Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Дөрес сөйләшәбезме?

Үз илебездә, үз җирлегебездә туган телебезнең дәрәҗәсе түбәнәеп, аның кирәкмәскә әйләнә баруына борчылмаган, эче пошмаган өлкән кеше сирәктер. Чөнки без иң беренче сүзләребезне ана телендә әйттек, шул телдә укыдык, дөньяны танып белдек, тормыш дәръясына кушылып кемнәр белән аралашсак та, уй-фикерләребез шул телдә башыбызга килә.

Телебез матур, телебез тиңсез бай! Тик без тазалык-байлыкның гомер буе кадерен белергә, сакларга өйрәнә алмаган кебек, тел байлыгын да сакламыйбыз, димәк, кадерен белмибез. Татлы җимешне агачын ботап җыйган кебек, телне дә ватабыз, җимерәбез, сындырабыз, имгәтәбез.
Балаларыбызның, оныкларыбызның ана телендә сөйләшмәүләренә инде үзебез дә ияләшеп барабыз, ахры. Инде мин телевизорда, радиода татарча тапшыруларда, татар кешеләренең хәбәрчеләр сорауларына ничек җавап бирүләрен әйтеп тә тормыйм, сез аны үзегез дә ишетеп, күреп торасыздыр. Адәм көлкесе бит: ике сүз татарча әйтсәләр, өч сүз урысча китә. Ә бит аларның күбесе ике телне дә (дәүләт теле буларак) белергә тиешле җитәкчеләр, түрәләр. Белмиләр дә, теләмиләр дә, чөнки таләп юк, таләп булмагач, теләк тә юк. Яшь чагыбызда безне урысчага тормыш үзе өйрәткән иде. Белми кара!..
Шәһәрдәге оешма биналарына куелган элмә такталарга игътибар иткәлисезме? Нинди генә «тәрҗемә»ләр юк анда!.. Мәсәлән, «Срочный ремонт обуви»ны «Тиз аяк киеме төзәтү» дип тәрҗемә ителгән язма әллә ничә ел эленеп торды. «Тиз аяк киеме» булмый ләбаса! «Аяк киемен тиз төзәтү» дип язарга кирәк булгандыр да... ул соң кемгә хаҗәт. Шәһәребез поликлиникасында ишектәге язмаларга күзем төшкән саен, «участковый терапевт»ны татарчага – «табиб терапевты», «врач окулист»ны «окулист табибы» дигән тәрҗемәләрне күреп, аны язган кешеләр өчен мин оялам. Чын татарча итеп «эчке авырулар табибы», «күз авырулары табибы», «нерв авырулары табибы» дип тезеп китсәләр, җанга ятышлы булыр иде. Күрәсең, аның мәгънәсе беркемгә дә кирәк түгел, ул беркемне дә кызыксындырмый.
Сөйләмебездә күңелне тырнарлык, колакны ертырлык фразалар модага кереп китте. Эфирданмы, халык алдына чыгыпмы, микрофон тоталар да, ике җөмләнең берсендә: «мин шулай дип әйтер идем», «минем шулай дип әйтәсем килә», «рәхмәт дип әйтәсем килә» һ.б. Соң, әйтәсең килгәч, әйт! Микрофон тотып халык каршына чыккач, сүзеңне, фикереңне, әйтәсе рәхмәтеңне турыдан-туры әйтеп булмыймыни? Юк, «әйтер идем», «әйтәсем килә» диләр. Ул бит әйтергә мөмкинлек булмаганда гына кулланыла торган сүз тезмәсе.
Җөмлә саен «Әмма ләкин» дип сөйләшү дә колакка килеп урала. Монысын инде тел сагында торырга тиешле кешеләр дә ычкындыра. Татар теленең фразиологик сүзлегендә (авт. Н.Исәнбәт) «әмма ләкин» дигән фраза юк. Була да алмый, чөнки алар икесе дә бер үк мәгънәне аңлата. (Тезмә кушма җөмләләрдә икенче җөмләнең башында килеп, аны беренчесенә капма-каршы куя).
Язмам ахырында шуны искәртәм: балаларны, оныкларны гаепләргә хакыбыз юк. Без – өлкәннәр дөрес сөйләшмәгәндә, алар татарча дөрес сөйләшергә каян өйрәнсеннәр?
Юкса, телебез чәчәк түтәле кебек, аны чүп басарга ирек бирмик, вакытында утап торыйк, бу безнең изге бурычыбыз замандашлар!
Никифор ТУКМАЧЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев