Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Бер айга утыз мең түли аласызмы?

Баласын мәктәпкә беренче класска әзерләүче бер ана кулына исемлек тотып, кирәкле әйберләр күп булуыннан зарлана.

Әйе, без укыганда гына рәхәт иде ул: шакмаклы, буй сызыклы дәфтәрләр, карандаш, ручка, линейка аласың да, шул җитә. Мәктәп формасы апалардан кала, физкультура дәресенә спорт киеме алып торучы юк, күлмәк белән футбол уйнадык. Китапларны мәктәп бушлай бирде. Дөрес, ул китаплар берничә ел инде кулдан-кулга йөреп, андагы портреттан сиңа әллә Архимед, әллә Ньютон, әллә Толстой, әллә Некрасов карап тора иде. Чөнки «оста рәссамнар» дәрес тыңлап утырасы урында, портретларга сакал, күзлек өстәп ясап «бизәп» куялар иде.

Ә хәзер бары тик рәсем дәресенә генә кирәк булачак әйберләрнең истә калганын гына санап үтәм: альбом, бетергеч, гади карандаш, төсле карандаш, акварель буяулар, палитра, пумала, пумала куя торган су савыты... «Технология» дип аталучы дәрескә дә тулы бер папка әйбер җыярга кирәк: төсле һәм ак катыргы, җилем-карандаш, карандашлар, төсле кәгазьләр, махсус кайчы, ябыштыру өчен аерым пумала, пластилин, аның өчен махсус такта... Әле төп фәннәрдән аласы китаплар, эш дәфтәрләре, мәктәп формасы – саный башласак, шактый түгәрәк сумма килеп чыга. Гади халыкның керемнәре аена уртача 30-40 мең сум икәнен истә тотсак, аз түгел.

Әле ярый, бездә уку түләүле түгел. Зарлансак та, бу әйберләрнең бәясе дә алай ук кыйммәт түгел. Сезне аяктан егар өчен Мәскәүнең кайбер шәхси мәктәпләрендә уку бәясен әйтеп үтимме? «Светлые горы» дип аталучы мәктәптә уку аена 30-40 мең сум... Әле монысы баласы гына, Ломоносов исемендәге мәктәптә (шулай ук шәхси мәктәп санала) башлангыч сыйныфта уку елына миллион ярым сумнан артык! Күз алдына китерәсезме? Әллә бу мәктәпләрдә балаларны күтәреп йөртәләр, кызыл һәм кара икра ашаталармы икән? Бөек рус галиме, җәяүләп укырга чыгып киткән, андый түләүле мәктәптә укымаса да, бар дөньяга танылган галим булган Михаил Ломоносов үзе бу хакта ниләр уйлап ята икән... Ә без нәрсәгә инде палитра дип баш ватабыз.

Мәскәү – Мәскәү инде ул. Алар аерым бер дәүләт кебек. Әйдәгез, үзебезнең башкалабыз Казандагы шәхси мәктәпләрдәге бәяләрне карыйк әле. Интернет мәгълүматларына күз салсак, анда да шәхси мәктәпләр шактый икән. Исемнәрен әйтеп тормый гына бәяләрен атасак, елына уртача 100 меңнән алып миллион сумга кадәр. Кайсыдыр Россия аттестаты белән бергә халыкара диплом бирүе белән мактана, кайберләре төрле түгәрәкләр эшли дип үзенә җәлеп итә. Халык акча юклыктан зарланса да, мәктәпләр укучыларсыз, эшсез утырмый. Тик инглиз телен камил белүче бала үз ана телен начар белә шул. Мин кызыксынып, рус сайтларына да кереп күз салам. Комментарийлар язучылар арасында, ай-һай, хатасыз язучылар бармак белән генә санарлык. Димәк, наданлык дип авыз тутырып әйтү тупас яңгыраса да, бу татарларның гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә баш бәласе икән. Миллион сум түләп шәхси мәктәпләрдә укучылар илебез өчен хезмәт куярмы, әллә чит илләрдә яшәүне һәм эшләүне хуп күрерме?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев