Туган як

Булганнан бар да була

Сәләтле җитәкче, хирург, психолог, укытучы... Күпме кешене аякка бастырган җан җылысын кызганмаган табиб! Сүзем медицина көллияте директоры Ринат Нуретдинов (фотода) турында. Әле, күрмәүчеләр өчен махсус факультет ачып, массаж ясарга өйрәтү буенча дәресләр оештырган ул.

Ринат үзе Актаныш районының Пучы авылында 1947 елда туа. Мәктәп еллары, студент юллары... Казан медицина институтының хирургия бүлегендә белем алган яшь белгеч 1975 елда Түбән Камага килеп, үзәк район хастаханәсендә хирург-табиб булып эшли башлый. Сәләтле табибка тиздән онкология бүлеген тапшыралар.
Хаста кеше хәлен аңлаучы табиб көн белән төнне ялгап эшли, чиргә каршы дәва эзли, адәм баласына гомер өстәргә тели. Шәһәр алдынгы булса да, ул вакытта тиз арада дөрес диагноз куяр өчен медицина җиһазлары булмый. Табиблар да җитми.
1997 елдан Ринат Нуретдинов Түбән Кама медицина көллияте директоры вазифаларын үти. Кайда да беренче сафта, хезмәттәшләр ихтирамын яулаган шәхес ул. Хәзерге заманда намуслы, хөрмәтле җитәкче булу җиңел түгел.
Корбан ГАЛИЕВ.

Фото Р. Нуретдиновның архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: