Туган як

Джинсы чалбар уңайлы, тик...

«Бүген нәрсә кияргә?» Кайсы гына хатын-кызның башын катырмый икән бу сорау. Иртән торып эшкә җыенганда, ашыга-кабалана шкафтагы күлмәк-итәкләр арасында актарынганда, бер юньле киемем дә юк дип, кәеф кырылган чакларыгыз да булгалыйдыр. Әгәр андый вак-төяктән өстен икәнсез, алга таба бу язманы укып вакыт әрәм итмәгез - сез ике төркемнең берсенә керәсез:...

«Бүген нәрсә кияргә?» Кайсы гына хатын-кызның башын катырмый икән бу сорау. Иртән торып эшкә җыенганда, ашыга-кабалана шкафтагы күлмәк-итәкләр арасында актарынганда, бер юньле киемем дә юк дип, кәеф кырылган чакларыгыз да булгалыйдыр. Әгәр андый вак-төяктән өстен икәнсез, алга таба бу язманы укып вакыт әрәм итмәгез - сез ике төркемнең берсенә керәсез: я үз киенү рәвешегез бар, яисә кием сайлану яшеннән күптән үткәнсез.

Ә калганнарыгыз белән, әйдәгез, үз өстебезгә элгән чүпрәк-чапракка тәнкыйди күз белән карап, белгеч киңәше белән танышыйк әле. Белгеч киңәше дип сүз уйнату өчен генә әйтмәдем. Муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина җитәкчелегендәге Түбән Кама хатын-кызлары оешмасы Мәскәүдән махсус чакырткан шәхси имидж өлкәсе эксперты Мария Луговаяның киңәшләре үзебезгә булмаса, балаларыбызга, хезмәттәшләребезгә ярап куяр. Сүз уңаеннан: сәясәт өлкәсендәге шут дип кенә карасак та, Жириновскийның үз штатында 60 имиджмейкер тотуын да ишеттем әле. Һәр аудиториядә үз кеше була белә (яки, сәяси заказдан чыгып, киресенчә) дип аптырый идем, баксаң, әллә никадәр кеше аның образын тудыруда тырыша икән бит.
Халкыбыз «киемгә карап каршы алалар...» дип юкка гына әйтмәгәндер. Ләкин соңгы вакытта кием мәсьәләсендә бездә - хөррият. Җәйге эсселәрдә шәһәр урамнарында билдән өске яклары шәрә булган шортылы егет-җиләнне, оят җирләренә чүпрәк тарттырган шәп-шәрә кызларны күрү - гайре бер нәрсә түгел. Су коенырга төшкәндә генә кия торган сланцыдан эшкә йөрибез, өстебездә - ирләр майкасы яки футболка һәм джинсы чалбар. Бу соңгысына шулкадәр күнектек. Имиджмейкер Мария Луговаяның джинсы чалбарны эш урынында кия торган кием исемлегеннән сызып ташлавына, хәтта, җан әрнеп куйды.
Үткән ялларның берсендә «Веста» үзәгендәге залда Мәскәү шәһәре «Имидж Эксперт» компаниясе директоры Мария Луговаяның киенү рәвешенә багышланган лекция-чыгышын игътибар белән тыңлап утырган хатын-кызлар арасында минем кебек уйлаучылар булмый калмагандыр.
Гадәттә, кием-салымның 50дән 80 процентка кадәре юньләп киелмичә, еллар буе шкафта тузан җыеп ята. Шуңа да кибеттә сайлаганда ук киемне ничә мәртәбә киячәкне ачыкларга һәм шуннан соң сатып алырга кирәк дип киңәш итә белгеч.
Әгәр дә үзегез яки балаларыгыз хезмәткәрләрнең рәсми киенү рәвеше кабул ителгән предприятиегә, учреждениегә эшкә урнашырга җыенасыз икән, кием экспертының кайбер киңәшләре ярап куяр. Рәсми киенү рәвеше (формаль дресс-код дип йөртелә) мәҗбүри булган оешмаларда кичке сәгать алтыга кадәр хатын-кыз кара төстәге оектан йөри алмый. Рәсми киенү рәвешендә бары тик өч кенә төскә - вак һәм нечкә сызык-лы кара, куе караңгы зәңгәр һәм караңгы көрәнгә (серый) өстенлек бирелә. Димәк, күлмәк тә, итәк белән костюм да шул төстәге тукымадан тегелгән булырга тиеш. Кофтаның да кардай ап-агын түгел, ә төрле төсмердәге (зәңгәрсу, саргылт, яшькелт һ.б.) ак төстәгесен кияргә. Туфли - кара төстәге күннән, үкчәсе 5-7 сантиметрдан биек түгел. Аяк бармаклары яки үкчә күренеп тора торган ачык туфли кимәскә.
Андый оешмаларда рәсми киенү рәвешен бары тик атнаның соңгы эш көне булган җомгада гына үзгәртә алалар. Тик ул көнне дә үтә күренмәле кофта, күлмәктән түгел, ә трикотаж, киҗе мамык тукымадан тегелгән киемнән килергә була эш урынына.
Кешенең төс-кыяфәте, киенү рәвеше, үз-үзен тотышы, холкы һәм тирә-яктагыларга мөнәсәбәте һ.б. җыелмасын чагылдыра торган имидж турында озаклап сөйләргә булыр иде. Мария Луговая үзе сөйләгәннәрне тормышта ничек кулланырга, бер үк киемне яулык, билбау, муенса һ.б. ярдәмендә ничек үзгәртергә мөмкин икәнен дә күрсәтте. Кыскасы, «Веста»га килүчеләр үзләре өчен бик тә мөһим булган әлеге чараны оештырганы өчен, Түбән Кама хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказинага рәхмәтләрен җиткерделәр һәм лекциядән соң да кием эксперты М.Луговаяга сорау арты сорау яудырдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: