Туган як

«Бер көнлек кенә» дисәләр дә...

Җәйне бик сирәк кеше яратмыйдыр. Җылы көннәр, җиләк җыю, су коену, балык тоту, бакчада казыну... Һәркем үзе өчен кызык шөгыль таба ала. Яшьләр исә өйләнешер өчен җәйне махсус көтеп ала.Ләкин быел туйлар өчен бик җайсыз вакыт булды.

Чикләүләрсез булмый

Коронавирус авыруы безгә ки­леп керү белән, Министрлар Кабинетының 30 мартта кабул ителгән карары буенча, ЗАГС идарәсендә бары тик туу, үлү ту­рында таныклыклар гына тап­шырыла башлады. Бу вакыт­ка туй көннәре билгеләнгән яшьләр идарәгә икесе генә ба­рып язылышканнар. 10 майдан тантаналар залына 10 кеше кертә башлаганнар, бу санга ЗАГС хезмәткәре, фотограф һәм видеооператор да керә.

– Июль ае җитсә дә, үзенчәлекле тәртип саклана. Яшьләр гариза бирергә килгәндә, алар белән аерым әңгәмә уздырабыз, аңлатабыз һәм чакыру билет­лары бирәбез. Гадәттә, хәлне аңлыйлар һәм таләпләргә кар­шы килмиләр. Санитар норма­ларны саклыйбыз, кияү, кәләш, кунаклар, безнең белгеч – меди­цина битлекләреннән, кулларда – перчаткалар. Дөрес, балдаклар кигәндә яшьләргә перчаткалар­ны салырга рөхсәт бирәбез, – дип аңлата ЗАГС идарәсе на­чальнигы Бэлла Махотина.

Бер тантана узгач, икенчесе башланыр алдыннан, тиз ара­да өстәлләр, хәтта имза куя тор­ган ручкалар дезинфекцияләнә. Ләкин мондый шартларда гаилә корырга риза булмаучы­ларга туй көннәрен күчерергә мөмкинлек бирелә икән. Моның өчен ЗАГС белгеченә шалтыра­тып, килеп гариза язарга кирәк.

Тик узган ел белән чагыштырсаң, быел кавышучылар саны сизе­лерлек үзгәрмәгән.

  • Камада
  1. елның июнендә – 166 гаилә,
  2. елның июнендә157 гаилә
  •  

 

Сүз уңаеннан, кайбер парларның күп санлы кунаклары ЗАГС бинасы эченә керә алмаса­лар да, язылышудан соң, күркәм традиция буенча, урамда ал­кышлап каршы алалар.

Киемең матур... Хакы күпме?

Кризис дип сөйләсәләр дә, кияү-кәләш киемнәре бәяләренә карасаң, бер дә катлаулы заман, димәссең. Әйтик, туй күлмәге 9000-30000 мең сум тора. Әлбәттә, ташламалар белән са­тылганы шактый. Кайбер сайт­ларда кәләшләр бер тапкыр кигән туй күлмәген сата, аның өчен 5000 сумнан алып 16000 сумга кадәр сорыйлар. Ә туй көненә генә салоннан алып то­рырга уйласаң, бер көнгә аның өчен 7000 сум һәм аннан да күбрәк акча чыгарып салырга кирәк булачак.

Кәләш өчен туфлиләр бәясе ур­тача 2000-4000 сум тора. Чәчне бәйрәмчә җыю һәм бизәү өчен чәчтарашлар кимендә 1000 сум акча ала. Ә инде битегезне профессиональ макияж белән шатландырасыгыз килсә, 1500-2500 сум өстисез. Туйга башка таҗ кию әле дә модада булган­га, аны 1000-1500 сумга сатып алырга туры киләчәк. Муенса һәм алкалар бәясе уртача 1000-1500 сум тәшкил итә. Кәләшнең чәчәк бәйләме 1500-10000 сум тора. Шулай итеп, әгәр дә күл-мәкне сатып алмыйча, вакыт­лыча гына алып торсак, иң ар­зан туфли, бизәнү әйберләре юнәтсәк, кәләшне 14000 сумга «киендерергә» мөмкин. Әгәр дә мәгәр сөйгәнегез өчен бер­ни кызганмыйсыз икән, сарыф ителгән акча 50000 сумнан ар­тып китәчәк.

Инде игътибарны кияүгә дә би­рик. Костюм-чалбарны, кесәңә карап, 9000 мең сумнан 25000 сумга кадәр табып була. Ирләр туфлие уртача 2000-4000 сум тора. Күлмәкнең хакы – тукы­ма сыйфатына карап 1000-2500 сум. Галстукны – 1000-2500 сум­га, «бабочка»ны уртача 500 сум­га юнәтергә мөмкин. Шулай итеп, акчасын кысыбрак тоту­чы кияү 12500 сумнан артыгын чыгармас, ә, бәлки, киметү җаен да табар. Ә инде «Гомергә бер өйләнәм!» девизы белән янучы­сы 34 000 сумын да кызганмас.

«Типтерүче»ләр күренми

Инде яшьләрне киендердек. Ләкин бу көн бик озакка ис-тәлек булып калсын өчен, бо­лар гына аз, әлбәттә. Әйтик, туй көнне кәттә машинада йө-рисең килсә, сәгатенә 450-2500 сум түлисең. Маркалары да бик күп төрле. Аннары фотограф һәм видеоператор кирәк. Тулы бер көнгә фотографны яллау Түбән Камада 10000-25000 сум тора. Кайберләре фотокитап та тәкъдим итә. Димәк, алырга теләүчеләр бар. Анысы – 2000-10000 сум. Видео өчен 10000-30000 сум чыгарырга кирәк. Туйны алып баручы һәм музы­кант 14000-35000 сум «каерып» ала. «Язылышу» тантанасын табигатьтә уздырырга теләсәгез, аның өчен 10000 сумнан да ар­зан алмаслар. Артистлар 2500-6000 сум сорый. Озак еллар дәвамында туйлар алып бару­чы танышым Әдилә әйтүенчә, мәҗлесләр шәһәр читендәге ял базаларында, җәйге кафелар­да уза. Аларны бизисегез килсә, кимендә 5000 сум кирәк була әле. Кафе уртача һәр кешедән 1500 сум ала. Нәтиҗә ясасак, машинаны дүрт сәгатькә генә алып, видеооператор, фото­граф, алып баручы яллап, ка­фены бизәтеп, артистлар чакыр­мыйча уздырсагыз, 42800 сум әзерләгез. Кафега 15 ләп кеше чакырсагыз, 22500 сум өстәргә кирәк. Әле монысына җиләк-җимеш, хәмер һ.б. кермәгән. Инде рәхәтләнеп күңел ачар­га теләсәгез, туй хакы, кафены исәпкә алмыйча, 176000 сумга да җитәргә мөмкин...

Ләкин туйларын алай зурлап уздыручылар юк хәзер. Шул ук танышым Әдилә әйтүенчә, яшьләр, алып баручысыз, якын­нары белән генә бәйрәм итәләр. Яки видеооператорны чакыр-тып тормыйча, берничә сә-гатькә фотограф яллый алалар. Күп кешене чакырту мөмкин-леге дә юк. Элек кешеләргә ка-феларның җәйге верандала­рында гына утырырга рөхсәт бирелсә, 15 июльдән кафе һәм рестораннар ачылган. Әмма анда да санитар таләпләр үтә-лергә: өстәлләр арасы 1,5 метр-дан ким булмаска, дезинфек­ция чаралары күрелергә, офи-циантлардан битлек һәм пер-чатка кию таләп ителә. Кеше саны бүлмәнең мәйданына ка­рап, 50дән артмаска тиеш.

– Кагыйдәләрне бозган очракта, кафега килгән кешеләр түгел, ә кафе хуҗалары хөкемгә тарты­лачак. Җавапсызлыклары өчен җәза каты була: аларны я зур күләмдә штраф, я администра­тив арест, я төзәтү эшләре көтә, – ди «Роспотребнадзор» началь­нигы Рөстәм Изиятуллин.

Һәр гаилә үз туен сагынып, сок-ланып искә алырга тели. Шуңа күрә, күпме борчу кичерә, әзерләнә! Ә хәзерге кебек, чикләүләр кертелгән заманда бигрәк тә авыр. Шулай да, туй – бер көнлек икәнен онытмый­ча, калган гомерне тату итеп, бер-береңне аңлашып яшәү мөһимрәктер.

Лилия Заһретдинова

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: