Туган як

Бәйрәм табыны арзан булмый

Бәйрәм алды сәүдәсендә быел да әйбер бәяләре күтәрелерме?

Декабрь аенда, гадәттә, ел саен әйбер бәяләре күтәрелә. Бу аңлашыла булса кирәк: иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган Яңа елны һәркем истә калырлык итеп, чыршылар бизәп, кунаклар һәм туган-тумача өчен бүләкләр алып, балаларны шатландырырлык уенчыклар белән, мул табыннар артында уздырырга тырыша.

Әзерлек башланды

Кешеләр бәйрәмгә шактый алдан әзерләнә башлыйлар. Инде кышның беренче ае башланганда ук, матур бизәлгән чыршы өй түрендә үз урынын ала. Кемнәрдер чын чыршы сатып алуны кулай күрсә, кемнәрдер ясалма чыршыга да канәгать була. Аларга уенчыклар, бер-берсен котлашу өчен төрле бүләкләр дә шушы айда күбрәк сатыла. Бәйрәм алдыннан кешеләр ел әйләнәсе яткан шундый әйберләрне кырылып ала башлыйлар.

Әлбәттә, елның соңгы аенда азык-төлек товарлары бәяләре аеруча күтәрелә. Чөнки азык-төлекне бәйрәм көненә генә түгел, бәйрәмнән соң, гадәткә кергән “кышкы каникул”га җитәрлек итеп тә алып калырга тырышалар.

Сорау зур булгач, нигә форсаттан файдаланып калмаска, әлбәттә, җитештерүчеләр дә, сатучылар да, мөмкин булганча, үз товарларының бәяләрен арттыралар.

Күпмегә күтәрелер

Нәрсәләрнең бәяләре күтәрелә һәм күпмегә икәнен белү өчен без, муниципаль район башкарма комитетының сәүдә бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итеп карадак. Алар “Бу хакта нинди дә булса мәгълүмат биргәннәре юк”, – дип җавап бирделәр.

Әлбәттә, без кайбер сәүдә үзәкләрендәге сатучы-кассирлардан Яңа ел алдыннан нинди азык-төлек бәяләренең күпмегә күтәрелергә мөмкин икәнен белештек. Берничә төрле шәһәрдән һәм төрле хуҗалары булса да, алар бәйрәм алды сәүдәсендә татлы ризыкларның (шоколад, конфет һ.б.), җиләк-җимешләрнең, бәяләре күтәрелергә мөмкин икәнлеген расладылар. Алай гына да түгел, шампиньон гөмбәсенә, ысланган, тозланган балыкка һәм кызыл икраның да  бәясе артачак. Соңгысының бәясе инде артып та куйган. Ярар, “өстәлегездә кызыл икра юк” дип, Яңа ел килми калмас, килгән кунаклар да чыгып китмәс, аннан башка да ризык җитәрлек. Ә менә билбауларны елдан-ел кысып бәйләргә туры килә – монысы бәхәссез.

 Бу табигый, әлбәттә,  тәм-томнарсыз нинди Яңа ел була инде ул?! Әйтик, конфет-шоколад җитештерүчеләр, бәйрәм алдыннан үзләре җитештергән әйберләргә бәяләрнең 5-20 процентка арту ихтималы турында әйтәләр икән.

Бәйрәм өстәлләрен яшелчә (кыяр, бәрәңге, кишер, суган һ,б.) яки җиләк-җимештән башка да күз алдына китереп булмый.  Салатлар ясарга яшелчәләргә  зур сорау була. Шуңа күрә яшелчә бәяләре дә 10-15 процентка арту ихтималы бар. Бәйрәм өстәле көндәлек ризыклардан башка да булмый. Шулай булгач, җитештерү чыгымнарына, үзкыйммәтенә карап сөт, ипи һ.б. гадәти азык-төлек бәяләренең дә  күтәрелү ихтималы бар.

Сатып алучыларны биздермәсләр бит инде

Әле шушы көннәрдә кибетләрдә җиләк-җимеш бәяләре, бер-ике сум аерма белән, түбәндәгечә иде:

Виноград –119, алма – 80-120, хөрмә – 79-110, манданрин – 67-80, грейпфрут – 90-100, банан – 70-80, кыяр – 119-120, помидор 220 сум.

Шәраб бәясе 320 сумнан башлана, Шампан – 300, коньяк – 600 сумнан.

Ә инде эчемлекләргә килгәндә, Яңа ел табынын алкогольсез һәм алкогольле эчемлекләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Әлбәттә, алкогольсез эчемлекләр бәяләре артык күтәрелмәсә дә, алкогольлеләрнә бәяләр күтәрелмичә калмастыр. Шампан эчемлеге 7-9 процентка күтәрелсә,  вино ясау җимешләренең уңышы белән проблемалар булганлыктан, аларның 20 процентка кадәр күтәрелү ихтималы бар дип исәплиләр бу өлкәдәге белгечләр.

Тик Яңа елны бәяләр нык артып китер дә, буш өстәл артында утырырбыз дип курыкмагыз.  Кайбер кибетләр, бәйрәм алдыннан да, бәйрәм артыннан да бәя күтәрү белән мавыкмыйлар. Шуңа күрә үзләренең сатып алучыларын да саклап калалар.

“Кышкы салат” (Оливье бәясе)

Гадәттә кибетләрдә бәяләр артуны нинди дә булса ризык пешерү өчен сатып алынган продуктлардан чыгып исәплиләр. Әйдәгез әле, без дә, һәр Яңа ел табыны түрендә булган, инде традициягә кергән “Кышкы салат” (оливье) ясау өчен түбәнкамалылар күпме акча тотарлар, шуны исәпләп карыйк. Мин аны Түбән Камадагы кибетләрнең берсендә 100 граммы 32 сум итеп күргән идем. Йөз грамм салатны кем ашый инде аны?  Гаилә өчен иң кимендә 300 грамм салат кирәктер. Ә хәзер үзебез ясар өчен казылык (иң арзанын алыйк) – килограммы 320 сумнан башлап, йомырка – дистәсе 70 сум, тозлы кыяр үзебездә бар дип исәплик. Үзебездә булмаса, 200 граммлы банка – 130 сум тора. Күпләребез хәзер тозлы кыяр урынына яшел кыяр сала.  Аның килограммы 120-130 сум. Майонезның инде бәясе күтәрелгән, 200 граммлысы 60-70 сум. Әле тагын күтәрелмәс дип, беркем ышандыра алмый. Яшел борчак – 80 сум чамасы. Кишере, бәрәңгесе бакчалы кешенең үзендә. Ә сатып алсаң, кишернең килосы 26, бәрәңге 50 сум тирәсе.

Менә шуннан бер салат өчен генә күпме акчагыз китәчәген үзегез исәпләп чыгарыгыз.

Ә менә гел кеше акчасын санап утырырга яраткан статистлар узган ел бу салат өчен россиялеләрнең 420 сум акча тотканнарын исәпләп чыгарганнар.

  • 2019/2020 елда ­– 340 сум,
  • 2019/2019 – 325 сум...
  • 2011/2012 – 222 сум
  • 2006/2007 –125 сум
  • 2001/2002 – 81 сум торганын исәпләп чыгарганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: