Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Дамба юлын кайчан ясарлар?

Күптән түгел генә Татарстан телевидениесенең яңалыклар каналында якташыбыз, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин чыгышында башкала халкын быел шәхси бакча эшләрендә җиң сызганып катнашырга чакырды. Илебездәге икътисадый хәл тотрыксыз булганда бу өндәү бик дөрестер. Азык-төлек куркынычсызлыгы темасы бүген бөтен дөньяны борчый, бигрәк тә экологик яктан чиста яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында...

Түбән Кама халкына, Аллага шөкер, бакча участоклары җитәрлек. Ел саен, бакчачыларга ярдәм йөзеннән, су һәм электр челтәрен ремонтлауга, транспорт проблемаларын хәл итүгә билгеле бер күләмдә акча бирелә. Шул ук вакытта, ташландык бакча участоклары да күп. Төп сәбәпләрнең берсе – юллар. Шәһәрдән ерак булган массивларда гына түгел, ә Кама буендагы күп бакчачыларны борчыган бик кискен мәсъәлә бу.

Берничә ел элек, зур чыгымнар белән Кама елгасы буйлап сузылган дамбага капиталь ремонт ясадылар. Ул вакытта шәһәр җитәкчелеге дамба өстеннән яңа юл төзеләчәгенә дә ышандырды. Кыш буе да туктамыйча эшләгән төзүчеләр, чынлап та, дамбаның ремонт барган участогының ике башына 300 метр тигез юл салып куйдылар. Һәм бетте-китте вәссәлам! Имеш, калганын (чама белән 2 км) төзергә акча җитмәгән. Бу турыда халык зарлана башлагач, юлны төзеп бетерү «алдагы елларда планлаштырыла» дип тагын вәгъдә бирделәр...

Ә быел дамба өстендәге «бетонка»да чокырлар тагы да зурайган. Әлбәттә, яңа юл төзергә хәзер якын араларда гына акча бирелмәс инде, 40 төрле сәбәп табылыр. Шул ук вакытта «Яр буе» экопаркы комплексын төзүне дәвам итү, башка вак-төяк объектларны төзекләндерүгә бюджетта акча каралган. Һич югы дамба өстендәге ватык юлга «ямочный ремонт» ясалырмы икән быел?

Бу мәсъәләнең кискенлеген киметүдә бакчачыларның икенче бер тәкъдиме бар – понтонлы күперне торгызу. Әгәр җиңел машина хуҗалары бакчаларына шул кыска юлдан йөрсәләр, дамба өстеннән хәрәкәт бермә-бер кимер иде.Тик күперне торгызуга тагын акча табу кирәк... Шулай да бу вариантны да истә тотарга иде.

Бүгенге көндә «Шәһәребезнең 60 еллыгына – 60 игелекле эш» программасын әзерләү бара. Бакчачыларның дамба юлы турындагы тәкъдимнәре дә искә алыныр дип уйлыйбыз. Тик әле алдагы 4 ел дәвамында дамба өстендәге чокыр-ярыклар тагы да зураеп, аның Камага ишелүенә сәбәп булмасмы соң?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев