Туган як

Чагыштырып карасаң...

«Сүзләрнең кыйммәтлесе - заман үтү белән онытылмый торганы...» Ризаэддин Фәхреддин. Әгәр дә Зирәк ага Шиһапов үзе җитәкли торган аксакаллар шурасы белән Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре оештырган сәфәргә чакырмаган булса, рухымны баетырдай бик күп мәгълүматтан хәбәрсез калыр идем. Шушы яшемә җитеп, татар галиме Ризаэддин бине Фәхреддиннең, 1925 елларда булса...

«Сүзләрнең кыйммәтлесе -
заман үтү белән онытылмый торганы...»
Ризаэддин Фәхреддин.
Әгәр дә Зирәк ага Шиһапов үзе җитәкли торган аксакаллар шурасы белән Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре оештырган сәфәргә чакырмаган булса, рухымны баетырдай бик күп мәгълүматтан хәбәрсез калыр идем.
Шушы яшемә җитеп, татар галиме Ризаэддин бине Фәхреддиннең, 1925 елларда булса кирәк, салым түләр өчен генә, 20 ел дәвамында үзе җыйган «Тәрҗеман», «Вакыт» һәм, шулай ук, гарәп, иран газетлары төпләнмәләрен, җан әрнүе аша, 200 сумга сатып җибәргәнен ишеткәнем юк иде әле. Газетачы буларак, юл буе шул хакта уйлап бардым.
Әлмәт яклары миңа, шул узган гасырның туксан җиденче елларында халкының үз җирләрен нефть эшкәртү заводы төзелешенә бирмәве белән хәтергә уелып калган. Ул чагында республикабызның беренче президенты Шәймиев, үзенә хас сыгылмалы зирәклек белән, елмаеп кына, без ачыгавызларны өстәмә эш урыннары белән кызыктыра-кызыктыра, акыллы әлмәтлеләр баш тарткан завод өчен безнең җирлектә нигез салып китте. Өстенә телогрейка киеп «эшче» булып уйнаган завод газетасы редакторы үзенең алдына килеп туктаган республика җитәкчесенә моңа халыкның үлмәле шатлануын да җиткергән иде...
Кичүчатта
Шактый шома юлдан тәгәрәгән автобусыбыз Әлмәткә җиткәч кырт кына уңга каерды. Тигез юлдан Кичүчатка - Риза хәзрәтнең туган авылына юл тотты. Таулар итәгендә утырган бу авылда таза нык тормышлы кешеләр яшәгәне күренеп тора. Иң элек мәктәпкә сугылдык. Биредә туксан тугыз бала белем ала икән. Чыгарылыш класстагыларның берсе дә бердәм дәүләт имтиханы өчен татар телен сайламаган дип, үпкә белдерерлегебез юк. Татар теле, республика күләмендә дәүләт теле статусына ия булса да, аның дәүләтлеге кәгазьдән ары китми шул. Өстәге, вазыйфалары татар газетасы белән эш итү булган белгечләргә кадәр, әгәр татар теленең дәүләт теле икәнен искәртеп, шул телдә сөйләшүләрен сорасаң, «өлкән агай» теленең дә шундый ук статуска ия булуы белән авызыңны томалыйлар.
Кичүчат авылы мәктәбе турында сөйли идек бит әле. Мине таң калдырганы - узган гасыр азагында укучыларының саны унбердән артмаган мәктәпнең, авыл (!) мәктәбенең бер-ике дистә елда йөз балалы мәктәп дәрәҗәсенә җитүе. Монысы да Әлмәтнең шул еллардагы нефтьчеләре тырышлыгы (сәер, миңа калса, «кара алтын» белән эш итүчеләрне, һәрберегезгә мәгълүм кайбер урындагы шикелле, табыш һәм шул табыштан үзенең мул кесәсенә керә торган акча кыштырдавы гына кызыксындырадыр кебек). Һәркем үз төбәгеннән, шул төбәктәге вакыйгалар каланчасыннан торып фикер йөртә, нәтиҗә ясый шул. Әлмәт нефтьчеләре Риза хәзрәт туган авылның җир йөзеннән җуелуын тыныч кына карап тормаганнар, аны үзләренең агропоселогы буларак, аякка бастырганнар. Иң элек, әлбәттә, халкын эшле иткәннәр, йортлар төзегәннәр. Заманында Шәймиев бу авылны кече Швейцария дип, юкка гына атамаган шул.
Тулы бер төбәкнең кече һәм олы «йомыш» үти торган урынына тәңгәл шәһәрдә гомер сөрүебез белән килешкән күңелем бу авылдан көнләшкәндер дисезме? Ихлас әйтәм, һич юк! Безнең буын яшьлегендә исеме йөз-мең кат бик астына яшерелгән Риза хәзрәтнең исемен халыкка кайтарып, тарихи гаделлекне торгызуга, аның туган авылын киләчәккә тоташтыруга акча да, вакыт та жәлләмәгән кешелекле шәхесләргә Аллаһының мең рәхмәте булсын!
Сәфәребез максаты булып торган Риза хәзрәт музее да безнең химия заводында бераз эшләп алган, соңрак Әлмәттәге «Татнефть»не җитәкләгән Ринат Галиев заманында, Риза хәзрәтнең туган йорты нигезе урынында төзелгән.
Музей хезмәткәрләре безне капка төбенә чыгып ук каршы алдылар. Әбиләр чорындагы балитәкле күлмәкләрдән, камзуллардан булулары ук күңелгә рәхәт дулкын йөгертте.
Дулкынланып, Риза Фәхреддин портреты куелган алгы бүлмәгә үтәбез. Ул портретны Шәймиев музей ачылган 1995 елда бүләк иткән. Сүз уңаеннан, музейдагы истәлекләр дәфтәрендә үзенең уй-фикерләрен дә теркәп куйган, әлбәттә, иң беренче булып!
Риза хәзрәтнең вакыт агышы каралтып бетергән юл сандыгына күңелем белән генә орынып үтәм - шул серле һәм дәһшәтле чор сулышы җаныма килеп тигәндәй була. Агы-карасы янәшә йөргән ул чордан бүгенгебез ни-нәрсәсе белән өстен соң? Ничәмә-ничә дистә еллар талкысалар да, рухи үзәге ныклыгы әле җуелып бетмәгән гади халыкка һәрьяклы басым үтә дә җентекләп уйланган, алдан корылган план буенча бара, хәтәр бара!
Кайбер нәрсәләрдә, Риза хәзрәт заманында, бәлки әле иркенлек ныграк та булгандыр. Һаман да шул язу-сызу тирәсен алыйк. «Шура» журналында эшләгәндә, туры сүзле, уйлаганын һәм дөреслекне курыкмыйча язучы Риза хәзрәткә алтын приискасы тотучы Рәмиевләр аена 130 сум хезмәт хакы түли (шул 1906 елда итнең килосы нибары 6 сум була). Басма сүзнең кыйммәте дә һәм шуның бәһасен белүче бай шәхесләре дә булган ул елларда татарның. Бүген татарда һәр икесенә кытлык...
Музейда Риза хәзрәтнең хатыны Нурҗамалның туганы Казаннан алып кайткан стена сәгатен дә күрдек. Франциядә ясалган, диде хезмәткәрләре. Вакыт дигәне сәгать телен дә туктаткан. «Үзен көйләр оста табылганын көтә, бәлки, сәгать төзәтүче мастерны беләсездер», дип, үтенечләрен дә җиткерде алар.
Музейда Риза хәзрәткә Согуд Гарәбстаны әмире бүләк иткән нәфис бизәкле поднос белән кувшин да урын алган. Патша заманы түгел, социализмның баштагы елларында була бу! 1926 елда Гарәбстаннан Бөтендөнья мөселман конгрессына чакыру килә мөфти Ризаэддин бине Фәхреддингә. Ул, совет хөкүмәтенең карарын белү өчен, ике телеграмма юллый -
М.Калинин белән чит илләр эше наркомы Г.Чичеринга. Озакламый, конгресста катнашу өчен бернинди дә киртә юклыгын белдереп, җавап та килә. Сәфәр шартларын ачыклау өчен, мөфти үзенең урынбасарын Мәскәүгә җибәрә. Конгресска Ризаэддин җитәкчелегендә делегатлар сайлана, алар Казан, Свердловск, Мәскәү аша поездда башта Одессага баралар. Делегатларның Одессада чакта төшкән фотолары «Огонек» журналында басылып та чыга әле. Одессадан пароходта Истамбулга кузгалалар. Портта аларны, шпионга санап, инглизләр өч тәүлек тоталар. Шул сәфәреннән соң, Ризаэддин Фәхреддин (аңа 67 яшь була) «Йөргән җирләрем, күргән илләрем» дигән китабын яза. Ни кызганыч, ул кулъязма китабы юкка чыга. Гомумән, Ризаэддин Фәхреддиннең 40 томга якын язма хезмәте сакланган (ул хакта автобуста барганда Риза хәзрәтнең тормышы белән таныштырган милли китапханә хезмәткәре Әнисә Дәүләтшина да телгә алды), үзе исән чакта, тарих, дин гыйлеменә һәм тәрбиягә кагылышлы 148 китабы дөнья күргән.
Ә ле репрессия дулкыны котырынмаган совет чоры бу. Мәккәдәге конгресска кадәр, төгәле 1925 елда, Риза хәзрәтне мәгарифче һәм галим буларак, СССР фәннәр академиясенең 200 еллыгына багышланган тантанага Ленинградка чакыралар. Ул анда академик И.Крачковский белән төрек телендә әңгәмә кора, Һиндстан, Төркия галимнәре белән аралаша. 1928 елда Уфа мөфтие Риза хәзрәт, хөкүмәт чакыруы буенча, Мәскәүгә - Әфганстаннан рәсми сәфәр белән килүче Аманулла-ханны каршы алырга бара. Чит илдән килүче дәрәҗәле кунакларны каршылаучы 9-10 кеше арасында була ул!
Әлмәттә
Әлмәтлеләргә кызыгып кайттым, өч нәрсә өчен. Беренчесе, шәһәрләренең кеше тулы канлы тормыш алып бару өчен уңайлы булуы (туфрагы күренерлек итеп кыркылган саргайган үләнле урамнар очрамады, без йөргән җирләрдә адым саен - чәчәкләр), икенчесе - театрлары, өченчесе -
мәһабәт мәчетләре һәм шуның биләмәсенә ялганып киткән гүзәл парк.
Әлмәт татар дәүләт драма театры спектакльләрен кечкенәдән карап, татарның кабатланмас талант һәм фаҗигале язмыш иясе Дамирә Кузаева уенына мөкиббән идек. Шуңа да, театр биналарының башкаланыкыннан һич тә ким булмавын күрү, Әлмәттә татар театр сәнгатен аңлаучы, аны үстерү өчен һәрьяклы мөмкинлек тудыручы татар җанлы җитәкчеләр, нефтьчеләр булуы күңелдә әйтеп бетергесез горурлык хисләре уятты. Театр музеен карап йөргәндә, тамаша залына күз салганда, үз шәһәребез читендәге театр корылмасын уйлап, йөрәк кысылып-кысылып куйды. Нефтьчеләр төбәге Әлмәтнең шул театрын, уйларым белән, тиз генә үзебезнең шәһәргә - элекке «Көнкүреш йорты» бинасы артындагы гомерлек чүп үләне басуына кайтарып куйдым. Заманында, безнең нефть берләшмәсенең татар җитәкчеләре элекке «Лето» кафесының чормасына кунаклатты та бердәнбер татар театрын, шуның белән эш бетте!
Әлмәтнең без кергән мәчетен барып күргәнче, тирә-юньдә үз шәһәребез үзәк мәчете бинасына тиңләшердәе юктыр, дип уйлап йөргән идем. Әлмәт мәчетенә җомга намазына кергәч, аның иркенлегенә, бизәкләренең нәфислегенә таң калдым. Намаз заллары гаетләрдә өч меңнән артык кеше сыйдырышлы. Өстә, балконда урнашкан хатыннар ягы да ярыйсы иркен. Җомганы алып баручы хәзрәтнең тавышы гына яңгырап ишетелә, сүзләре аңлашылмый... Мәчеттән чыккач, койма аша үрелеп күз салган идек, алдыбызда гаҗәеп күренеш ачылды: көзгедәй ялтырап ятучы буа суы, буа аша салынган җәяүлеләр күперенең ике ягындагы колонналар мәчет манарасына охшатып ясалган. Шул манзара үзе генә дә күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бирә, вак-төяк уйларны ерак куа. Ул мизгелләрдә, бар дөньямны онытып, бертын буаның ике ягындагы брусчатка җәелгән юллардан йөрү теләге туды.
Әмма вакыт ягы чикле, әлмәтлеләр бу очрашуга нык әзерләнгәннәр - безне төшке ашка алып киттеләр. Зәвыклы залда, бәйрәм табынындагы очрашу Әлмәт имамы Фәһим хәзрәтнең, үзебезнең Йосыф хәзрәтнең вәгазьләрен, Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе Зирәк ага Шиһаповның чыгышын, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Нурзия Мирхазованың шигъри хисләрен тыңлый-тыңлый, милли көй-мөнәҗәтләр, курай моңы белән сизелми дә үтеп китте.
Әлмәтлеләргә кызыгып кайтуын кайттым да, әмма безнең алардан бер өстенлегебез бар: ул да булса, үзләренә йөкләнгән вазыйфада дөнья бәһасе торыр кешеләребез - динне тормышчан мисаллар белән гади генә итеп төшендерә-аңлата алу сәләтенә ия, галимнәр дәрәҗәсендәге имам-хатыйбыбыз Йосыф Дәүләтшин; үзләренең гомерлек тәҗрибәләрен кулланып, халык тормышының һәр тармагындагы проблемаларны хакимияткә җиткереп, чишелеш юлларын эзләшүче аксакаллар шурасы һәм аның рәисе Зирәк ага Шиһапов; кырыктан артык сәфәрченең юл мәшәкатен җиңеләйтеп, 1нче ПАТПның бар уңайлыклары булган заманча автобусын биргән хөрмәтле җитәкче Әгътәс Галиәхмәтов; халкыбызның үткән мирасын барлап, һәр кешегә җиткерү өчен янып йөрүче Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре (мөдире - Гүзәлия Гыйбадуллина) һ.б. Сүз уңаеннан, юлда исән-имин йөртеп алып кайткан автобус шоферы Ринат Мөхәммәдиевкә дә һәркайсыбыз рәхмәтле...
Бөтен барлыгы белән, тулысынча промышленность зонасын хәтерләтүче һәм халкының тормышы да завод белән үз квартиры арасында гына чикләнә торган кайбер шәһәрләрдән аермалы буларак, Әлмәттә - гади эш кешесенә тормыш уңайлыклары тудыруны; манаралары күккә ашкан мәчетләре, алтын гөмбзәле чиркәүләре, мәһабәт театрлары һәм гүзәл парклары белән, халыкның рухын баетуны максат итеп куйганнар, дигән фикер туды күңелдә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: