Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Белешмә алыйм дисәң

Хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмә алу өчен бүген озын чиратларда тору кирәкми. Гаризаны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталында бирергә була.

Әлеге документның тулы исеме «Справка о наличии (отсутствии) судимости и (или) факта уголовного преследования или прекращении уголовного преследования».

Түбән Камада

Белешмә алу өчен паспорт һәм СНИЛС белән Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсендә заказ бирергә була. 
Адресы: Яшьләр урамы, 27нче йорт, 101нче бүлмә. 
Кабул итү вакыты: көн саен (9.00-17.00), шимбә (9.00-12.00). Өстәмә мәгълүмат алу һәм алдан язылып кую өчен телефон: 8(8555)49-24-53. Шалтыратулар көн саен 8.00-17.30 сәгатьтә (төшке ял вакыты: 12.00-13.30), шимбә 8.00-14.00 сәгатьтә кабул ителә.
Белешмәне шулай ук күп функцияле үзәктә – Мәктәп бульвары, 2 а йортында алып була. Эш вакыты: дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә (8.00-17.00), сишәмбе, пәнҗешәмбе (10.00-19.00), җомга (7.00-16.00). Белешмәләр өчен телефоннар: 8(8555)49-92-99, 8(8555)49-92-88.

Кама Аланында

Хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмә алу өчен Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсенең «Камскополянский» терәк пунктына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Пионер урамы, 1нче йорт (1нче кат – дежур часть). Белешмәләр өчен телефоннар: 8(8555)33-70-42; 33-62-02; 02.
Хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмә алу буенча Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсенең  мәгълүмат бүлеге начальнигы Сергей Геннадьевич Крупин җаваплы. Телефон:  8(8555)49-24-53. Гражданнарны кабул итү вакыты: көн саен (9.00-17.00), шимбә (9.00-12.00). Адрес:  Яшьләр урамы, 27нче йорт, 101нче бүлмә. 
Күп функцияле үзәк адресы: Түбән Кама районы, Кама Аланы поселогы, 2/01 йорт. Эш вакыты: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга (8.00-17.00), сишәмбе, пәнҗешәмбе (8.00-19.00), шимбә (8.00-13.00), якшәмбе – ял көне. 
Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев