Туган як

Чынга ашкан төш

Фронтта алган авыр яраларыннан соң әтисе дөнья куйганда, Мөниргә нибары 5 яшь була. Сугыштан соңгы авыр еллар. Ачлы-туклы гаиләне туендыру өчен әниләре Мөслимә апа көне-төне колхозда эшли. Энесе белән сеңлесен карау үзе дә сабый гына булган Мөниргә йөкләнә. Нишлисең, ул чор балалары барысы да балачак бәхетеннән мәхрүм булган шул... Мөниргә...

Фронтта алган авыр яраларыннан соң әтисе дөнья куйганда, Мөниргә нибары 5 яшь була. Сугыштан соңгы авыр еллар. Ачлы-туклы гаиләне туендыру өчен әниләре Мөслимә апа көне-төне колхозда эшли. Энесе белән сеңлесен карау үзе дә сабый гына булган Мөниргә йөкләнә. Нишлисең, ул чор балалары барысы да балачак бәхетеннән мәхрүм булган шул...
Мөниргә 15яшь тулып килгәндә, каты авырудан соң әниләре дә үлә.
Авыл советы хезмәт-кәрләре өч баланы ятимнәр йортына урнаштырырга карар кыла. Ләкин күршеләренең бу хәл белән килешәселәре килми. Чөнки сабыйларны, яшь аермаларына карап, төрле төркемнәргә таратачаклар. Аларны бер-берсеннән аермас өчен, авыл халкы 16 яше дә тулмаган Мөнирне үзеннән күпкә өлкән бер хатын-кызга өйләндереп куя. Шулай итеп, балачак бәхетен күрмәгән, бер тапкыр да кызлар кулы тотып карамаган, үзе дә сабыйлыктан чыгып җитмәгән яшүсмер никахлы ир булып куя. Аңлап та бетермәгән бу адымын Мөнир, энесе белән сеңлесеннән аерылмас өчен язмыш шулай кушкандыр, дип кабул итә.
Тик яши-яши ул, яшьтәш егетләренең мәхәббәт турында сөйләшүлә-рен тыңлап, үзенең шундый бәхетне тоя алмавына гаҗиз була. Киләчәктә, ничә яшьтә булсам да, яраткан кешем белән 10 гына ел булса да яшәп калсам иде дип, гомере буе хыяллана...
Ничә яшьтә булгандыр, Мөнир шундый төш күрә: зәңгәр яулыгын чөеп бәйләгән бер хатын-кыз, буяулы чиләк тотып, баскычтан төшеп килә һәм Мөнир аны яңа гына алган машинасына утыртып, өйләренә алып кайта, имеш.
Еллар уза, ә төшенә кергән зәңгәр яулыклы хатын аерымачык булып аның күз алдында тора. Яше инде 50не узган, балалары үз тормышларын корган, бергә гомер иткән үзеннән өлкән хатынын җирләгәнгә дә 4 ел узган, югыйсә. Әмма Мөнир һаман да, ниндидер могҗизага ышанып, киләчәген көтә...
Төшке аштан чыккач, ашыга-ашыга эшли торган цехына барганда, Мөнир баскычтан төшеп килүче зәңгәр яулыклы хатынны күреп ала. Саташтым ахры, дип ул яңадан борылып карый.
Юк, бу саташу түгел. Әнә ул, нәкъ төшендә күргәнчә, буяулы чиләген җиргә куйды да, зәңгәр яулыгын салып чәчләрен рәтләп тора. Мөнир, уянып китмим дигән сыман, абына-сөртенә хатынга таба йөгерә. «Мин сине гомерем буе көттем. Син - язмышым минем. Мин си-не беркемгә дә бирмим. Бу - син, син...», - дип кабатлап, гаҗәпләнеп һәм бераз куркып калган хатынны кочагына ала...
Химкомбинатта берсе - шофер, берсе буяучы булып озак еллар эшләгән ике адәм баласын язмыш әнә шулай әкияттәгечә очраштыра. Мөнир белән Рәсимә, ике яктан да балаларының ризалыгын алып, никах укыталар. Ялгызлыктан туйган Рәсимә һәм яратышып яшәү турында хыялланган Мөнир, үзләрен бик бәхетле тоялар. Рәсимәнең балалары, Мөнирнең әниләренә булган зур ихтирамын күреп, аңа «әти» дип дәшә. Урыны түрдә булган Маһинур апа киявенә «улым» ди.
Матур тормыш 10 еллап кына дәвам итә. Язмыштан узмыш юк икән. Каты авырудан соң, 63 яшендә Мөнир якты дөнья белән хушлаша. Соңгы сулышын алганда, ул яраткан хатынына: «Рәхмәт сиңа, язмышымда очраганың, мине бәхетле иткәнең өчен. Мине яраткан Маһинур әбием янына җирләгез», - дип бәхилләшә.
Яраткан ирен югалтуны Рәсимә дә авыр кичерә: кан басымы күтәрелә, йөрәк өянәге башлана. Ул дәваланып кына тора. Казан клиник дәваханәсендә йөрәгенә операция ясата. Бераз гына хәле яхшырса ул зиратка бара. Анда янәшә торган ике кабер янына утырып, күңеленнән әнисе һәм яраткан ире белән сөйләшеп, үзенә җан җылысы алып кайта.
Земфира
ГАРИФУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: