Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Безне ничек алдыйлар

Сездә бу проблема бармы ул кызлар? Ә мин аптыраган инде, нишләргә дә белгән юк. Чөнки тавык пешергән саен ирем өстемә әтәч кебек очынып куна. «Ике-өч килолы тавык алабыз, ә син песигә дә җитәр-җитмәс итеп ит саласың. Нишләтәсең ул итне. Туганнарыңа бирәсеңме? Әле генә ун кило ит алган идек, кая гына...

Сездә бу проблема бармы ул кызлар? Ә мин аптыраган инде, нишләргә дә белгән юк. Чөнки тавык пешергән саен ирем өстемә әтәч кебек очынып куна. «Ике-өч килолы тавык алабыз, ә син песигә дә җитәр-җитмәс итеп ит саласың. Нишләтәсең ул итне. Туганнарыңа бирәсеңме? Әле генә ун кило ит алган идек, кая гына куйдың соң син аны? Кеше көлкесе, ир заты булып, авыз тутырып ит ашаган юк», - дип, миннән ит таптыра. Әйтерсең, минем туганнарым хәерчеләр. Алар барысы да бездән яхшырак яши.
Үзем дә аптырыйм, хәйран гына зур тавыкны икегә генә бүлеп салам ашка, пешеп җиткәндә күгәрчен зурлыгында ит аласың. Кыздырырга куйсаң, гомумән, эш харап, тавык дигәнеңне әллә йорт иясе алып ашый мин күрмәгәндә духовкадан, уч төбе кадәр түшкәсе кала.
Бу тавыш күпме шулай дәвам иткән булыр иде, ярый әле беркөнне күршем моның серен ачты. Әллә үзе эзләп тапкан, әллә кемнән дә булса күргән. Кыскасы, бер видео күрсәтте. Анда ябык кына тавык түшкәләренә кранга тоташкан шприц белән су тутыралар, һәм шактый гына. Өч тиенлек тавык түшкәләре хәйран гына кабарып, матурланып китәләр. Пластмасс контейнерга куеп, матур итеп төреп, сатуга җибәрәләр. Менә бит, без шул суга хәйран гына акча да түлибез булып чыга.
Шул видеоны карагач, элекке каз өмәләре искә төште. Кайбер апалар симез күренсен дигән булып, каз түшкәсен муеныннан өреп кабарталар иде. Аннары, төсе майлырак, симезрәк күренсен дип, тәпиенең тиресе белән каз түшкәсен сыпырганнары булды. Тик бу кадәр осталыкка башлары җитүче булмады. Тавык кына түгел, сыер итләре белән дә шулай. Бер кило ит саласың - тыны чыккан туп кебек, шиңә дә төшә. Аларына да сумы, һавамы тутыралар бугай. Беркөнне бер акыллы гына абзый кибет киштәләреннән ГМОлы, пальма мае кушылган ризыкларны алырга куша. Акыллы да инде үзе! Бу бит кибет киштәләре янә шыр кала дигән сүз. Чөнки хәзер ясалма булмаган нәрсә дә булса бармы соң ул? Товар кәгазенә язылган язуны күзлек белән дә укып булмый. Лупа алып укырсың укуын, тик барыбер берни дә аңламассың, чөнки анда язылган сүзләр берсе дә халык аңларлык телдә түгел. Әйтик, кайсыгыз белә, нәрсә ул глютамат натрия? Шул шул... моны тагын сүзлектән карарга кирәк. Анда гади генә итеп «усилитель вкуса» диелгән. Яки, Е 504 нәрсә? Ул «Е» лар шулкадәр күп. Мин аның телгә килгән беренчесен генә яздым. Аларны кайсыгыз белеп бетергән? Һәр ашамлыкта мондый хәрефле саннар бишәр-алтышар. Кем исендә тота? Ә мин әйткәне - натрий карбонаты - сырда һәм сагызда, аш тозында булырга мөмкин.
Шулай булгач, әллә нинди өстәмәләр тулы ризык алганчы, сулы тавык алганың хәерлерәктер бәлки. Тик кем белә, ул тавыкка ни ашатканнардыр да, итенә тагын ниләр кушканнардыр. Кыскасы, алай да вай, болай да вай...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев