Туган як

Булачак депутатларга безнең наказлар

Тиздән Татарстан дәүләт советына депутатлар сайлаячакбыз. Алар үзләренә ышаныч күрсәткән сайлаучыларының, ягъни гади халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш булалар. Шуңа күрә дә, депутатлыкка кандидат булып теркәлүчеләр, сайланган очракта, үзләренең халык файдасына ниләр эшләячәкләрен "Туган як" һ.б. аша сөйлиләр. "Туган як"ны үз трибуналары итеп сайлаганнар икән, без аксакаллар да, аларга үз наказларыбызны...

Тиздән Татарстан дәүләт советына депутатлар сайлаячакбыз. Алар үзләренә ышаныч күрсәткән сайлаучыларының, ягъни гади халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш булалар. Шуңа күрә дә, депутатлыкка кандидат булып теркәлүчеләр, сайланган очракта, үзләренең халык файдасына ниләр эшләячәкләрен "Туган як" һ.б. аша сөйлиләр. "Туган як"ны үз трибуналары итеп сайлаганнар икән, без аксакаллар да, аларга үз наказларыбызны шушы газета аша җиткерергә телибез.

Билгеле булганча, Түбән Кама - экологиясе буенча үзенчәлекле шәһәр. Аның халык тормышы һәм сәламәтлеге өчен хәл итүе кичектерегсез булаган проблемалары да җитәрлек.

Түбәнкамалылар даими куллану өчен яраксыз булган Кама елгасы суын эчәләр. Бу елга суында известь 1 литрга 280 мг туры килә. Ә кешенең бөерләре бер литр судагы 25-30 мг известьны гына эшкәртергә сәләтле. Озак еллар дәвамында шул суны эчкәнлектән, түбәнкамалыларның һәркайсысы бөерендә таш йөртә, ә ул исә алга таба полиеонефрит китереп чыгара.

Ә һәрбер хатын-кыз, ташлардан тыш әле, поликистозлы мастопатия, бөерләрендәге, күкәйлекләрендәге поликситоздан һ.б. интегә, иртә картая. Җитмәсә, Түбән Камада сатыла торган "Мензелинская", "Раифская", "Шифалы Су", "Волжанка", "Олероли" һ.б. суда известь литрына 180-200 мг туры килә. Арзанлы булгач, аны сатып алу һәркемнең хәленнән килә. Аларны даими куллану бездәге халыкның болай да начар булган сәламәтлеген тәмам какшата. Түбән Камага эчәргә яраклы чиста су бирү омтылышы нәтиҗәсендә, нефтехимиклар сыйфатлы суга ия булды, ә түбәнкамалылар, элеккечә, начар су эчәләр. Сәламәтлекләрен саклау максатыннан, түбәнкамалыларны эчәргә яраклы чиста су белән тәэмин итү - бүгенге көндә дә иң мөһим проблема булып кала...

Экологиянең начар булуы, эчәргә яраксыз су, Татарстанның башка төбәкләре белән чагыштырганда тумыштан ук гарип сабыйлар саны бик нык артуга китерә.

Моны исәпкә алып, заманында нефтехимикларның "медсанчасте"нда генетик лаборатория һәм гаиләне планлаштыру хезмәте оештырылды. ЗАГС юлламасы буенча, гаилә корган яшь парлар анда тиешле генетик тикшеренү үтәләр һәм ниндидер тайпылыш булган очракта, йөклелек өзелә иде. Кайбер елларда андый абортлар саны 1000-1200ләп булды. Ә хәзер, елына - 700-800. Реформа дулкынында ул хезмәтне юкка чыгардылар, генетик лабораторияне яптылар. Тумыштан ук сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар саны бермә-бер артып, болай да тартып-сузып кына җиткерә торган җирле бюджетка күтәрә алмаслык йөк булып төшү куркынычы бар. Гарип балалар тууына юл куймас өчен, шәһәрдә генетик лабораторияне кабат ачу һәм табибларны анда кире кайтару зарур. Без сайлаячак депутатлар исә шәһәрдә сәламәт балалар гына тууына булыша торган ул ике хезмәтне нинди акчага яшәтү юллары турында уйласыннар.

Авырулар турында сүз алып барабыз икән, тагын бер мөһим мәсьәлә бар: медицинада иминият (страхование) дигәне кертелгәч, страховканың андрологик чирлеләргә кагылмавы билгеле булды. Нәтиҗәдә, дәвалауга киткән барлык чыгымнарны да бу авырулар үзләре күтәрергә тиеш булдылар.

Бала табарга яраксыз парлар гаилә коруларының баштагы елларында Татарстан һәм Россия буенча 15 процент булса, безнең Түбән Камада - 25 процент, өч ел бергә яшәгәннән соң бу сан инде 35 процентка җитә... Ә бит бу яшьләр халык санын артыручылар гына түгел, ә безне туендыручылар да. Шулай булгач, аларның сәламәтлеген кайгырту дәүләт бурычы булырга тиеш. Ә "Минздрав" аларны бу өлкәдәге реформадан соң эшләре баштан ашкан урологларга өеп калдырды, алар исә әлеге авыруларга кул гына селкиләр. Бу проблеманы кешечә хәл итү юлы - Түбән Камада бюджет исәбенә андрологик консультация (хатын-кызлар консультациясе кебек үк) ачу һәм бу төр чирлеләрне шунда дәвалау.

Булачак депутатларга наказ йөзеннән, медицинадан ерак булган тагын ике мәсьәләгә тукталам.

Берсе - татар телен саклау. Аның өчен, республикада рәсми эш кәгазьләрен татар телендә тутыруны мәҗбүри итеп куя торган яңа закон кирәк. Шул чагында гына чиновниклар да, яшьләр дә татар телен ныклар торып һәм җитди рәвештә өйрәнерләр. 1934 елга кадәр бу шулай булган. Татар балалары үз телләрендә укыганнар, рәсми эш кәгазьләре дә, латин алфавитында булса да, үз туган телебездә тутырылган. Хәзерге вакытта эстоннар һәм әрмәннәр, русча яхшы белсәләр дә, рәсми эш кәгазьләре - үз туган телләрендә. Тагын бер буыннан соң үз туган телен кирәксезгә санаучы һәм татарча белмәүче татарлар барлыкка килмәсен өчен дә мөһим бу.

Икенчесе - Түбән Камада юлларны "ямау"ны тыя торган закон кирәк! "Ямочный ремонт" дип, юллардагы тишек-тошыкка асфальт сылап чыккач күп тә үтми, ул юллар тагын да начарлана, йөрмәслек хәлгә килә. Начар юллар, машина йөртүчеләрнең теңкәләренә тиеп, сәламәтлекләрен какшата, аварияләргә һәм кешеләр имгәнүгә сәбәп була.

Түбән Кама юлларын яхшырту мөмкинлеген юллашырга, татар телен дәүләт теле югарылыгына күтәрергә, һава-су проблемаларын чишәргә һәм медицинаны халыкка хезмәт иттерергә сәләтле депутатлар кирәк. Бүгенге көндә халык шуңа мохтаҗ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: