Туган як

Без – Октябрь балалары, гаделлекне күргән буын

Без, Совет власте чорында туып, тәрбияләнеп үскән, бушлай белем алган буын, Бөек Октябрь социалистик революциясе бәйрәмен елның-елында дулкынланып көтеп ала идек. 7 ноябрьгә туры килә торган ул бәйрәмнең быел - 98 еллыгы. Ни кызганыч, гаделлеккә һәм яшәү дәрәҗәсе тигезлегенә корылган социалистик системаның җимерелүен авызларыбызны ачып карап тордык. Хәзерге ил башлыклары...

Без, Совет власте чорында туып, тәрбияләнеп үскән, бушлай белем алган буын, Бөек Октябрь социалистик революциясе бәйрәмен елның-елында дулкынланып көтеп ала идек. 7 ноябрьгә туры килә торган ул бәйрәмнең быел - 98 еллыгы. Ни кызганыч, гаделлеккә һәм яшәү дәрәҗәсе тигезлегенә корылган социалистик системаның җимерелүен авызларыбызны ачып карап тордык.

Хәзерге ил башлыклары Бөек Октябрь социалистик революциясе көне булган 7 ноябрьне оныттыру өчен, 4 ноябрьдә ясалма бәйрәм уйлап чыгардылар. 1612 елның ул көнендә Россияне басып алган полякларны җиңгәнбез, янәсе. Әле анда да полякларга каршы Минин белән Пожарский җитәкчелегендә Россия халкы күтәрелгәннән куркып калган байлар, качып китә алмаган поляклар белән бергә Кремльгә кереп бикләнгәннәр. "Бердәм Рәсәй" партиясе ясаган "бәйрәм" әнә шундый.

1917 елның февралендә Россия дәүләт думасы патша Николай IIне бәреп төшерә һәм, яшерен рәвештә, патша гаиләсен Екатеринбург ягына алып китәләр... Россиядә власть меньшевиклар һәм эсерлар кулына эләгеп, ул "вакытлы хөкүмәт" дип атала.

1914 елдан бирле бара торган Беренче Бөтендөнья сугышында Россиянең 2,5 миллион солдаты кырыла. Сугышка авыллардан ир-атлар китеп бетә. Авыл хуҗалыгы, производство ташландык хәлгә кала. Сугышчылар ачыга, корал җитми. Патша сугышны туктатып солых төзергә уйламый да. Патша Сараенда көн дә бәйрәм, көн дә туй. Халыкның ярлы катламы арасында, патша бәреп төшерелгәч куркып калучылары да, сөенүчеләре дә була.

Вакытлы хөкүмәт сугышны да туктатмый, крестьяннарга җир дә бирми, завод-фабрикалар да байлар кулында кала бирә. Элекке стиль белән 25-26 октябрь (хәзерге 7-8 ноябрь) көнне Владимир Ильич Ленин җитәкчелегендәге большевиклар халыкны социалистик революциягә күтәрләр. Кышкы сарайга буржуаз вакытлы хөкүмәт башлыклары - меньшевиклар кереп качкан була. Аларның, әлбәттә, котлары алына. Революцион солдатлар һәм матрослар вакытлы хөкүмәтне кулга алалар. Шулай итеп, бернинди кан коюсыз Россиядә революция ясала. Шул көннәрдә Смольныйда Ленин Россиядә Совет власте игълан итә. Большевиклар юлбашчысы булган Ленинның программасы: "Вся власть - Советам! Землю -крестьянам, заводы, фабрики - рабочим!" .

В.И. Ленин ил башлыгы булгач, иң элек, Германия белән ике арадагы сугышны туктата. Җирләрне, завод-фабрикаларны байлардан тартып алып, дәүләт милке итә. Революциянең беренче көннәреннән үк һәр авылда мәктәп ачтыра... Россиянең икътисады да, авыл хуҗалыгы да ташландык хәлдә. Капиталистик илләр чолганышында калган социализм юлына баскан Россиягә ярдәм итәргә теләүче юк. Электр энергиясе бик аз, машина төзү һ.б. промышленность юк. Ленинның ГОЭЛРО планын тормышка ашыру өчен турбиналар да юк! Аларны чит илдән алтын бәһасенә сатып алалар. Байлыклары тартып алынган байлар 14 илнең интервентларын яллап, сугыш тезенә чүктергән Россиядә гражданнанр сугышы уты кабызып җибәрәләр - ярлы халыкны астыралар, кистерәләр, авыллары белән җыеп яндыралар.

1918 елны Кызыл Армия төзелә. Кызылармеецлар әсир төшсә, аларны вәхшиләрчә җәзалыйлар. Совет власте байларны аттырмый, алар чит илләргә качып китәргә мәҗбүр була. Патшаны да, гаиләсен дә Ленин атарга кушмый. Колчак гаскәренең патша гаиләсен алып китәсен белгәч, халык рөхсәт көтеп тормый - ата, ә аннары Ленинга телеграмма сугалар. Колчакка биреп кенә җибәрергә иде, югыйсә, алып китсеннәр иде. Әмма дөнья сәясәтенең ни икәнен белмәгән кичәге надан кешеләр кулларындагы властьтан да, коралдан да файдаланганнар. Үз адымнарының алга таба совет системасына кара тап булып төшәсен башларына да китермәгәннәр. Аларны аклап булмаган кебек үк, гаепләп тә булмый, чөнки сугыш китергән ачлык-ялангачлыкны Николай патшадан күрми, кемнән күрсеннәр?! Чит илләрдә дә шуңа охшаш хәл булса, нишләрләр иде икән? Хәер, Франция революциясе тарихын искә төшерү дә җитә...

Яшь Россиягә килгәндә, бар илне электр утлы итү хыялы белән янучы Лениннның ГОЭЛРО планын тормышка ашыру өчен кирәкле турбиналарны урнаштырырга Германия үзенең белгечләрен җибәрә. Ә алар диверсия ясыйлар. Совет контрразведкасы моны сизеп ала. Андый диверсияләр дошманнар тарафыннан бик күп була әле. 1921-22 елларда илдә көчле корылык булып, игеннәр тишелә дә алмый калалар, тиф авыруы котыра, халык ачтан да, тифтан да кырыла. Ә кулаклар җиде кат җир астында икмәк саклыйлар...

Тышкы һәм эчке каршылыкларга карамыйча, Ленин җитәкчелегендәге большевиклар дөньяда халыклар тигезлеге һәм гаделлеге чагылышы булган социалистик система төзиләр. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә шул совет системасында яшәүче халыкның Россияне икътисадый алга киткән илгә әйләндерүе, Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуы - тарихи чынбарлык. Гәрчә көчле СССР дәүләте милкен, халык байлыгын үзара бүлешеп кесәләренә салган хәзерге түрә байлар илнең данлы тарихын бүгенге буын яшьләр хәтереннән сызып ташлау өчен барысын да эшләсәләр дә. Онытмыйк, тормыш спираль буенча бара һәм анда вакыйгалар, билгеле бер эзлеклелек белән кабатлана. Фәнни исбатланган табигый законнарга күз салыгыз: капма-каршы элементларның бер-берсенә тартылуы гына бөтенлекне саклый ала. Шуның шикелле, җир йөзендә, гади хезмәт кешесен эксплутацияләүгә корылган һәм "минус" элементы булган капиталистик система белән беррәттән, халык ихтыярын чагылдыручы һәм халык мәнфәгатьләрен яклаучы социалистик система яшәгәндә генә кешелек җәмгыятенең бөтенлеге сакланачак.

Ни кызганыч, океан арты хуҗалары кубызына биегән Горбачевка лаеклы алмаш булган Ельцин 1993 елда, халык власте булган Совет властен җимерү өчен, Мәскәүдәге Ак йортны танклардан аттырып, парламенты утка тотты. Советларны саклар калу өчен төрле шәһәрләрдән килгән меңләгән яшьләрне аттырды, танклар белән сыттырды. Ак йорттагы парламент кына түгел, шунда кереп качып котылырга омтылган меңләгән кешене яндырып, газга танчыктырып үтертте. Ул чагында өч меңнән артык кеше кырыла. Бушбугаз Горбачевны алмаштырган исерек Ельцин халык мәнфәгатен кайгыртучы Компартияне туздырып, СССРны таркатты. Менә кайда ул гасыр җинаяте!

Хәзерге хөкүмәт илебезнең тарихын бозып күрсәтергә, гомерләрен халык бәхете өчен көрәшкә биргән Ленин белән Сталинны пычракка батырып оныттырырга тырыша. Совет бәйрәмнәре җиткән саен, Мавзолейны халык күзеннән фанера белән каплап куйса да, Ленин белән Сталинга халык күңелендә хөрмәт арта гына бара, яңа һәйкәлләрен, бюстларын куйган шәһәрләр дә бар, хәтта Новосибирск өлкәсенең бер авылында халык үз хисабына Сталинга һәйкәл куйган.

Бу, үзенә күрә халыкның хәзерге, иң өстәге даирәдән башлап төрле югарылыктагы эреле-ваклы кәнәфиләрне биләүче җитәкчеләре ришвәтчелеккә баткан Рәсәй илендәге кыргый бер системага каршы бойкоты да!

Лира ГАБИТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: