Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Бәлки, укып карарсыз...

Татар телебез искиткеч бай, сыгылмалы, нәфис тел. Аны чит тел буларак өйрәнүчеләр дә, телебезнең матурлыгына соклануларын яшермиләр. Ни кызганыч, милләттәшләребез арасында, үз ана телен өйрәнмәүчеләр, белмәүчеләр шактый.

Миңа татарларның бер сыйфаты аеруча ошый. Алар ачулары чыкканда русча сүгенүгә күчә. Ямьсез, пычрак сүзләр белән телебезне пычратмый. Ә иркәләгәндә, яратканда нинди генә матур сүзләр кулланмый. «Кояшым, җимешем, йөрәк маем, иркәм»... Әле боларга өстәп, һәр кешенең үзе генә куллана торган ягымлы сүзе дә бар. Минем бер танышым ирен «чыпчыгым» дип кенә йөртә. Ә тегесе үпкәләми, «карчыгым» дип, тик көлеп утыра. Менә шулай, ир белән хатын арасында үзара аңлашу, җайлашу булганда гына, гаиләдә татулык хөкем сөрә инде ул.
Татар халкы: «Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгән коры калыр», – дигән бит. Тик шул дәрьяга чумып, белем алучылар көннән-көн сирәгәя. Ни әйтим, кечкенәләр генә түгел, зурлар арасында да сүз байлыгы кими. Сүзгә бигрәк тә ир-атлар саран. Ханымнар сездән сорыйм әле, ирегез эштән кайткач, «Ашарга салам, ашыйсыңмы?» дигән соравыгызга ирләрнең кайсысы «Сал хатыным, ашыйм», – дип җавап бирә. «Ыхы» дип кенә җавап бирәчәк күбесе. «Син мине яратасыңмы?» – дигәнегезгә дә, шул «Ыхы» булачак.
Минем үземә «бәлки» дигән бәйлек сүзе бик ошый. Телебездә иң еш кулланыла торган сүзләрнең берсе ул. Шундый күп кулланабыз без аны. Сөйләшкәндә сүз бетеп китсә дә... Ризалашасы килгәндә дә, яки кырт кисеп, «юк» дип әйтә алмаган вакытта да...
Әйтик, мәктәп чорыннан ук, кичен өй эше эшлисе урында, «укытучы бәлки миннән сорамас әле», – дип өметләнеп, йокларга ятабыз. Кичә кичтән шактый гына салабыз да, иртән: «Юк, мин бүген рульгә утырмыйм әле, бәлки ЮХИДИ туктатыр, «права»мнан колак кагармын», дип түгел, «Әй, бәлки очрамаслар, бәлки мине туктатмаслар», – дип, нәрсәгедер өметләнеп, рульгә утырабыз.
Менә мин дә бу язмамны язганда, бәлки газета укучыларыбызга ошар, бәлки ахырына кадәр укып чыгарлар, дип өметләнеп язам...
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев