Туган як

Дөнья малын бүлешеп

Җырдагыча, тормыш кайчак мәрхәмәтсез - якын дус дип йөргән кешең сиңа нинди дә булса этлек эшләгән булып чыга, аралашып бер-береңә ярдәм итеп яшәгән туганың кинәттән йөз чөерә. Ни сәбәпле? Югыйсә, бернинди дә начарлык эшләмәгән кебек, дошманлашырлык нәрсә дә күренми. Ә сәбәбе бик гади: ике туган арасына дөнья малы килеп керә....

Җырдагыча, тормыш кайчак мәрхәмәтсез - якын дус дип йөргән кешең сиңа нинди дә булса этлек эшләгән булып чыга, аралашып бер-береңә ярдәм итеп яшәгән туганың кинәттән йөз чөерә. Ни сәбәпле? Югыйсә, бернинди дә начарлык эшләмәгән кебек, дошманлашырлык нәрсә дә күренми. Ә сәбәбе бик гади: ике туган арасына дөнья малы килеп керә. Кемнәрдер кинәт баеп китә дә туганнарыннан йөз чөерә, кемгәдер җир җитмичә күршесе ызанына керә, кемнәрдер балачакта бергә уйнап-тәгәрәп үскән ата-ана йортын бүлешә башлый.
Мондый очраклар һәр район, шәһәр саен дистәләгән. Моңа ветераннарга бирелгән квартирлар да зур өлешен кертте. Бер оныгын яки баласын гына квартирлы итү башка балаларына ошап бетмичә тавыш куптарган очраклар - буа буарлык. Тагын бер мода, шәһәрдә яшәүчеләрнең кирәксә-кирәкмәсә дә авылда өй булдырырга теләүләре дә туганнарның талашуына бер сәбәп. Бер ояда берничә бала канат чыгарып, төрле якларга бәхет эзләргә чит җирләргә чыгып китә. Авыл кешеләре күп еллар шәһәрләрдә торсалар да, шәһәрләшә алмыйлар, тора-бара олыгая барган саен, туган нигезләрен сагынып, авылга ешрак кайталар. Кайбер үсүзлерәкләренең туган-үскән нигезне үзенеке итеп кенә күрәсе килә башлый. Ярар, шәһәрләргә якын авылларда талашуларына артык ис тә китмәс иде, тик әллә кайдагы бәләкәй генә авыллардагы йортлар өчен дә кайбер кан туганнар кара тавыш чыгарып ята бит. Акыллырак туганнар дөнья малы артыннан кумыйча, үзара аралашып, аңлашып туган нигезне берсенә яздыралар да - кунакка йөрешәләр. Ә кайберләре ата-анасы исән чакта ук алдап-йолдап үзенә яздыра да, башка туганнар алдында шартлатып капканы ябып куя. Әйтерсең, үзенең салып чыккан йорт нигезе! Бу очракта, ата-ананы тәрбияләп, соңгы юлга кем озатканы да онытыла. Тизрәк-тизрәк өйне үз үз исеменә рәсмиләштереп куярга - менә шайтан вәсвәсәсе кайда ул! Мәрхүм ата-аналарының бер-берегез белән тату аралашып яшәгез дигән васыяте онытыла. Шул турыда әрнеп сөйләгән чәчләренә чал кергән абыйларны да, күзләрендә яшь тамчылары кипмәгән апаларны да күрергә туры килде. Кайберсе матбугат чараларын чакырып китереп проблеманы чишәргә маташа. Тик журналистлар киләләр дә китәләр, ә проблема кала. Моны чишү юлы бары тик мал артыннан куган туганыңның акылга килүе генә шул. Ярар, ничек тә булса кыландырып, үзләренә бу йорт-җирне алырлар да бик елгырлары. Тик шулай әрнү-рәнҗешләр аркылы алынган йорт бәхет китерерме икән соң, шул турыда уйлап карый микән бу ертлач бәндәләр. Түләү бәясе дә бик югары - туганлык җепләре, уйлап караганнары бармы икән бу турыда, беләсе иде шуны...
Шул чакта ирексездән, бер күкрәк сөтен имеп үскән кан туганнар, нишлисез сез, дип эндәшәсе килә үзләренә. Их, туганлыкка ни җитә соң? Туганым, әйдә кунакка кайт, бәләкәй чакларны искә төшереп, бер утырып чәй эчик әле дип әйтүе бик авырмы икән соң шулай, ә?
Без үзебез - җиде бертуган. Төп нигездә яшәүче әти-әнине алыштырган апа-җизни янына сагынып кайтабыз. Кайткан саен колач җәеп каршы алучы, сагынып көтеп торучы туганнар барында яшәве ничек рәхәт бит! Татулыкка сөенеп бетә алмыйбыз. Без генә түгел, шулай кулга-кул тотышып, үзара ярдәмләшеп яшәүче туганнар күп. Кызганыч, алда әйтелгәннәре кебек тә очраштыргалый шул...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: