Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Чын фронтовиклар рухын рәнҗетеп

Редакциягә бер таныш агай килеп ялган ветераннар турында сөйләмәсә, ул хакта кәгазьгә бер сүз дә төшерәсе кеше түгел идем. Андый кәмит тә, кызганыч та хәлгә башы авыша башлаган картлар гына каладыр, шунлыктан андый нәрсәгә җитди карарга кирәкми дип фикер йөртүчеләрдән мин үзем. Әмма таныш агай сөйләгәннәр байтак вакыт күңелгә тынгы...

Редакциягә бер таныш агай килеп ялган ветераннар турында сөйләмәсә, ул хакта кәгазьгә бер сүз дә төшерәсе кеше түгел идем. Андый кәмит тә, кызганыч та хәлгә башы авыша башлаган картлар гына каладыр, шунлыктан андый нәрсәгә җитди карарга кирәкми дип фикер йөртүчеләрдән мин үзем. Әмма таныш агай сөйләгәннәр байтак вакыт күңелгә тынгы бирмәде.

«Менә мин утызынчы елгы, - дип сөйли башлады ул. - Таҗикстандагы Куруксай эшче поселогында шахтада эшләдем. Җиңү бәйрәмнәрендә, фотограф буларак, сугыш ветераннарын сурәткә төшерәм. Орден-медальләрен тагып, үзбәге дә, таҗигы да, русы да килә. Кайсылары фронтовик та, кайсылары дары исен иснәмәгән - һич белерлек түгел. Гәрчә андыйлар барлыгы мәгълүм булса да. Авыл советы рәисе булып эшләүче рус хатыны, берсендә шулай, «медальләре бар икән, таныклыкларын алып килсеннәр, алдан ук әйтеп куй», дип өйрәтте. Ул әйткәнчә эшләдем һәм ярты клиентым килмәде... Бригадирыбыз да - сугыш ветераны, барыбыз да моңа олылап хөрмәт белән карыйбыз. Соңыннан, бик күп гомерләр үткәч, үз абыйсының документлары белән «ветеран» булып йөргәнен ишеттем. Ул әле минем яшьти дә булып чыкты. Совет чорында ук бар иде ул ялган «ветераннар». Ә инде соңгы елларда квартир һәм башка өстенлекләр бирелә башлагач, алар чебендәй үрчеделәр. Сугышта кан койган чын фронто-виклар алдында оят».
Сиксәннең өске ягына чыккан бу агайга да әлеге «башлары киткән карт-карчыклардан ни көтәсең» дип, күнегелгән җавапны әйтергә авыз ачкан идем дә, туктап калдым.
Ярый, илнең кайсыдыр төбәгендәге сугыш чоры балалары картлык көннәрендә «ветеран-ветеран» булып уйнасыннар да ди инде. Бу язда Мәскәүнең үзендә - Җиңү парадының үзәк трибунасында ил Президенты Путин янәшәсендә диярлек генерал формасы кигән шундый бер әби басып торган! Яланбаш (!) килеш честь бирүче әбиең әле бер ел элек кенә бу трибунада полковник формасыннан күренгән булган. Баш әйләндергеч тизлектә «карьера ясаган» әбинең элекке хәрби булуы белгечләрдә шик уяткан. Чөнки, беренчедән, аның честь бирү рәвеше хәрби уставка каршы килсә; икенчедән, күкрәгендә Советлар Союзы Герое һәм Социалистик Хезмәт Герое йолдызлары балкыган. Интернетта Бөек Ватан сугышына бернинди катнашы булмаган ул карчыкның Мәскәү янындагы Мамонтовкада яшәүче Шолпан Курмангалиевна Гриняева икәнен ачык-лаганнар.
Монда, урынлы рәвештә, берничә сорау туа: 9 майда кош та очып керә алмаслык Кызыл Мәйданга ничек җиңел генә үтә алган соң ул карчык? Әйтүләренчә, метродан чыгуга ук «первая линия контроля» башлана һәм анда һәркемне җентекләп тикшереп үткәрәләр. Шуңа күрә дә Федераль сак хезмәтендәгеләр, «әгәр дә чакыру кәгазе булмаса, метродан ук чыга алмас иде», дип белдергән.
Димәк, андый ялган «ветераннар» «показуха», ягъни күз буяу өчен кирәк. Тик кемнекен икән? Әгәр ил Президенты күздә тотылса, «ләббәйкә» дип торучы ахмак шутлар әйләнешендә калып тормыш дөреслегеннән ераклаштырылуы кызганыч, чөнки ул очракта ахыр нәтиҗә аны властьне һәм илне кулда тотып торыр ныклыктан мәхрүм итәчәк. Халык күздә тотылса, аек фикер йөртүчеләр моңа авыз кыйшайтып кына карый. Чөнки баш миләренең байлык туплау өчен җаваплы сырлары гына калган өстәгеләрдән аермалы буларак, халык тарихи дөреслекне онытып җиткермәгән.
Дөреслек исә кире каккысыз тарихи дәлилләргә таяна һәм ул түбәндәгеләрне хәбәр итә: СССР тарихында берьюлы Советлар Союзы Герое һәм Социалистик Хезмәт Герое дигән югары бүләкләргә бердәнбер хатын-кыз - легендар очучы Валентина Гризодубова гына лаек булган. Трибунадагы теге «генерал» әбиең соңгы вакытта гына хезмәт герое булуга ирешкәндер дияр идең, ләкин Социалистик Хезмәт Герое дигән исем соңгы мәртәбә 1991 елның 21 декабрендә Казахстанның опера җырчысы Бибигөл Тулегеновага бирелгән шул. Шуннан соң СССР дигән ил үзе дә, әлеге дәрәҗәле исем дә юкка чыкты. Шулай ук, парадтагы «генерал» карчык күкрәгендәге Ватан сугышы орденнарына (өч данә!) килгәндә, сугыш чорында ул сандагы бу орден бер генә хатын-кызга - 2нче Белоруссия фронтының 4нче Һава көчләре армиясендәге 46нчы төнге хатын-кыз бомбардировщиклар полкы эскадрилья командиры урынбасары авиация гвардия майоры Надежда Поповага гына бирелгән. Тарихи чыганаклар шуны күрсәтә!
Әле хәрби архив та бар. Сугыш чорында һәрбер хәрби бүләк махсус реестрга теркәлгән булган. Россия оборона министрлыгының социаль үзәк хезмәткәре подполковник Левон Арзанов архивта сугышчан бүләкләр бирелү турындагы документларның әле бүгенге көндә дә табылуы, шулар буенча исән ветераннарны юллап, медальләрне тапшырулары турында белдергән.
Мәскәүдә генә түгел, илнең башка төбәкләрендә дә парадка күкрәгенә сугышчан бүләкләр тагып чыгудан оялмаучы 70-75 яшьлек ялган «ветераннар» ул медальләрне каян һәм нинди юллар белән кулга төшергәннәрдер, билгесез. Бәлки алар моның өчен җинаять җаваплылыгына тартылу ихтималын бел-миләрдер. Кемдер ясалма медаль яки башка кешенекен тагып йөри икән, Россия Җинаятьләр кодексында «РФ, РСФСР, СССРның дәүләт бүләкләрен саткан яки ясаган өчен» аерым бер статья бар. Дәүләт бүләгенә охшатып ниндидер билгеләр (медальләр һ.б.) ясаган өчен дә 100 мең сумга кадәр штраф чәпергә мөмкиннәр.
Саннарга таянып сөйли идек бит әле. 1926 елда туганнар Бөек Ватан сугышының иң катлаулы өченче елында фронтка соңгы алынучылар булган дип ишеткәнем бар (аннан соңгылар инде ут астына кермәгән). Аларга ул чагында 17 яшь булса, шул 1943 елдан хәзергә кадәр үткән 69 елга шул иң яшь фронтовиклар яшен кушабыз: 86 саны килеп чыга, шулаймы? Ул яшьтәгеләрнең исәннәре инде аз, күбесе өеннән чыгып йөри алмас хәлдә. Шуңа да шәһәребездәге Җиңү монументы янында үтә торган Җиңү бәйрәменә соңгы елларда медальләр тагып чыгучылар арасында чын фронтовиклар бармак белән генә санарлык. Сугыш чоры сабыйларыннан кайберәүләренең «фронтовик» яки «тыл ветераны» исәбеннән йөрүен күңел кабул итә алмый.
Моннан берничә ел элек, Җиңүнең бер юбилее билгеләп үтелгәндә, хәрби форма кигән һәм күкрәген юбилей медальләре белән бизәгән берәүнең фотосурәтен «фронтовик» дип, Халык иҗаты йортындагы күргәзмәгә куйганнар иде. Югыйсә, сугыш тәмамланганда аңа алты гына яшь булганлыгы мәгълүм. Гомерне хәрби хезмәткә багышлау гына әле үзеңне сугыш ветераны итеп исәпләү мөмкинлеге бирә алмыйдыр ул, әгәр намусың төшеп калмаган яки башың авыша башламаган булса... Мәрхүм булсалар да, бу - безнең фронтовик бабайларыбыз, агаларыбыз һәм аталарыбыз рухын рәнҗетү...
Бөек Ватан сугышы тәмамланган 1945 елдан безне 67 елдан артыграк вакыт аерып тора. Фашистларга каршы сугышкан элекке фронтовикларның күпмесе исән икән? Әйдәгез, дәлилләр эзләп карыйк әле. Россия президентының 2008 елның 7 маендагы «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында»гы фәрманы нигезендә, 2011 ел азагына 236 мең ветеран йорт-җирле булырга тиеш дип исәпләнелгән (162 меңе квартир алган). Илнең оборона министрлыгы 2010 елда илдә Бөек Ватан сугышының 400 меңгә якын ветераны һәм инвалиды бар дигән мәгълүмат биргән. Кайбер мәгълүматка караганда, сугышның үзендә катнашканнар бүгенге көндә 250 меңгә якын икән. Интернетта шуңа якынрак бер мәгълүмат күземә ташланды: илдәге ирләрнең 200 меңләбе - 85-86 яшьтә. Димәк, сугышка кергән ветераннар саны хәзерге вакытта шул 200 мең тирәсе булып чыга...
Анысы шулай, әмма бу елның маена рәсми статистика Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм катнашучылар санын 3,7 миллион (?) дип белдерә. Бу исемлек үз эченә - фронтовикларны, Ленинград блокадасын кичкәннәрне, концлагерьларда һәм геттода җәфа чиккәннәрне һ.б. алган. Россия хөкүмәте 9 майда әнә шуның кадәр кешегә 1000-5000 сум күләмендә бер мәртәбә акчалата матди ярдәм күрсәткән.
Бөек Ватан сугышы ветераннары исәбендә генә түгел, гомумән, аларга кагылышлы мәсьәләләрдә буталчыклыклар җитәрлек, анысы. Әйтик, Чабаксарда яшәүче 73 яшьлек бер алдартаз, 1925 елгы сугыш ветераны таныклыгын кулына төшереп, хөкүмәттән 900 мең сум күләмендә бушлай ярдәм алган. Дөрес, ялганы ачыклангач, аны ике елга хөкем иткәннәр. Монысы әле яңа гына булган очрак. Ә менә Белоруссиядәге Хатынь авылын кешеләре белән бергә яндырган каратель Григорий Васюра, ялган документ белән, озак еллар дәвамында, сугыш ветераны булып йөргән, юбилей медальләре алып, ташламалардан файдаланган. Бары тик Җиңүнең 40 еллык бәйрәме якынлашканда үзенә Ватан сугышы ордены бирүләрен таләп иткәч кенә, аның 118нче украин полицайлары батальонында штаб начальнигы, гауптштурмфюрер (капитан) булуы ачыкланган.
Боларның барысы да нәрсә хакында сөйли соң? Урыннардагы хәрби комиссариатларда чын ветераннар турында төгәл һәм җентекле мәгълүмат туп-ланмавы, Бөек Ватан сугышы ветераннарына бәйле үзгәрешләрнең (күпмесенең исән булуы, яшәү урынын алмаштыруы, орден-медальләре һ.б.) вакытында теркәлеп-исәпкә алынып бармавы турында, әлбәттә. Моны тәртипкә салу өчен әле соң түгелдер дә, әмма хәрби комиссариат ул йөкне үз җилкәсеннән төшергән. Ишетүемчә, сугыш ветераннары үз проблемалары белән бергә, ветераннар советы карамагына тапшырылганнар. Ә анысы бары тик җәмәгать оешмасы гына...
Бүгенге көндә кыйбласыз Россия җитәкчелегенең, батучы саламга ябышкандай, Җиңү бәйрәмен идеологик тәрбия чарасы буларак файдаланырга омтылуы аңлашыла. Әмма совет халкының фидакарьлеге һәм үз-үзен аямавы нәтиҗәсендә яуланган Җиңүнең чын асылын җуеп, трибуналарга ялган ветераннар тутыра-тутыра ясалма патриотлык хисе тудырырга тырышу һич тә үзен аклый торган гамәл түгел.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев