Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Безгә ник түләмиләр?

Яки һич югы, нигә бушка бирмиләр? Сүзем кемдер өчен пүчтәк санала торган пакетлар турында.

Үзегез дә игътибар иткәнсездер, соңгы елларда рекламасыз берни дә сатылмый. Үзеңнең бакчаңдагы ике чиләк бәрәңгене сату өчен дә күпме мактарга, үтемле сүзләр табарга кирәк. Чөнки хәзер көндәшлек көчле. Ә зур, күләмле әйберләр турында әйткән дә юк. Юл буе реклама такталары тезелеп киткән. Почта әрҗәләре тулы эреле-ваклы реклама кәгазьләре. Җәмәгать транспортының эче-тышы тулы реклама. Һәм, әйтергә кирәк, боларның барысы өчен дә реклама бирүче шактый акчасын чыгарып сала.
Ә шушы базар икътисады шартларында бушка реклама таратып йөрүчеләр дә бар, ул без – гади сатып алучылар. Тәрәзәдән урамга карагыз әле, урамнан узып баручының һәркайсында кайсы да булса кибетнең фирменный пакеты. Аңа ул пакетны күтәреп, шәһәр буйлап йөргән өчен акча түлиләрме? Әйе, ач кесәңне зур итеп, әле шул өч тиенгә дә яраксыз, кибеттән чыгып биш адым атлауга тишелә торган пакетны шактый бәягә сатып бирәләр.
Һич югы бушка бирсеннәр иде. Бездә һәр нәрсәне чит ил белән чагыштырырга яраталар бит. Югыйсә, бу кибет хуҗаларының башлары чит илдән кайтып та керми торгандыр. Алар белә: чит илдә әйбер алсаң, пакетны сатып бирмиләр. «Сиңа пакет кирәкме?» – дип сорап та тормыйлар. Алган товарыңны пакетка салып кулыңа тоттыралар. Әле Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек алдынгы илләр генә түгел, ә Танзания кебек бик үк бай булмаган, Йәмән кебек артык хәерче илләрдә полиэтилен түгел, экологиягә зыянсыз пакетлар күбрәк кулланышта йөри. Совет заманында бездә дә соры кәгазь янчыклар бар иде.
Мин инде үзем шул кибет хуҗаларына булган ачудан, күптән рекламасыз пакетларга өстенлек бирә идем. Әле бу юлы кунакка кайткач, артык күп укыган кияү белән кызым шушы полиэтилен, пластмас савытларның зыяны турында ярты сәгатьлек лекция укыдылар. Хәзерге яшьләр безгә караганда күпкә алдынгы карашлы. Алар бу мәңге черемәс продуктларның планетабыз тормышы өчен куркыныч афәт булуын аңлап, экологик яктан зарарсыз материалларны кулланырга тырыша. Булганнарын да иренмичә, (алар Ижау каласында) полиэтилен пакетлар пластмасс шешәләр җыючы махсус урынга илтеп тапшыра икән.
Ә безнең Түбән Камада пакетлар, шешәләр җыючы махсус урын бармы икән ул? Булса кайда? Тик, аерым контейнерлар тора бит, дип әйтә генә күрмәгез. Ул контейнерларны гадәти чүп белән бер машинага салып алып китүләрен үзегез дә күргәнсездер. Шулай булгач, аерым контейнерга салудан ни файда?
Бер уйлап карасаң, бу полиэтиленнан, пластмасс шешәләрдән котылуның әллә ни авырлыгы юк бит. Әбиләребез, әниләребез гомер буе чүпрәк сумка һәм капрон җептән урелгән букчалар күтәреп йөрделәр. Кибетләргә керсәң, материаллар төрлелегеннән күзләр камаша, бер пакет сыман нәрсә әмәлләргә метр тукыма муеннан җитә. Пычранса – юасың да үтүклисең, озакка чыдый. Безнең буын – пыяла шешәдән лимонад, сөт эчеп үскән буын. Нигә тагын шуны кире кайтармаска? Шешәләрне кире тапшырып та акча эшли идек әле без.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев