Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Чират тавыкларга җитте...

Бакчачылык ширкәтләрендә соңгы елларда тавык асрау модага кереп бара. Тик бакчачылык ширкәтләрендә авыл хуҗалыгы терлеге асрау тыела икән бит. Әгәр бакчачы тавык, куян, кәҗә асраса, моның өчен штраф күләме 10 мең сумнан да ким була алмый.

Бакчачылык ширкәтләрендә соңгы елларда тавык асрау модага кереп бара. Тик бакчачылык ширкәтләрендә авыл хуҗалыгы терлеге асрау тыела икән бит. Әгәр бакчачы тавык, куян, кәҗә асраса,  моның өчен штраф күләме 10 мең сумнан да ким була алмый.

Чөнки бакча участоклары кешеләргә яшелчә, җиләк-җимеш үстерү һәм ял итү максатында бирелгән. Җир, шәхси хуҗалык итеп рәсмиләштерелгән очракта гына, анда терлек асрарга ярый икән.  Кайбер бакчачылар әтәчләрнең иртә кычкырып уятуыннан, кош-кортларның исе килүеннән зарлана.

Бакчада куяндыр, кәҗәдер, тавык-үрдәк асрауның үз тәртибе, үз рәте бар. Беренчедән, кош-корт асрауга кагылышлы пункт бакчачылык ширкәтенең уставына кертелергә тиеш. Быел инде сезон тәмамлана. Киләсе сезон ачылыр алдыннан, гомуми җыелышлар оештырылганда “Бакчачылык ширкәтендә кош-корт, терлек асрау тәртипләре” дигән пункт кертә алсагыз, хайваннарыгызны тынычлап асрый аласыз. Әгәр сезгә каршы килеп, күпчелек каршы тавыш бирә икән, һәм бу Уставта беркетелсә, кызганыч, сезгә буйсыныргатуры киләчәк.

Тавыклар, куяннар асрарга рөхсәт алсагыз, берничә кагыйдәне истә тотыгыз:

– кош-корт яисә терлек тиресе бакчачылык ширкәте мәйданына түгелергә, агызылырга тиеш түгел;

– хайваннарның абзары күршеләр коймасына дүрт метрдан да якын булмасын;

– кош-корт, терлекләрне ачык һавада йөртү мәй­данчыгы да күршеләргә терәлеп тормасын;

– хайваннарның, кош-кортларның тавышы, исе күрше-күләнне борчымаслык булсын.

– кош-корт, терлек асралган бина һәрвакыт чиста һәм якты булсын. Эчке стенасы, идән-түшәмнәре дә юу һәм дезинфекция үткәрү өчен уңайлы булган материаллардан эшләнергә тиеш;

– кош-корт, терлекләрне асрый башлаганчы, компетентлы органнарга бу турыда хәбәр итәргә кирәк;

– аларга ашатасы ризык ветеринар һәм санитар таләпләргә җавап бирергә тиеш;

кош-корт, мал асралган бинада һава температурасы һәм дымлылык оптималь булырга тиеш.

кош-кортларны даими ветеринарга күрсәтеп торыгыз.

Менә шушы таләпләр үтәлгән очракта гына бакча участокларында нинди дә булса хайван, кош-корт асрарга рөхсәт булачак. Күргәнегезчә, үти алмый торган нәрсәләр юк. Ә шулай да иң мөһиме, күршең белән дус-тату булу. Күрше бакчасына терәп тавык кетәклеге ясаганда, аларның да теләкләрен искә алырга тырышыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X