Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Чек булмаса, нишләргә?

Балага кибеттә аяк киеме сатып алдым. Күпмедер вакыт кигәч, табанында брак күренде. Чекны, кызганычка, югалттым. Әмма банк картасы белән түләгәнгә, мәгълүмат телефонымда сакланып калган. Аяк киемен шул мәгълүмат нигезендә кибеткә кайтара аламмы? Лилия Сабирова».

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы кулланучылар хокукларын
яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече-эксперты Лилия Фәрдиева җавап бирде:
– Хатны укыгач, берничә сорау туа. Аяк киеменә сатучыдан гарантия бирелдеме? Гадәттә, җитештерүче гарантияне үзе билгели.
Ул моны эшләмәсә, гарантияне сатучы бирергә тиеш. Канун буенча, кулланучы җитешсезлекләр табылган товарны гарантия вакыты беткәнче алыштыра яки кайтара ала. Вакыты билгеләнмәсә, ике ел дәвамында кибеткә мөрәҗәгать итә ала.
Алдагы сорау аяк киеменең сезонына кагыла. Җәйге аяк киеме булса, сезон рес-публикада 31 августта инде тәмамланган, көзге сезон исә 1 сентябрьдән башланып 15 ноябрьгәчә дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә җитешсезлекләр табылган очракта, кулланучы сатучыга мөрәҗәгать итеп, аяк киемен шундый ук яки башка модельгә (яңадан исәпләү белән) алыштыруны, сатылган бәяне киметүне, бушлай төзәтүне яки акча кайтаруны сорый ала. Сатучы аяк киемен кабул итәргә тиешлеген дә искәртеп үтәбез, кирәк дип тапса, товарның сыйфатын тикшерер өчен алып калырга мөмкин. Тикшерү нәтиҗәләре буенча акчаны кайтару-кайтармау мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Чек булмаган очракта да телефондагы мәгълүмат сатып алуга дәлил була ала. Сатучыга ике данәдә дәгъва язарга онытмагыз. Берсен аңа бирәсез, икенчесен «дәгъва кабул ителде» дигән язу белән үзегезгә алып каласыз. Дәгъваны кабул итмәсәләр, заказлы хат белән сатучының яки кибетнең юридик адресына җибәрәсез. Акчаны кайтарудан яки таләпләрегезне үтәүдән баш тартсалар, судка мөрәҗәгать итәргә була.
Хөрмәтле кулланучылар! Кеше үз хокук-ларын белергә һәм яклый алырга тиеш. Ярдәм кирәк булса, белгечләр Бызов урамындагы 20а йортында бушлай кабул итә, шулай ук сорауларны 8(8555)36-63-76 номерына шалтыратып бирергә мөмкин.
Лилия Заһретдинова

Фото pixabay.com сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев