты километр чамасы ераклыктагы тегермәнгә, ярты капчык арыш тарттырып кайтырга җибәрә. Алга таба Зур абый сөйләгәннәрдән.
«Тегермәндә гадәттәгечә кеше күп (чөнки тирә-яктагы биш-алты авылга – бер тегермән). Чиратым җиткәнче төн уртасы булды. Безнең авылдан башка берәү дә юк, мин үзем генә. Бераз шомландырса да, капчыгымны иңемә салып кайтырга чыктым. Елганы үтеп, тауны менеп кенә җиттем, каршыма каяндыр бер бозау килеп чыкты. Шундый матур бозау! Минем алдан уйнаклап-уйнаклап чаба. Тик азмы-күпме үттекме, теге бозау зур бер утлы түгәрәккә әйләнеп, янымда тәгәрәп йөри башлады. Куркуымнан ни эшләргә белмим. Юл да күренми, кайсы якка барганымны да оныттым. Шулай километр чамасы үттем бугай, алдымда әле күптән түгел генә янган Миңлегәрәй абыйларның йорт нигезләре пәйда булды. Бераз хәл алыйм да, алга таба атлармын дип, нигезгә чүгәләүгә, үтереп-үтереп йокы килә башлады. Йокыга китсәм, катып үләчәгемне дә беләм, тик күз кабаклары гына авырайганнан авырая. Инде йокыга киттем дигәндә «улы-ы-ы-м» дип эндәшкән тавыш колакка чалынды. Шул вакытта кинәт теге нигез дә юкка чыкты.
Минем озак кайтмый торуыма борчылып, әнинең мине эзләргә чыгуы булган икән. Шул вакытта ул мине эзләп тапмаса, өйгә кадәр кайтып җитә алган булыр идемме икән, белмим?..»
Шушы тарихны без Зур абыйдан кат-кат сөйләтергә ярата идек. Абый инде күптән бакыйлыкта, ә аның сөйләгәннәре әле дә истән чыкмый.
Флера ХӨСӘЕНОВА, пенсионер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: