Туган як

Чатнама суыклар, кетәклек, урам мәчеләре...

28 гыйнварда иртәнге өчтә Сарсаз-Бли авылының татар урамында тавык кетәклеге янып китә. Авыл халкы бәхетенә, кетәклек хуҗасы ут телләрен вакытында күреп ала. Күршеләре дә бик тиз арада чыгып җыелып өлгерәләр. Кетәклектәге утны күрүгә, хуҗа "01"не җыя, ә алары шунда ук Шәңгәлче депосына шалтырата. Шәңгәлче депосыннан бер янгын сүндерү машинасы килә,...

28 гыйнварда иртәнге өчтә Сарсаз-Бли авылының татар урамында тавык кетәклеге янып китә. Авыл халкы бәхетенә, кетәклек хуҗасы ут телләрен вакытында күреп ала. Күршеләре дә бик тиз арада чыгып җыелып өлгерәләр. Кетәклектәге утны күрүгә, хуҗа "01"не җыя, ә алары шунда ук Шәңгәлче депосына шалтырата. Шәңгәлче депосыннан бер янгын сүндерү машинасы килә, шәһәрдән - ике.
Сораша-тикшерә башлагач, тавыкларының кышын да йомырка салудан туктамавын теләгән хуҗаның кетәклеккә җылыткыч көйләгәнлеге ачыкланган. Ә кетәклек күршедәге каралты-курадан нибары ярты метр (!) ераклыкта гына булган. Хуҗага, кетәклеккә урын сайлаганда ук, күршесенең каралты-курасы агачтан икәнен дә исәпкә алырга кирәк булгандыр да. Әгәр дә төне җилле булып, хуҗалары да йоклап ятсалар, кетәклектән чыккан ут халыкка күпме бәхетсезлек китерер иде...
Бу хакта сорашуыбызга җавабында, Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов: "Җылыткыч куймаска дигән таләп юк, әмма кулдан ясалган төрле җылыткычлар көйләү рөхсәт ителми. Ябылудагы терлек тотыла торган каралты-кураларда куркынычсызлык чаралары күрелергә тиеш. Тагын бер мәртәбә кабатлыйм, электр җиһазларының кулдан ясалганнарын түгел, ә заводта эшләнгәнен урнаштырырга кирәк. Бар булган мал-мөлкәтенең янып көлгә әйләнү куркынычы белән чагыштырганда, җылыткыч алу кешенең үзе өчен үк отышлы".
Кышкы суык көннәрдә авылларда, балкортлары кышны исән чыксын өчен, будка рәвешендә ясалган чүнникләргә, шул ук кетәклекләргә дә җылыткыч куючылар бардыр. Аларның үзләре асрый торган мал-туарга, балкортларына хуҗаларча кешелекле мөнәсәбәттә булуы хуплауга лаек. Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Хәсәнович искәрткәнчә, кетәклекләргә, абзарга һ.б. җылыткычның заводта эшләнгәнен көйләтеп, аны даими тикшереп тору - йорт хуҗасының бурычы.
Элек авыл җирендә җиргә төшкәнче төкрек ката торган чатнама суыкларда ябып тоту өчен, бүрәнәдән салынган мал өйләре була иде. Мал-туар астына калын итеп салам түшәлгән җылы абзарның иң эчкәре ягында урнаштырылган шул мал өенә сыерын, бозавын гына түгел, бик салкын көннәрдә кош-кортны да ябалар иде.
Беркөнне телевизордагы җирле тапшыруда үз районыбызның бер рус авылында яшәүченең терлек торагын күрсәттеләр: бер бөртек салам түшәлмәгән таш идәндә берничә баш "мыркылдык" бер-берсенә сыенып җылынырга тырыша. Аның ике дистәләп сарыгы катып үлгән. Өшемәслек итеп яхшылап киенгән хуҗа ир тыныч кына шул хакта сөйләп тора. Югыйсә, авыл янында гына өстеңә авардай булып, нарат урманы утыра. Терлегеңә җитәрлек салам әзерли алмагансың икән, бар урман хуҗалыгы җитәкчесе янына, мал-туарыңның һәм үзеңнең хәлеңне аңлат, берничә ат йөге нарат ботагы сора. Терлек азыгы мулдан хәзерләп куела торган совет чорында да, ферма сарыкларына кышын йөге-йөге белән, яшел ылыслы нарат ботаклары кайтарып аударалар иде. Чалгы искелек калдыгы булып санлганлыктан гына печән чабарга иренгән кешегә, аның бик җиңел җыела торган кычкыткан дигәне дә бар. Шул ук совет чорында кычыткан көлтәләре дә әзерләттеләр колхоз маллары өчен. Имән себеркеләре, имән чикләвеге дә таныштыр авыл кешесенә. Алары өчен, уку елы башлангач, мәктәп балаларын да аз йөртмәделәр элгәре...
Терлек асрыйсың икән, шул сарыкларыңның, "каты борынлы мыркылдыклары"ңның һ.б. ачка тилмерергә, суыктан газапланырга тиеш түгеллеген генә аңларлык зиһен биргәндер Ходай, әгәр ялкаулык чиренә юлыкмаган булсаң.
Әгәр дә ачлыктан һәм салкыннан терлек кырылу очрагы Америкада яки башка чит илдә булса, бездәге шикелле, килеп карап кына китмәсләр, ә тиешле органнардан рөхсәт алып, терлеген шунда ук төяп приютка илтерләр һәм "за жестокое обращение с животными", дип, хуҗасын әллә кайчан суд каршына бастырырлар, зур суммада штраф салып, төрмәгә озатырлар иде. Безнең илдә совет чоры гуманлыгы һаман дәвам итә, гәрчә кайчакларда ул бик тә урынсыз булса да...
Монысы - авыл җирендә. Ә без, шәһәрдәгеләр ничегрәк соң? Бу суыкларда үзебезне кешечә тоттыкмы? Бер-беребезгә мөнәсәбәттә димим, кешеләр ярдәменә мохтаҗ булган урам мәчеләренә, этләргә һәм кошларга карата? Кайсыбыз гына кулын йөрәге турысына куеп, мин иртәнге аштан калган ризыкны урам мәчеләренә чыгардым, яки чыпчыкларны. күгәрченнәрне жәлләп, тары ярмасы, ипи валчыгы сиптем, дип әйтә алабыз? Иртән йөгерә-атлый эшкә китәбез дә, кичен кибеттән пакетны ашамлык белән тутырып, күзне тондырып өйгә чабабыз. Мияулап, елап утыручы мәче дә, тилмереп карап ризык көтүче эт тә күренми безгә. Чөнки күңел күзебез сукыр. Күңел күзең сукыр булса, маңгай күзе - ботак тишеге генә... Әле чатнама суыклар башланганчы, безнең Шинчылар урамындагы 47нче йорт тирәсендә бер-ике мәче аякка уралып, ашарга сорап йөри иде. Юкка чыктылар... Безнең янәшәдәге бер подъездның подвал уемы ачык. Ул тирәдәге эзләргә һәм кайсыдыр миһербанлы бәндәләре азык чыгаруга карганда, мәчеләр подвалга кереп-чыгып йөриләр булса кирәк.
11нче йортлар идарәсе җитәкчесе Вәсим Рәхимовтан шул хакта сорашкач, ул подвал уемнарын йортта яшәүчеләрнең таләбе буенча ачуларын-ябуларын әйтте. Йорт саен подвалның бер генә уемы булса да ачык калдырылганын искәртте. Ә шәһәр буенча алганда, күпме йортларның подваллары ачык икән соң? Берничә ел элек подвал уемнарын ябып бетерергә дигән күрсәтмә булганын хәтерлим. Бәлки, быел салкыннар башлангач ачканнардыр? Әнә бит күрше Чаллыда шәһәре башкарма комитеты җитәкчелеге торак-коммуналь хезмәттәгеләргә шундый эшне махсус йөкләгән.
Әле кышның икенче, элек-электән иң салкын булып саналган февраль аена кердек кенә (без кечкенә чакта агачларның суыктан шартлап утырганы өйгә ишетелгәндә, өлкәннәр, "хутта (февраль ае) - ут шул, бәла-каза китермәсен...", дип әйтәләр иде). Шулай булгач, әйдәгез, кешелеклерәк булып, безнең ярдәмгә мохтаҗларны - урам этләрен-мәчеләрен ашатыйк, подъзедга кереп сыенган "бомж"ларны да тынга каба торган салкын урамга кумыйча түзеп торыйк.
Мал-туарларын күз карларыдай саклаучы авыл халкы да терлекне салкын үлем иркенә калдыручыларга битараф булмасын, мөмкинлегеннән чыгып, булышсын иде. Кыскасы, "этем юк урамада, эшем юк буранда", дип, битарафлыкка бирелмичә һәм салкын исәпне онытып торып, миһербанлы кешеләр булып карыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: