Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Четерекле мәсьәлә

Туган ягыбызга яз килде. Бар җир кардан ачыла, табигать яшәрә. Шуның белән бергә, түбәнкамалыларның дә әдәплелек, чисталык дәрәҗәсе күренә.

Аяк атлаган саен буш шешәләр, иске пакетлар Түбән Каманы бер дә бизәми. Шәһәрне пычратуга эт хуҗалары да шактый өлеш кертә. Күргәнегезчә, алар бездә аз түгел. Күсе кадәрле этләрдән алып, кечкенә бозау хәтлеләрен йөртергә алып чыгучы шәһәрдәшләребезне һәр ишегалдында, урамда, паркта күрергә була.
Ярар, йөрсеннәр дә ди. Эт – кешенең дусты дияргә яратабыз бит, күбебез. Тик кешеләрнең кайсысы дүрт аяклы дусты артыннан җыештыра? Юк, билгеле. Бик исе китте ди, синең ашыкканда абайламыйча, «лач» итеп, шул этнең өеп калдырган «күчтәнәч»енә басып, аяк киемеңне пычратуыңа. Әле этеннән дә уздырып, синең артыңнан хуҗасы кычкырып кала. Ярар, олы кешеләр карап йөрерләр дә бәлки, тик әле очар коштай талпынып, канатланып беренче адымнарын гына ясаучы, тып-тып итеп атлап килүче сабыйлар игътибар итәрме соң бу өемгә? Беләсе иде, урамга чыгып этләрен йомышлатып йөрүче түбәнкамалыларның өйләрендә нинди тәртип икән?.. Ярар, этләрен урамга йөртергә алып чыкканда күбесе борынчык кидерми, Европа илләрендәге кебек берсе дә кулларына пакет тотып йөрми инде. Ичмасам, бакчада эшли торган кечкенә көрәк белән этләре артыннан җыештырып, җиргә күмеп йөрсәләр дә ярыйсы булыр иде.
Хәер, этләре эт инде аның, кешеләре дә алардан ерак китмәгән. Тик аларын да аңлап була: шәһәребездә ничә биотуалет бар? Килеп терәлсә, куак төбенә чүгәләми хәлең юк...

Илһамия Гаффарова

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев