Туган як

«Әдәби мирасыбызны барларга кирәк»

Шәһәрдә «Кунакчыл Түбән Кама» проекты старт алды. Аның кысаларында, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә үзендә күренекле әдипләр, сәнгать әһелләре белән очрашулар уздырачак. Проектның беренче чарасы шушы көннәрдә үтте. Ул танылган шагыйрь Роберт Миңнуллинга багышланды.

Роберт әфәндене шагыйрь дип атау гына– берни әйтмәүгә тиң. Ул әле – Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге, Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Г.Х. Андерсен исемендәге халыкара диплом иясе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты булган.  
Шәхсән минем өчен Роберт әфәнде – беренче чиратта, балалар шагыйре. 1995 елда чыккан «Күчтәнәч» китабын әле дә саклыйм. Балаларга укый-укый, ул таушалып бетте инде. Әдип Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә нәкъ менә шушы җыентыгы өчен лаек булган. Педагогия көллиятендә укыганда, аның белән очрашуга да барган идем. Бу юлы күргәч тә «гел үзгәрмәгән икән» дип уйлап куйдым. Һаман да шул ук көләч күзләре, тыныч тавышы, шаянлыгы белән җәлеп итә. Бары хәрәкәтләре генә бераз салмаграк, чәчләре тагын да агара төшкән.  
– Түбән Кама белән бәйле хәтирәләрем бик күп. Яшь вакытта «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәләренең беренчесен биредә башлап җибәрдек. Ул Сибгат ага Хәкимгә багышланды. Без, яшь шагыйрьләр-язучылар, бергәләп килгән идек. 60-70 нче елларда татар рухы саклана иде. Әле дә саклана. Алай булмаса, бирегә чакырмаслар иде, – ди Роберт әфәнде. 
Аның белән чарага Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, С.Сөләйманова премиясе иясе, Татарстанның сәнгать эшлеклесе Гәрәй Рәхим һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия театр берлеге әгъзасы Данил Салихов та килгән иде. 
Кичәне алып баручы Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина Роберт әфәнденең тормышы турында үзен аны балачактан ук белеп, күреп яшәгәндәй итеп сөйләде.
– Үземне бай биографияле дип әйтә алмыйм. Әти-әнием гади кешеләр иде. Мин кечкенәдән умартачы булырга хыялландым, чөнки әнием 85 яшькә кадәр умарта тотты. Әле дә кызыгам. Гаиләдә биш бала үстек. Ә менә малайлар белән сугышмадым. Энекәш көчле булды, мине кыерсытсалар, ул яклый иде, – дип искә алды Роберт Миңнуллин.
Әнисе Җәүһәр апага багышлап язылган әсәрләре күп аның. Шигырьләре көйгә салынып, татар халкының яраткан җырларына әйләнде. Каенлы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән композициядәге шигырьләр «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», «Әнкәйнең ак чәчләре», «Исән-сау бул, әни!», «Әнкәмнең догалары» җырлары белән үрелеп барды. Бу җырларның һәрберсе гүя үз әниләребез турында язылган. Бәлки шуңадыр, кичәгә килүчеләр арасында, күңелләре тулып, җырга кушылучылар күп булды. Җырларын Радик Юлъякшин да башкара. «Гомерләр уза икән ул», «Каеннар арасында» дигәннәренә Татнефть-Аренада тугыз мең кеше кушылып җырлаган, ди!
Китапханәчеләр Роберт Миңнуллин шигырьләрен укыды, ә «Илһам» татар эстрада ансамбле җитәкчесе Илһам Хисмәтуллин аның сүзләренә язылган җыр башкарды, тальянда Флер Гайнемөхәммәтов сыздырып җибәргән «Сабантуй мизгелләре» тезмәсе кәефне тагын да күтәрде. Роберт абыйларын 49 нчы балалар бакчасы сабыйлары да сөендерде. Аның шигырьләреннән тезмәне шулкадәр оста итеп башкардылар! 
 – Билгеле, балалар әдәбияты, балалар өчен язучы шагыйрьләребез бар. Мәктәптә татар теле укыту мәсьәләсе кискенләште, шуңа күрә балалар әдәбияты тагын да көчлерәк булырга тиеш. Ә без бүген пассиврак. 
Иң элек әдәби мирасыбызны барлап чыгарга кирәк. Фольклор үрнәкләрен, классикларыбыз әсәрләрен файдаланыйк, аларны архивларда, китапханәләрдә саклап ятарга ярамый, – дип борчулары белән уртаклашты Роберт әфәнде. 
Шагыйрь заманнан калышмаска тырыша. ВКонтакте, Фейсбук кебек социаль челтәрләрдә үз бите бар. Әмма иң күп язылучысы булган Инстаграм дигәнендә– 24 мең кеше. Үзе әйтүенчә, социаль челтәр – үзенә күрә бер заман чире, әмма актуаль әйбер. Бигрәк тә шагыйрь өчен. Яңа гына язылган шигырьләрен ул шунда урнаштырып бара, язылучыларының аларга мөнәсәбәтен күрә. Шигырьләрен көтеп алалар икән. Үзе катнашкан төрле чаралардан фотолар да куя. Тик кешенең реакциясен  алдан белеп булмый шул. Әнә, хатыны пешергән бәлеш фотосын 20 мең кеше ошаткан бит әле.   
Мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшина, Түбән Кама үзәк китапханә системасы директоры Гөлназ Арсланова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе вәкилләре, зурлап килгәннәре өчен, кадерле кунакларга олы рәхмәтен белдерделәр. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев исә «Җидегән чишмә» һәм «Данил батыр» китапларын тапшырды. Чара автограф бирү һәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.     
Алмаз Фәттахов фотолары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: