Туган як

Безнең өчен якты кояш алар

«Әби, әбием, дәү әнием, бабаем, бабакаем, дәү әтием» дип яратып эндәшәбез без аларга. Гаиләдә әби-бабайлар гомер-гомергә әти-әниләр эштә булганда балаларга, йорт-курага күз колак булып торганнар.

Кызганыч, рухи кыйм-мәтләр икенче планга күчкәндә өлкәннәргә дә  кадер хөрмәт кимегәннән кими бара. Өлкән яшьтәге әби-бабайларның бердәнбер керем чыганагы булган пенсияләрен талап алучы балалар азмы бүген?.. Яки квартирларын саттырып, үзләренә сыйдыра ал-мыйча, картлар йортына озатучылар юкмы?.. Ярый, картлар бәхетенәме, бәхетсезлегенәме,  андый йортлар шактый икән. Бүгенге көндә һәр районда диярлек «картлар йорты» бар.  Махсус сайтта мин 26 ны санадым. Дәүләт карамагында булган картлар йортларыннан башка, шәхси йортлар да күп хәзер.  Пансионат, хоспис, интернат, геронтологик үзәкләр – барысы да «Без иң ях-шысы» – дип үзләренә дәшеп торалар. Билгеле, бушка түгел, пенсияңнең күпмедер өлешен биреп бару шарты белән. Әйе, аларның барысында да картларга бик яхшы тәрбия дип, яки, киресенчә, карамыйлар дип әйтә алмыйбыз. Төрлесе бардыр. Бу шәхси йортларның кайберләрендә янгыннар чыгу очраклары да, өлкәннәрне кыерсыту очраклары турында да язылды. 
Исегездәме, без мәктәптә укыган чакта тимурчылар командала-ры киң таралган иде. Авылларда, шәһәр микро-
районнарында ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайлар исәпкә алынып, аларның һәркайсына мәктәп укучылары беркетелә иде. Балалар, алдан төзелгән график буенча ул әби-бабайларның хәлләрен белешеп, ярдәм итеп тордылар.  Без дә авылда ятим әбиләрне яттан белә идек. Чиратлашып су-ын да керттек, карын да көрәдек, идәнен дә юдык.  «Өйдә болай да эш күп, йөрмәгез әле» дип әти-әни тыймады. 
Авыл җирләрендә кеше бер-берсен хәзер дә ярдәмнән ташламый торгандыр. Ә менә шәһәр җирендә халык шактый кырысланды.  Терәлеп торган  күршедә кем яшәгәнен дә белмибез бит. Шундый туган-тумачасы булмаган өлкәннәр үлеп киткән очракта, гафу итегез, мәет исе подъездга чыкса гына  чаң сугабыз.
Тимурчылар дигәннән, бу ярдәм хәзер әби-ба-байларга бик урынлы бит.  Олыны – олы, кечене – кече итә белмәгән үсеп килүче буын өчен бик шәп тәрбия чарасы булыр иде дә... Тик иң элек үзенең дә картаясын оныткан әти-әнисе баласын эшләтмәс өчен ду кубачак.
Әйе, картлар йортлары шактый ачыла. Аларда яшәү шартлары бар, ашау яхшы, психологлар хезмәт күрсәтә. Кыскасы, рәхәтләнеп яшә! Тик шулай да өлкәннәребез үзләренең эшләп алган квартирларында яшиселәре, туганнары белән аралашасы килә икән, бу мөмкинлектән өзмәгез инде сез аларны. Күп очракта көне буе эштә булган балалар әти-әниләрен ашатып-эчертеп торуны, чиста ки-ем кидереп, чиста урын-җирдә яткыруны үтәгәч, үзләренең вазыйфалары үтәлгәнгә санап, «Тагын ни җитми инде аларга? Ашарга бар, урыны ко-рыда» – дип акланалар. Ә өлкәннәребезгә бары тик иң гади нәрсә – аралашу, балаларыннан игътибар җитми. Әйдәгез, матди ярдәм белән бергә, җылы сүзебезне дә кызганмыйк без алардан. Эштән никадәр арып кайтсак та «Ни хәлең бар?» дип хәлләрен белешү безнең өлкәннәр өчен иң яхшы дәва булачак.

Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: