Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Чиратларның бетәсе юктыр инде аның...

Өлкәннәрнең совет чорында талон тотып, дилбегә буе чиратларда торуларын күп тапкыр сөйләгәннәре бар миңа. Алар ул вакытта: «Иншалла, безнең балаларга тимәс бу нәрсә», дип өметләнгәннәрдер инде. Сүз дә юк, бүген урамда адым саен кибетләр тезелеп киткән. Тәүлекнең кайсы вакытында, нәрсә алырга телисең - барысы да бар. Тик менә «дәүләт учреждениеләре»...

Өлкәннәрнең совет чорында талон тотып, дилбегә буе чиратларда торуларын күп тапкыр сөйләгәннәре бар миңа. Алар ул вакытта: «Иншалла, безнең балаларга тимәс бу нәрсә», дип өметләнгәннәрдер инде.

Сүз дә юк, бүген урамда адым саен кибетләр тезелеп киткән. Тәүлекнең кайсы вакытында, нәрсә алырга телисең - барысы да бар. Тик менә «дәүләт учреждениеләре» дигән бик «важный» биналарга керәм дә чыгам гына димә инде. Нинди генә йомышың төшсә дә, озын чират аша узарга туры килә. Безнең илдә генә микән шундый хәл? Чит илләрдә дә очрыймы икән? Ичмасам, без генә интекмибез икән, дип җиңел сулап куяр идем.
Банкка яисә почтага кергәндә, чират кыскарак булсын иде дип, бисмилламны укып керәм, чөнки чират бөтенләй булмаса ярар иде, дип теләвең барыбер мәгънәсез. Анда күпчелек эштән кайтышлый кергән, арган-талчыккан хатын-кыз басып тора. Ир-ат халкы, машина йөртүче буларак, штрафлар түләштергәләргә керсә дә, еш кына чираты җиткәнен көтеп торырга түземлеге җитмичә, чыгып та китә.
Минем энем дә банк ишеген ачып карарга гына гадәтләнгән, йөзе җыерыла икән, димәк, кеше күп - кереп тормый. Хәзер исә эше көйләнде. XXI гасыр җилләре безнең илгә дә килеп җитте, ниһаять. Күргәнегез яисә ишеткәнегез бардыр: банк-ларда терминаллар барлыкка килде бит. Мине дә алар белән эш итәргә энем өйрәтте. Аның ише яңалыкларны тиз генә кабул итеп бетерә алмыйм шул, иң элек карап-сынап йөрим, кеше эшләгәнне күзәтәм, соңыннан гына үзем тәвәккәллим. Телефонга акчаны шул машиналар аша салганда, йөрәкләр ныграк тибә башлый иде. Җитмәсә, терминал акчаны «йота» я суммасы барып җитми, дип куркыталар. Булдырдык, анысын да өйрәндек.
Хәзер үзем дә түләү кәгазьләрен күтәреп, почта-банк юлларын таптап йөрмим. Кеше уңайлыкка бик тиз өйрәнә бит. Озын чиратларда тору - хәзер вакытны суга салу минем өчен. Әле беркөнне генә, банкомат техник сәбәпләр аркасында эшләмәгәч, акчаны банк кассасыннан алырга туры килде. Никләр кергәнемә үкенеп, барасы җиремә соңга калып, ашыга-ашыга чыгып киттем. Банкомат аша 2 минутта эшләнәсе эш 20 минутка сузылды. Берничә кәгазьгә кул куйдым. Югыйсә, пластик карта аша да, монда да үземнең акчаны алам бит инде. Банк хезмәткәрләрен гаепләп әйтүем түгел. Бу бюрократиягә бары тик хөкүмәтебез гаепле.
Боларына әле түзәсең. Минем иң яратмаганым - дәваханәләрдә чират көтеп утыру. Мин анда әнием белән барам. Чөнки үзем бервакытта да тыныч кына табиб янына кереп китә алмыйм: чират һәрвакыт югала, бутала, кешеләр кычкырыша, талаша башлый. Кеше белән сүзгә килергә яратмагач, эндәшмичә, мескен сарык бәтие кебек басып торам. Ярый, әнием минем кебек төшеп калганнардан түгел…
Бүген анысын да җайладым. Түләүле поликлиникаларга йөрим хәзер. Алдан шалтыратып язылып куясың, билгеле сәгатькә барып керәсең, сине елмаеп каршы алалар, зарыңны тыңлыйлар, кыйммәтле дарулар язылган кәгазь биреп өеңә кайтарып җибәрәләр. Әмма шуңа да күңел була да куя. Чөнки табибка күрендем, димәк әле яшим икән, дип сөенеп кайтасың.
Шулай, һәр нәрсәнең җае бар, ботканың да мае бар, дигәндәй, һәр нәрсә акчага корылды да калды илебездә. Дәүләт дәваханәләрендә дә кайбер хезмәтләр (мәсәлән, УЗИ үтү) бушка күрсәтелми. Шуңа күрә, вакытымны әрәм итеп йөрмәс өчен, түләүлеләренә баруны кулайрак күрә башладым да инде.
Уку-укыту системасында да хәлләр шулайрак. БДИ кергәч, кулыннан килгән ата-ана икешәр-өчәр фәннән баласына репетитор ялларга мәҗбүр. Ә балалар бакчасы түләүле икәнен болай да беләбез. Бу очракта да укытучы һәм табибларны гаепләп әйтмим - аларның дәүләт тарафыннан изелгән мескеннәр икәнен, үзем дә бик әйбәт беләм мин.
Кызганыч, әмма илебездә бер нәрсә дә яхшыга таба үзгәрми кебек. Халыкка дигән льготалар, бушлай хезмәт күрсәтүләр һаман бетә бара, ә менә су буе чиратлар әле тиз генә юкка чыкмас - бусына иманым камил.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев