Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Бөтенләй булмаса да ярый

Алкомаркетлар Түбән Камада артканнан арта бара. Аралары да мәктәпләргә, балалар бакчаларына якыныйганнан якыная.

Хәтта бер сәүдә үзәгендә хәмер сата торган кибет тә, сыраханә дә урнашырга мөмкин, өстәвенә шунда ук булган азык-төлек кибетендә дә хәмер тулып ята. Әлбәттә, бу күренеш борчу тудыра. Әйтик, Гагарин урамындагы 6 нчы йортта урнашкан сәүдә үзәге янында исерекләр яки салмыш кешеләр һәрвакыт күп була.
Бина янында бакчаларыннан яшелчә сатып утыручы әбиләр бу күренешкә инде күнеккән. Комачауламасалар да, исерекләрне күрү бер рәхәт түгел. Биредә хәмер сатылучы кибетләр адым саен диярлек очрый. Якында гына – мәктәп һәм ике балалар бакчасы.
Тагын бер шундый урын – Мәктәп бульвары. Берничә метр ара калдырып өч(!) хәмер кибете урнашкан. Барлыгы шәһәрдә 300 маркет урнашкан. Исәпләп карасаң, бер мең кешегә бер хәмер кибете туры килә.
Дөрес, закон буенча бу сәүдә урыннары уку йортларыннан 25 метр ераклыкта урнашырга
тиеш. Әлеге дистанцияне Түбән Камада җиде ел элек раслаганнар. «Трезвость» фонды активисты Александр Неверов фикеренчә, хәзерге вакытта бу араны берничә мәртәбә арттырырга кирәк.
– Кеше уку йортыннан чыгып, 25 метрны 30 секунд эчендә уза һәм алкоголь сатып ала. Ә әйтик, ара бер километр булса,  анда 10 минутлап барырга кирәк. Мин моны эффектив чара, дип уйлыйм, – дип аңлата Александр.
Араны арттыру-арттырмау мәсьәләсе 5 ноябрьдә узачак җәмәгать тыңлауларында каралачак. Әлегә проектта
барысы да искечә кала. Ә менә Алексей Петров белдерүенчә, алкомаркетларны бөтенләй бетерергә кирәк. Хәзергә активистлар барлык документларны өйрәнәләр. Җәмәгать тыңлауларына алар үз тәкъдимнәрен тапшырачак.

Лилия Заһретдинова
Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев