Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Бирергәме, бирмәскәме?..

Ришвәтчелек җәмгыятне җимерүче, намуслылык, гаделлек төшенчәләрен юк итүче тискәре күренеш.

Ришвәтчелек җәмгыять белән бергә барлыкка килгәндер, мөгаен. Бу тискәре күренеш турында күпме генә язылып, законнар чыгарылса да, ришвәт алуда гаепләнеп, әледән-әле кулга алынучылар булса да, ришвәт алучылар саны да, бирүчеләр саны да кимеми. Аңа каршы Петр I бик нык көрәшеп караган, тик җиңә алмаган. Кытайда бүгенге көндә дә ришвәтчене мәйданга алып чыгып, бар кеше күз алдында атып үтерсәләр дә, әледән әле ришвәтче түрәләр кулга алына икән.
Әле күптән түгел Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә гамәли семинар узган, анда Түбән Кама муниципаль районының ришвәтчелеккә каршы тору бүлеге баш белгечләре катнашты.
Семинарда коррупциягә каршы мониторинг буенча эшне оештыру, 2021 елда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссияләренең эш нәтиҗәләре, шулай ук җирле үзидарә органнарында мәнфәгатьләр конфликтын булдырмауның һәм җайга салуның төп юнәлешләре турында сөйләгәннәр.
Аннары чарада катнашучылар ришвәт очракларын ачыклау, бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген тәэмин итү, коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыруга яшьләрне җәлеп итү, үз эшчәнлегендә федераль мәгълүмат ресурсларыннан файдалану турында фикер алышканнар.
Күбебез, нинди дә булса сорауны хәл итү өчен, күчтәнәч белән йөрергә гадәтләндек. Хәтта буш кул белән барсак, үзебезгә дә ничектер уңайсыз кебек. Кемдер ришвәт алмасыннар өчен эш хаклары күбрәк булсын дияр. Тик телевизорда күрсәткән кайбер ришвәтче түрәләрнең эш хаклары күпләр көнләшерлек. Ә шулай да, аппетитлары тагын да үсеп, капчыклап акча җыялар. Димәк проблема эш хакында түгел. Минем уйлавымча, ришвәт бирерлек мөмкинлек калдырмаска. Әйтик, кеше күзе кызыгырлык җир кишәрлекләрен ришвәт бирүчегә түгел, ә гаделлек буенча бирергә. Нәрсә дә булса рәсмиләштергәндә дә ришвәт бирүченекен түгел, чират буенча эшләргә. Тик менә гаделлекне генә кайдан табарга? Анысына минем башым җитми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев