Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Бизәлеше яңача

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! “Туган як” газетасын кулыгызга алгач, аптырап калмагыз. Җомга чыгарылышы заманча дизайн белән аерылып торачак.

Белгәнебезчә, мәгълүмат чаралары, заманга яраклы рәвештә, гел үзгәреш кичерә. Теге яки бу мәгълүматны газета укучыларга җиткерү өчен, заманча мөмкинлекләр файдаланыла. Монда инде газета битендә материалларны ничек урнаштыру да, мөһим вакыйгаларны укучыга нинди тәртиптә җиткерү дә төп роль уйный. Хәзерге кебек тынгысыз заманда газета укучы үзенә мөһим материалны тиз генә күреп, аны «кирәкмәгән» материалдан аерып алуга күп вакыт сарыф итмәсен өчен, алары да әһәмиятле.
Бер «Туган як» кына түгел, республика районнарында чыгучы барлык газеталарның да «йөзе» яңага үзгәрә. Моңа әзерлек өчен, газетаның бизәлешенә һәм материалларны урнаштыруга җаваплы хезмәткәрләр «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган уку-өйрәнү дәресләрендә булып, белемнәрен күтәрделәр.
Хәзер сезнең кулларда – менә шул газетаның беренче үрнәге. Беренче коймак төерле була, дигәндәй, сүз дә юк, анда кайберәүләрдә сорау тудыра торган урыннар да булырга мөмкин. Бу әлегә редакция хезмәткәрләренең яңа шаблонда эшләүгә «шомарып» җитмәүләреннән булса, укучыларыбыз үзләре дә бу яңалыкка тиз генә ияләнә алмый. Күп вакыт узмас, барысы да җайланыр. Һәм әлбәттә «төерләр»дә бетәр, дип уйлыйм.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Бизәлеше яңача

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев