Туган як

Бәйрәмнәр узып киткәч уйланулар

Татар халкының иң яратып, көтеп алган бәйрәме - Сабантуйлар гөрләп узды. Кайчандыр авылдан киткәннәр, кредитка алынган кыйммәтле "иномарка"ларын күрсәтеп, бераз мактанып алырга дип тә көтәләр Сабантуйны. Туган якларына елына бер генә мәртәбә, анысында да туганнарына, ата-анасына эштә булышыйм дип түгел, ә күңел ачарга дип кайта аларның кайберсе. Тик сүзем ул...

Татар халкының иң яратып, көтеп алган бәйрәме - Сабантуйлар гөрләп узды. Кайчандыр авылдан киткәннәр, кредитка алынган кыйммәтле "иномарка"ларын күрсәтеп, бераз мактанып алырга дип тә көтәләр Сабантуйны. Туган якларына елына бер генә мәртәбә, анысында да туганнарына, ата-анасына эштә булышыйм дип түгел, ә күңел ачарга дип кайта аларның кайберсе.

Тик сүзем ул турыда түгел, ә шушы бәйрәмдә уздырыла торган ярышлар хакында. Соңгы вакытта аларның яңаларын уйлап уйлап табалар: гер ыргыта, судан балык тота һ.б. Ярар, монысына сүз юк, заман үзгәрә барган саен ярышларны да үзгәртергә кирәктер, халыкка ошый бит.

Минем күңелгә Сабантуйларның элек-электән сакланып килгән ярышлары: көянтә-чиләк белән су ташу, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, багана башына менү, капчык белән сугышу, ат чабышы, күз бәйләп чүлмәк вату һәм, иң мөһиме, татарча көрәш ошый. Көрәш бетүгә халык тараласын белгәнгә, бу төр ярышны элек-электән иң ахырга куйганнар. Без кечкенә чакларда авылдагы ир-атларның яше-карты көрәшкә керә иде. Хәтерлим, аларны яклап дуслары, туганнары чын күңелдән көч биреп утыралар, көрәш хөкемдары белән бәхәскә керәләр, кайчакта үзара талашып та бетәләр иде. Югыйсә, бүләкләре дә хәзерге кебек машиналар, телевизорлар түгел, бары тәкә иде.

Ә хәзер авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөреп, кыйммәтле бүләкләр җыеп йөрүчеләр күбәйде. Ярар, боларына да күз йомарга була, үз авылларында көрәшчеләр чыкмагач, бер дә булмаса шулар килеп көрәш күрсәтсеннәр. Ә иң җенем сөймәгән нәрсә - хатын-кызлар көрәше. Нәрсә инде бу, җәмәгать? Сезгә ничектер, тик сыланып торган ыштан кигән ике хатын-кызның үзара көрәшеп маташуы бер дә кызык нәрсә түгел. Татар-хатын кызлары гомергә тыйнаклыклары белән дан казанганнар, олылар каршысында ирләрдән узып сүз дә дәшмәгәннәр, ә хәзер... Килешәме-юкмы, яшенә туры киләме - анысы мөһим түгел, кан тамырлары беленеп торган аякларын күрсәтеп торучы кыска итәкләр, матурлыгын югалтып, шәлперәеп барган күкрәкләрне ачып салучы ачык изүле күлмәкләр... Мин элекке кебек чаршау артына качып, ябылып яшик димим, ә бары тик үзебезнең гүзәл затлар, әни кеше булуыбызны онытып бетермик дим.

Сабантуй ярышларында катнашасы килсә, хатын-кызларга килешә торган ярышлар бетмәгән бит. Ә инде алар гына җитми икән, әйдәгез, алайса, киләсе елларда тагын да зуррак кызык ясыйк - хатын-кызларны ирләр белән көрәштерик. Ник, нәрсә булган? Я, бокс кебек берәр тукмашу оештырыйк, монысы тагын да кызыграк булачак.

"Евровидение"дә әллә ир, әллә хатын-кыз затыннан булган сакаллы Кончита Вурст җиңде дип чаң суктылар. Соң, хатын-кызлар шундый ирдәүкәгә әйләнеп барган чакта ир-атлар нәрсә эшләсен соң инде?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: