Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Бәяләр арту туктармы

Моннан берничә ел элек, яңа ел башлануга, бәяләрне арттырып, кешене тиз айныталар иде. Соңгы елларда дәүләт бу сәясәткә бераз үзгәреш кертте: я ел тәмамланганчы, я яңа ел башланып, халык бераз баш-күз алгач «Шалт, Мөхәммәтҗан!» ясап, иң кирәкле товарларга һәм, әлбәттә, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрне арттыра. Үзегез дә күреп торасыз, ел ахырында...

Моннан берничә ел элек, яңа ел башлануга, бәяләрне арттырып, кешене тиз айныталар иде. Соңгы елларда дәүләт бу сәясәткә бераз үзгәреш кертте: я ел тәмамланганчы, я яңа ел башланып, халык бераз баш-күз алгач «Шалт, Мөхәммәтҗан!» ясап, иң кирәкле товарларга һәм, әлбәттә, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрне арттыра. Үзегез дә күреп торасыз, ел ахырында автобусларда йөрү хакы артты. Ел башлануга балалар бакчасында шул ук хәл. Иң кирәкле булган азык-төлек: сөт һәм ипигә тиенләп булса да бәя даими күтәрелеп тора. Бу көн саен кибеткә кереп йөргәндә сизелми, ә инде сирәк керсәң, аерма шунда ук күренә. Тагын да остараклары күләмне киметә. Совет чорында ипи бер килограмм иде. Аның белән үлчәү дөресләделәр. Ә хәзер 750 граммнан башлап...
 
Ярар, азык-төлеккә бәяләр артып тору белән килешми чарабыз юк. Ач торырга да, кояш энергиясе белән тукланырга да осталык юк. Әле бит алардан башка да көндәлек кирәк-ярак муеннан. Күзәтеп карыйк, быел безне нәрсәгә бәяләр арту белән «сөендерәчәкләр»?
Азык-төлек турында сөйләштек инде, «квартплата»ның да чүпрәле камыр кебек күперүендә шик юк. Бу «өчлек»тә бензин булмый калмый. Игътибар итсәгез, әле ел башланганга бер ай гына үтте, ә бензин хакы инде артырга өлгерде. Әле бит ул шундый зәхмәтле нәрсә, үз артыннан тагын әллә никадәр әйберне «сөйри». Бензин бәясе артты дип, бар нәрсәнең хакын күтәрәләр. Әйтик, шул ук автобус билетларын. Бензин белән йөрмәсә дә, тимер юл транспорты да бәя күтәрәчәк.
 
Машиналар шактый кыйммәтләнде, машина алучылар булса - моны сизгәндер. Урам тулып машиналар чапканны күзәткәч, монысын халык күтәрә ала, дип уйларга нигез бар. Машиналар инде күптән байлык дәрәҗәсен күрсәтү чарасы булудан туктады.
Дарулар бәясе артты - минем белән аптека юлларын таптаучылар килешер. Үз-үзеңне агулаган өчен сиңа түләргә тиешләр дә... Юк шул, кешеләр акча түләп аракы, тәмәке белән үзен агулый. Беренчесенең бәясе 2017 елда төшәчәк дип сөендерсәләр (чөнки хәзер халык аракы алганчы, нәрсә яна - шуны алып эчә), тәмәкегә (шул исәптән, электрон сигаретларга да) бәя күтәрелүен дәвам итә. Моның сәбәбен үзегез дә аңлыйсыздыр. Ялган тәмәке ясау юлларын белмиләр бугай әлегә. Бакчачылар да тәмәке үстерми. Югыйсә, бик керемле бизнес булыр иде. Төрер өчен кәгазьдән дә күп нәрсә юк. Аптырыйм, фәлән сум акча түләп агу суырганчы, химия торбасы төбенә барасы да утырасы - анысы бушлай агулый. Ә җитдирәк уйласак, тәмәке ташлап, гаилә бюджетында күпме акча янга калыр иде.
 
Чит илдә ял итәргә яратучылар да ел башыннан ук запас туплый торсыннар - путевка бәяләре дә күтәреләчәк. Тиеннәргә булса да пенсияне дә күтәргән булып кыланалар, ә эш хакы инде 4-5 ел сизелер-сизелмәс кенә арта.
Бәяләр буенча белгеч-экспертлар кайбер товарларга бәяләр төшү ихтималлыгын да әйтәләр әйтүен. Аның беренчесе, алдан әйтеп киткән аракы һәм сыраның кайбер төрләренә булачак.
Икенчедән, монысына мин үзем шәхсән шикләнәм, кредит проценты ставкалары төшәчәк, имештер. Чит илләрдәге кебек түбән процент белән кредит алу - россиялеләр өчен чынга ашмас хыял гына булып калыр инде ул. Дөрес булса, Төрекмәнстанда квартир алыр өчен ипотека 4-5 процент дип язганнар. Ә бездә?!
Шулай ук, күчемсез милек бәясе дә бәлки кимер дип көтелә. Ярар, өметсез шайтан гына ди бит. Карап карыйк инде. Соңгысын минем кебек торыр урыны булмаган бичара җаннар аеруча түземсезләнеп көтәдер. Бәлки картайган көндә безгә дә бер бәхет елмаер әле.
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев