Туган як

Дөреслек яхшымы?

Көнаралаш явып торган яңгыр бер эш эшләтми. Ни бакчада эшләп, ни ял итеп булмый. Рәхәтләнеп кояшта кызыныр көннәр дә хыялда гына. Инде җәй уртасы җитә – әле су коенып караган юк.

Аптыраганнан, бер-береңә кунакка йөрешергә кала. Ә бу инде билләрне юанайта. Бүген кич электән йөрешкән дус кызым белән табын артында сөйләшеп утырабыз әле менә. 
Ул инде безнең дөреслек ярата. Шуңа күрә күпләр яратмый аны. Без яхшы булабыз дип боргаланганда, ул турысын әйтә дә сала. Инде йөз эш урыны алыштыргандыр – һаман телен тыя алмый. Дуслары да берничә генә. Ә мин, киресенчә, компромисс яклы. русчалап җиффәрсәк, «Ложь во благо» инде. Кайбер очракларда ялганламый да булмый бит. Әйтик, кечкенә балалар өзми-куймый әйбер сораганда, аларның бар капризларын үтәп торып булмый бит инде. Я булмаса, ир белән хатын талашканда алдашырга туры килә. Алдамасаң, бер-берсен үтерәләр бит алар. Талаш, гадәттә, я хатынның акча күп туздыруына бәйләнеп, я көнләшүдән чыга. «Хатынымны үтерәм, сөяркәсе бар бугай аның», – дип, балта күтәреп килгән ирне, «мөгезләре» боланныкыннан ким булмаса да, «юк, хатының сине генә ярата»  дип тынычландырырга тырышасың.
Менә тагын бер мисал: якын дус кызың яңа күлмәк кигән дә, сиңа күрсәтергә килә. Очкын чәчрәгән күзләреннән күренеп тора, күлмәк аңа бик ошаган. Тик күлмәк килешми, нишләтәсең. Сыерга ияр кидергән кебек булса да, «матур булган» дисең инде. Гомерлек дошман булып каласың килсә, әйтми кара.  «Туры әйткән – туганына ярамаган» дип утырырсың аннары.
Кайбер танышлар акча сорап торганда, «я бирмәс» дигән шикләнү белән, булса да, «акчам юк шул» дип җавап бирергә туры килә. Урын өстендә ятучы, терелергә өметен өзмәгән авыру кешегә ни йөрәгең белән «син терелмисең инде» дип әйтергә кирәк. Мондый мисаллар миллион. Гади халык кына түгел, нинди дәрәҗәле сәясәтчеләр дә алдаша. Тыңлап утырсаң, әллә болар башка планетада яшиме икән дип гаҗәпләнәсең. Күзгә төтен җибәрәләр бит. Ә гади халык алданганын белә торып алдана. Шулай рәхәтрәк, тынычрак бит.
Менә шулай бәхәсләшеп утыра торгач, үзебез дә аздан гына талашмый калдык. Дус кызым киткәч, кабат уйга калдым. Чынлап та, әгәр кешелек дөньясы алдашудан туктаса, дөреслек тә алай ачы булмас иде. Нигә алдашабыз, кемгә ярарга тырышабыз соң? Нигә дөресен әйтергә куркабыз? Дөреслекне ишетү шулкадәр куркынычмы?
Гел дөресен әйтә башласалар, дөрес сүздән курыкмый башларбыз, колак та ияләнер, шулай тиеш дип кабул ителер. Әйе, бераз вакыт бик авыр булыр. Дусларны югалтырбыз, якыннарны үпкәләтербез. 
Тора-бара ялагайлану, юхалану, тасма телләнү – барысы да юкка чыгар. Йөз төрле хәйлә уйлап, баш катырасы булмас. Ә уйлап карасак, кайчан да булса алдашу кешелек дөньясыннан юкка чыгармы икән? Моның булуы мөмкинме? Шәхсән, мин үзем моңа бик шикләнәм.
Энҗе ГАЛИЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: