Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Ел азагында уйланулар...

Кешелекнең асыл кыйммәтләреннән булган гаделлек үзе дә, якты киләчәккә өметләр дә җуела башлаган чорда яшибез. Ярый әле, безнең күңелләрне күтәреп, зәңгәр экраннардан гел яктылык, гел яхшылык һәм Россиянең алга баруы турында сөйлиләр. Чынлык кырысрак булса да, татлы ялганнан да, кайчак күңелгә рәхәт булып китә. Шөкер, икътисадый юкчыллыктан да чыга башлаганбыз...

Кешелекнең асыл кыйммәтләреннән булган гаделлек үзе дә, якты киләчәккә өметләр дә җуела башлаган чорда яшибез. Ярый әле, безнең күңелләрне күтәреп, зәңгәр экраннардан гел яктылык, гел яхшылык һәм Россиянең алга баруы турында сөйлиләр. Чынлык кырысрак булса да, татлы ялганнан да, кайчак күңелгә рәхәт булып китә.

Шөкер, икътисадый юкчыллыктан да чыга башлаганбыз икән. Дөрестер, иң биек урынны биләүче ил ирләре белми сөйләмәс. Кризистан котыла башлауны һәрберебез аермачык тоячак: "квартплата" кыйммәтләнгәч, дару бәясе артып торгач, пенсионерларга да кием туздырып ашамлык кибетләренә экскурсиягә еш йөрисе булмас. Халыкның бу ел азагына ук бит инде сатып алу мөмкинлеге 10 процентка кимегәнлеге турында язып чыктылар. Илебездә кешеләрнең уртача гомер озынлыгы арта баруы да бик куанычлы хәл. Илнең кайсы төбәгендәдер ул андый бәхетлеләр, аеруча ирләр арасында?! Алтынчы дистәне ваклыйм, таныш-белеш, туганнар арасыннан рак һ.б. авыру күпме көчле затны 40 белән 50 яшь арасында алып китте. Армия хезмәтен кертеп исәпләгәндә, ким дигәндә егерме-утыз елдан артык шушы ил казнасын тулыландырганнар бит алар (хезмәт хакының 50-60 процентын ашап баручы төрле салымнарны, шул исәптән кибеттә сатып ала торган продукт, товар бәясенә утыртылганнарын да исәпкә алсаң...). Пенсия яшенә җиткәнче үлеп киткәннәр күпмегә җыела да, алар үз гомерләрендә түләгән салым суммасы күпме тәшкил итә икән - ник аларын да исәпләмиләр дәүләт казнасын баету өчен тырышучылар?

Сәясәт өлкәсен алсак, 2015 елда Россия дипломатия мәсьәләсендә мәктәптәге начар укучы кебек тотты үзен дияр идем. Америка һ.б. илләрнең хәйлә капкынына эләгеп, Сүриядәге хәлләргә барып тыкшыну ни өчен кирәк иде безгә? СССР тарихында андый нәрсә бер булган иде бит инде - Әфган сугышын хәтерләгез... Әгәр дә илебездәге кемнәр кесәсенәдер агучы финанс агымын аклау өчен кирәк булса, безнең үзебездә дә Дагестан, Чечнялар бар, һичьюгы, ислам динендәге үзебезгә чит агымны сылтау итеп, шул өрәкләргә каршы тору өчен дип, акча юарга була. Әмма Сүрия сугышы Россия данын арттырмый, без йодрык күрсәткәнгә карап кына, Америка һ.б. илләр безнең белән санлаша башламаячак. Иң элек, үз илебезне, аның промышленностен, авыл хуҗалыгын ныгытырга кирәк. Җир кешесенә кагылышлы купшы вәгъдә кем авызынан чыкса да, әгәр финанс белән ныгытылмый икән, сүз булудан ерак китмәс.

СССР таркатылганнан башлап, сүз боткасы пешерүчеләр кулында калды ил дилбегәсе. Ни өчен икътисад өлкәсе белгечләре фикеренә колак салучы һәм, иң мөһиме, ил хуҗалыгының теге яки бу мөһим тармагында эшләү тәҗрибәсенә ия кешеләр юк парламентта? Халык тормышын яхшырту аша илебезне алга җибәрергә теләүчеләр булса, 2016 елга ил казнасына 2 триллион җитми дип "аһ" ормас иделәр. Әнә бит, Россия фәннәр академиясе галиме Константин Андрианов ил казнасын тулыландыруның иң отышлы һәм гадел юлын тәкъдим итә - олигархлар мөлкәтенә прогрессив салым салуны. АКШ һәм тагын 33 ил үрнәгенә иярсәк, череп баеганнардан ул төр салым 500 миллиард сум тәшкил итәр иде.

Кризисны сылтау итеп, банкларга ярдәм күрсәтү... "Оборонсервис" аша тулы бер министрлык милкен талап бетергән коррупционер Сердюков-Васильеваларны судка йөрткән булып халык күзен буяу... Тормыш чынбарлыгын турыдан ярып әйтүчеләргә бүгенге көндә модада булган "экстремист"ярлыгы тагарга омтылу... Һәркемнән "ДАИШ" ("ИГИЛ") ( Россиядә тыелган оешма) тарафдары түгелме дип шикләнү... Югарырак вазыйфадагы урыннарга таныш-белешлек буенча теләсә кемне үрмәләткәнлектән, компетентсызларның акылсыз күрсәтмәләре нәтиҗәсе буларак ил хуҗалыгының иктисад сазлыгыннан котыла алмавы... Ни кызганыч, болар барысы да 2015 елга хас булган җитешсезлекләр шул.

Нишлисең, Россия инде гасырлар дәвамында гади халык тормышын томанлы күзаллаучы түрәләргә һәм аларның акылсыз фәрманнарына ияләшкән. Әмма шулар белән беррәттән, бер уч аксөяк бай кешеләрдән аермалы буларак, илебез халкы иртәгәсе көнгә һәм якты киләчәккә өметен җуймады. Шул өмет һәм илебезнең куәтле СССР булган узганы белән горурлык хисе Җиңүнең 70 еллыгында 12 миллион ватанпәрвәрне Бөек Ватан сугышы солдаты булган бабайлары, әтиләре һ.б. сурәтен күтәреп, "Үлемсез полк" маршына әйдәде. Нинди генә сынауларга һәм юкчыллыкка дучар ителсә дә, илебез халкының үзәге нык, ул үз Ватанына, үз туган җиренә тугрылыклы. Ә монысын инде бернинди дә акча һ.б. бер көнлек кыйммәтләр алмаштыра алмый. Ватаныбыз булганда, илебез халкы яши һәм яшәячәк тә.

Фирая МОРАТОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев