Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Белмим инде, нишләргә...

Президентыбыз юлламасыннан соң кабул ителәчәк кайбер үзгәрешләр белән танышкач, бер сөендем, бер көнләштем.

Яшьләр өчен сөенергә дә була. Ниһаять, дәүләтебез илнең киләчәге булган гаиләләргә йөзе белән борылды. Хәзер «ана капиталы» икенче сабыйга гына түгел, беренчесенә дә түләнә башлый. Бу бик яхшы, чөнки гаилә корып кына җибәргән яшь әти-әнигә дә акча бик тә кирәк. Әле алай гына да түгел, беренче балага әйбер күбрәк тә алына. Икенчесенә беренчесеннән дә кала ул.
Декрет ялында утырган әниләргә пособие түләнү дә мактауга лаек. Чөнки гаилә башы бер үзе эшләп, ике-өч кешене тәэмин итәрлек эш хаклары бездә бик сирәк. Исән-сау яшәсәк, башлангыч сыйныф укучыларына бушлай ашау булачак. Монда инде ашауның сыйфаты пешкән кәбестә белән минтай балыгына терәлеп калмаса ярый, балалар ашарлык булсын иде инде, дип кенә теләргә кала.
Мәктәпне тәмамлаучылар өчен дә күңелле хәбәр – югары уку йортларында бюджет урыннары саны артачак. Димәк, белемең булса, бәлки түләүсез бүлеккә керә алырмын, дигән өмет арта.
Ел башыннан пенсионерларны да бераз шатландырдылар. Тиеннәр генә булса да, әледән әле пенсияләренә өстәп торалар.
Үзем һәм минем кебекләр өчен кайгырып, елап утырам әле менә. Бала табарга инде соң, пенсиягә әле ерак. Безнең өчен бер генә дә куанычлы яңалык юк бит. Иң «сөенечле» хәбәр – пенсия яшен арттыру булды. Эш хакларын, исем өчен генә булса да арттырмыйлар. Урта яшьтәгеләр өчен бернинди дә ташламалар каралмаган шул. Безнең дә бит кешечә яшисе килә. Башта балаларны үстереп, кеше итик дидек, аннары пенсиягә чыккач иркенләп тын алырбыз дигән идек – анысы да алсу томан артында калды. Төп эшче көчләр буларак, без бары тик эшләргә, эшләргә һәм эшләргә генә тиеш булып чыгабыз түгелме?..
Илһамия ГАФФАРОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев