Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Битлекме, штрафмы?..

Заманалар үзгәрде: элегрәк полиция билетсыз “куян”нарны эләктерсә, хәзер битлексез пассажирларны аулый башлады.

2020 елның язында ук кертелгән битлекле режим гамәлдән чыгарылмады, бары тик коронавирус белән авыручылар саны кимүгә баргач, битлекләр йөртүне контрольдә тоту һәм тикшерү сүлпәнәйгән генә иде. Ә менә июль кызуына да бирешмәгән коронавирус зәхмәте тагын баш калкыткач, битлексез йөрүчеләргә карата яңадан көрәш башланды.

Җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлекләрсез йөрү эпидемиология кагыйдәләрен бозу булып тора. Кагыйдә бозучыларны Россия законнары (КоАП 20.6.1 маддә) буенча җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Бу бер меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф яки кисәтү булырга мөмкин. Ә менә кайсы очракта кисәтү, кайсы очракта штраф – монысын ачык кына аңлатучы юк.

Иртән эшкә юл кибет аркылы үтә. Анда кереп чәй эчәргә берәр “тәмлүшкә” алмасаң, күңелгә нидер җитмәгән кебек. Кибетнең дә, эшнең дә иртәнге сигездән башланганы гына бераз комачаулый. Ярый әле “хуҗа” әйбәт, биш-ун минут соңга калганга, сүз әйтми.

Менә бүген дә сигез туларга унбиш минутлап вакыт бар. Эшсезлектән, миннән ерак түгел, трамвай тукталышын күзәтәм. Анда полиция киеменнән бер хезмәткәр узган трамвайларга кереп, битлексез пассажирларны эләктерә. Трамвай күренүгә телефонының камерасын көйләп куя, әйтеп кара син шуннан соң “минем битлек бар иде” дип. Тукталыштан ерак түгел, машиналары да тора икән: анда икенче хезмәткәр протокол тутырып утыра.

Моңа кадәр кибетләрдә битлексез сатып алучыларны багана артына качып фотога төшерү очракларын күргән бар иде инде. Насыйп булгач, җәмәгать транспортында да “битлексезләрне тоту” операциясен күзәтергә туры килде. Трамвайда битлексез кешеләр шактый, полиция хезмәткәре пассажирларны нинди күрсәткечләре буенча сайлап ала (яшьләр, качып китәргә кыюлыгы җитмәгәннәр) – анысын да аңламадым. Барып сора идең, димәгез, курыктым сорарга. Үзеңне дә эләктереп куйсалар – бетте баш.

Без бит үзебезнең бурычларны гына беләбез, ә хокукларны яклау, даулау кулдан килми. Шунысы бар, күп түбәнкамалылар өчен битлек ул “маски для отмазки” гына. Игьтибар белән карасаң, күбесенең ике генә сәгать кияргә тиешле битлеге каралып, пычранып беткән. Кайберләренең хәтта тишелә дә башлаган. Һәм якын килеп сөйләшкәндә күбебез битлек белән авыз-борынны томалап түгел, киресенчә ияккә төшереп сөйләшәбез.

Россия ул шундый ил, анда нинди дә булса закон кабул ителсә, шундук ул законнан качу юллары да эзләнелә башлый. Хәзер дә интернет киңлекләре тулы “Битлек кимәгән өчен штрафка дәгъва белдерергә ярдәм итәбез”, “Прививка ясатты дигән белешмә бирә алабыз” кебек игьланнар тулып ята. Ә битлекнең файдасы яки зыяны турында күп сөйләнде, күп язылды. Битлек тә киябез, прививка да ясатабыз, тик нигәдер авыручылар саны әле һаман да бетми...

P.S. Ә менә хастаханәләрдә, суд приставлары биналарында чират торганда, массакүләм чаралар үткәрелгәндә битлек турында уйлаучы да юк. Нигә икән...

Бу урында ике мәзәк: - Әһә, кара әле синең бу кара битлегең шундый модалы! Каян алдың? - Пандемия башында ул әле ак иде.

*** - Ә вакцинация иреклеме яки мәҗбүри булачакмы? - Теләсәгез – ирекле, теләмәсәгез – мәҗбүри

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X