Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Бәйге уздырылды

Казанда «VOL_Skills» конкурсының финалы булган. Татарстан күләмендә узган бу бәйгедә Түбән Кама педагогия көллияте дә катнашкан. Дәрәҗәле кунаклар итеп WorldSkills International ассоцияциясе президенты Саймон Бартли һәм республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов чакырылган.

Әлеге бәйге волонтерлар хәрәкәтен активлаштыру өчен уздырыла. Анда җиңүчеләргә WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында волонтер буларак катнашу мөмкинлеге бирелә. Һәр команда 10 кешедән торырга тиеш булган. Бер ай дәвамында студентлар WorldSkills темасына багышлап, фото һәм видео төшергәннәр, уку йортында акция уздырганнар. 
Нәтиҗәдә, бәйгедә барлыгы 34 урта һөнәри белем бирү йорты командалары катнашкан. Беренче һәм икенче урыннарны Казан педагогия көллияте һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә көллияте алган. Аларның студентлары WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында волонтер булу бәхетенә ирешкән. Өченче урында булган Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте, дүртенче урындагы Норлат аграр техникумы һәм бишенче урынны бүлешкән Түбән Кама һәм Яр Чаллы педагогия көллиятләре студентлары да бүләксез калмаганнар. Алар илкүләм узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалында волонтер булып катнашачаклар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев