Туган як

Бездә чирлеләргә сан юк

Узган ел медицинадагы бөтен күрсәткечләр буенча республика күләмендә икенче урынга күтәрелүебезгә, бик теләсәк тә, ышанып булмый. «Туган як» газетасының 15 март санында басылган «Медицинада бар да яхшы икән...» дигән мәкалә күңелдә шатлык урынына ачу-нәфрәт уятты дисәм, ялгыш булмас, мөгаен. Бу өлкәдә уңай якка үзгәрешләр юк дип әйтү, билгеле, дөрес түгел....

Узган ел медицинадагы бөтен күрсәткечләр буенча республика күләмендә икенче урынга күтәрелүебезгә, бик теләсәк тә, ышанып булмый.
«Туган як» газетасының 15 март санында басылган «Медицинада бар да яхшы икән...» дигән мәкалә күңелдә шатлык урынына ачу-нәфрәт уятты дисәм, ялгыш булмас, мөгаен. Бу өлкәдә уңай якка үзгәрешләр юк дип әйтү, билгеле, дөрес түгел. Яңа бина-лар кулланылышка тапшырыла, искеләренә ремонт ясалып, танымаслык булып үзгәртелә. Әмма аңа карап кына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты яхшырмый, киресенчә, тагын да начарлана бара кебек.
Халыкның төп массасы поликлиникалардагы үз учас-ток терапевтларына йөри, ә бу табибларга язылу көннән-көн авырая бара. Моңа ачык дәлил итеп, 25 мартта терминал аша язылмакчы булуымны, әмма хәтта инде апрель (!) аена да бер буш көн дә калмавын китерү дә җитә. Табибларга язылу өчен, һәркөн иртәнге җидегә килергә кирәк. Ярар ла, кеше үз аягында йөри торган булса, әле ул чагында да һәркөн дәваханә юлын таптау бер дә рәхәт түгел. Чирләүчеләрнең күпчелеге өлкән кешеләр. Өйләрендә утырган килеш кенә интернетка кереп язылу алар өчен мөмкин нәрсә түгел. Телефоннан язылырлар иде дә, түләү кыйммәтләнгәч, мескен карт-коры өйләрендәге стационар телефоннарын өздереп бетерде.
Терапевт күрсәтмәсе нигезендә бөерләрен УЗИга күрсәтергә узган елның октябрь аенда язылып куйган чирле кешенең әле бүген дә чират көтүен ничек аңларга? Шул да булдымы сыйфатлы медицина хезмәте?! Көндезге стационарга дәваланырга язылсаң, барлык медикаментны үзең сатып алу мәҗбүри, җитмәсә, ун көн эчендә процедура алып, сихәтләнеп чыгарга тиеш буласың.
Бер танышымның килене, йөккә калгач, берни белән дә авырмады, дәваханәләрдә дә ятмады, вакыты җитеп, бала табу йортына китте. Әмма сәламәт бала табу насыйп булмады аңа. Шул ук медицина хезмәткәрләренең сансызлыгы, битарафлыгы аркасында, бала ана карыныннан чыга алмыйча, кысылып, зәгыйфь туды. Операция юлы белән (ярып) тудыртырга тиеш булганнар ак халатлылар, ләкин яшь анага бу турыда ник берсе әйтсен! Нәтиҗәдә, бүген ул сабыйга бик күп белгечләрнең ярдәме, дәва таләп ителә, билгеле инде, моны берәү дә бушка эшләми.
Шул ук бала табу йортында ике көнлек кыз баланың пешмәгән бер җире дә калмаган (кварц белән булса кирәк). Бу очракның икесе дә - Түбән Камадагы медицинаның «дәрәҗә»сен билгели торган факт; ә Түбән Камадагы медицина торы-
шын яхшы дип раслап, рес-публика җитәкчеләренең күзен буяу өчен, түрәләрнең түшәмнән алып язган уңай күрсәткечләре түгел, чынбарлык!
Чиратың җитеп, участокларда терапевт кабинетына кереп утырасың, ә ул башын да күтәреп карамый, синнән алда кереп чыккан пациентның амбулатор картасын тутыра, үзе кабалана, ашыга, шул арада табибны кемдер чакырып алып чыгып китә. Нәтиҗәдә, пациент үзен карарга, дәва билгеләргә тиешле табибтан иң кирәклесен сорарга дә онытып кайтып китә.
Чарасыздан, СССР заманында чын мәгънәсендә шәфкать иясе булган элекке табибларны, шәфкать туташларын искә төшерергә мәҗбүр буласың. Совет чорында табибка күренеп, тиешле дәва билгеләтеп, дару өчен рецепт яздыртып алып кайтып китә идек. Хәзерге сыман шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөреп тә интекмәдек, чөнки барлык белгечләр дә диярлек бер бинада урнашкан иде.
Ул заманда медицина өлкәсендәге белгечләр халыкны дәвалау, аның сәламәтлеген саклау өчен фидакарьләрчә хезмәт иттеләр, ә хәзер сан, күрсәткеч артыннан куалар, чирлеләргә исләре дә китми.
Гөлсирә ВИЛДАНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: