Туган як

Чагыштырдым да, уйларга калдым

Яшәүнең кыйммәтләнүе авыр тормыш йөген көч-хәл сөйрәп баручы гади халыкта зур канәгатьсезлек уята. Юл хакының автобуста егерме сумга менүе, автобус һәм трамвай өчен бердәм айлык социаль билетларның кинәт кенә унсигез сумга арттырылуы (элек 381 сум иде, хәзер 399 сумга җитте) һич башка сыймаслык хәл. Юкса, шәһәр дә зур түгел, ә...

Яшәүнең кыйммәтләнүе авыр тормыш йөген көч-хәл сөйрәп баручы гади халыкта зур канәгатьсезлек уята. Юл хакының автобуста егерме сумга менүе, автобус һәм трамвай өчен бердәм айлык социаль билетларның кинәт кенә унсигез сумга арттырылуы (элек 381 сум иде, хәзер 399 сумга җитте) һич башка сыймаслык хәл. Юкса, шәһәр дә зур түгел, ә билетларның иң кыйммәтлесе бездә. Аның өстенә, транспорт көтеп, күзләр "күгәрә", тиз генә утырып китеп, тиешле вакытка теләгән җиреңә барып җитәм, димә.

Чагыштыру өчен, Рәсәйнең иске, миллионлы шәһәре Пермьне мисалга китерергә булдым. Ни өчен әллә кайдагы шәһәрме? Минем үземә Яңа ел бәйрәме тирәсендә ул якларны урап кайтырга туры килде. Күз - күрер, ә баш уйлар өчен бит. Менә мин дә чагыштырып йөрдем. Дәүләт думасындагы кайсыдыр депутатның Татарстанны да Үзәктән бирелә торган дотация исәбенә яши торган төбәк итеп күрсәтүеннән чыгып, респбуликабыз халкы майда-балда йөзә дип уйларга нигез бар. Чынлыкта, нефть химиясе предприятиеләре һ.б. белән, Татарстан Рәсәй өчен финанс "доноры" ролен үти. Шулай булгач, республикабызга һәм аның халкына кайбер өстенлекләр (экологиянең пычрануы, шул сәбәпле халыкның сәламәтлеге бик нык какшау һ.б. өчен компенсация буларак) тиештер. Әмма тормышта моның киресен күрәбез, Түбән Кама белән Пермьне чагыштыру да шуны раслый.

Пермьдә трамвай һәм автобус бәясе әле быел гына уналты сумга менгән, аңа кадәр унөч сум булган. Ул шәһәрнең бер башыннан икенче башына барыр өчен, сәгатьләр үтә. Автобуслар көтеп, халыкның тукталышларда туңып торганын күрмисең, интервал да зур түгел. Һәрбер автобус һәм трамвайда тукталыш исемен төгәл, ачык итеп әйтүләренә дә таң калып кайттым.

Ул шәһәр турында сүз чыккач, тагын берничә фактка тукталмый булмый. Анда барып кайтырга ниятләгәч, билетны алдан алу гадәтем булганга, бу юлы да шулай эшләдем: ул хезмәткә (комиссионный) кырык сум артык алдылар, ярар, анысы шулай да булсын. Багаж өчен аерым түләттеләр. Канәгатьсезлек белдергәч, автобус йөртүче: "Что вам не нравится? Вот увидите, пермьские еще больше возьмут», дип кырт кисте. Багажым бер сумкадан гыйбрәт булып, аның өчен 127 сум алдылар. Нәкъ шундый багаж өчен Чаллыдан барган пасажирдан 150 сум каерганнар! Болары - безнең Татарстанда!

Ә менә Пермьнән кайтканда, шул ук сумкаларның бәясе нибары 42 сумга төште. Пассажирларга хәерле юл теләп, вакытында озатып калдылар. Тагын бернәрсә гаҗәпләндерде мине - бүгенге көндә дә Пермьдә чыбыклы радио сөйли, җирле тапшырулар да бар (әлбәттә, рус телендә). Ә бездәге җитәкчеләр, рентабельле тармак түгел дип, халыкны күптән бу рәхәттән мәхрүм иттеләр. Әйтерсең, аңа карап кына баедык.

Кибетләрдә махсус карап йөрмәдем, тикшермәдем. Һәрхәлдә бәяләр бездәгедән югары түгел. 2,5 процентлы бер литрлы сөт - 38 сум, Пермьдә җитештерелә торган онның бер килосы - 30 сум. Моны күргәч, ирексездән, "алтын - чыккан җирендә кыйммәт", дигән әйтем искә төшә. Удмуртиядән Пермьгә китертелгән он арзан, килосы 24 сумнан артык түгел. Арыш оныннан да, ак оннан пешкән ипи дә бер үк бәядә - 20 сумнан алып 25кә кадәр. Куертылган 6 процентлы сөтнең (сливки) ярты литры - 40 сум. Шикәр комының бәясе төрле җирдә төрлечә: килосына 55 сумнан алып, 60ка кадәр. Йомырка да төрле бәядә, дистәсе - 60 сумнан 70кә хәтле.

Безнең Татарстан җирендә тормыш итүе җиңел дип, югары вазифа биләүче хөрмәтле әфәнделәр ничек кенә мактанмасыннар, чагыштыру башка фикер уята. Киресенчә, бездә әле кыйммәтрәк тә, әмма без мактанырга яратабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: