Туган як

Бөекләр дә кеше, ләбаса...

Соңгы көннәрдә телевидениенең 1нче каналыннан Сталинның улы Василий турында күп серияле нәфис фильм күрсәтәләр. "Халыклар атасы"ның ачы язмышка дучар ителгән улына багышланган әлеге сериалны карагач, кешеләрдә төрле фикер каршылыклары туа. Әйе, соңгы елларда илебездә күпләп "тарихи" кинолар төшерә башладылар. "Тарихи" сүзен куш җәяләр эченә алуымның бер сәбәбе бар - алар...

Соңгы көннәрдә телевидениенең 1нче каналыннан Сталинның улы Василий турында күп серияле нәфис фильм күрсәтәләр. "Халыклар атасы"ның ачы язмышка дучар ителгән улына багышланган әлеге сериалны карагач, кешеләрдә төрле фикер каршылыклары туа.
Әйе, соңгы елларда илебездә күпләп "тарихи" кинолар төшерә башладылар. "Тарихи" сүзен куш җәяләр эченә алуымның бер сәбәбе бар - алар әлегә кадәр без күреп ияләнгән тарихи фильмнарга караганда шактый үзенчәлекле. Яңа киноларда, нинди дә булса дөньякүләм һәм илкүләм әһәмиятле вакыйгаларны чагылдырудан бигрәк, танылган совет дәүләт эшлеклеләренең рәсми эшчәнлекләреннән шактый ерак торган шәхси тормышлары сүрәтләнә һәм, гадәттә, әхлак кануннарына туры килми торган тискәре сыйфатларын купайтып күрсәтү күзгә ташлана.
Рәсәй халкының хәзер "культурасы үсте". "Үзгәртеп кыру" заманнары башланган чордагы кебек эротик кинолар белән шаккатырып булмый инде аларны. Андый "сәнгать әсәрләре" гадәтигә әверелде. Хәтта, телевизор экраннарында кайчандыр күренеп, халыкның бик нык ачуын кабарткан "канатлы кыстыргычлар"га да әлләни гаҗәпләнмибез. Алар безгә кухня өстәлен сөртә торган гади чүпрәк кебек кенә. Кыскасы, телевидение тапшырулары, халык өчен, язучы Мөхәммәт Мәһдиевчә әйтсәк, мәктәпләрдә "кара каты тараканның кан әйләнеше системасын өйрәнү" кебек күңелсезләнә башлады. Ә менә совет чорының танылган шәхесләре турында кинолар төшереп, кешеләрнең һушын ала торган сенсация ясарга мөмкин икән, ләбаса. "Халыклар атасының улы" ("Сын отца народов") фильмын караганда, Сталин улы Василийның мораль яктан тотнаксызлыгын чагылдыручы эпизодларның, Совет җәмгыятеннән тискәре якларны гына эзләүчеләр тегермәненә су кою өчен кирәк икәнлегенә ышанасың. Кино режиссерының (бәлки, сценарий авторыдыр) әллә махсус, әллә инде үзе дә белмичә, тамашачы күңеленә, үзенең улына да хуҗа була алмаган һәм хулиганлыкларына чик куя алмаучы ата ничек итеп "халыклар атасы" була алсын, дигән фикерне көчләп тагарга маташуы аермачык сизелеп тора.
Хәер, төптәнрәк уйлый башласаң, андый фильмнар күрсәтүгә кино сәнгате тармагында эшләүчеләр үзләре генә дә гаепле түгелдер? Әдәбият, сәнгать, кино һәм театр, шул исәптән, телевидение дә - кеше өчен рухи азык чыганаклары булып торалар. Матди азыкны кеше кибеттән алса, рухи азыкны шул ук телевизордан, кинолардан, театрлардан ала. Гадәттә, кибет киштәләренә халык бик яратып ашый торган ризыкларны гына чыгарырга тырышалар. Халыкның ихтыяҗын өйрәнүче аерым белгечләр дә бар икән сәүдә өлкәсендә. Алар әледән-әле, кибетләрдә кайсы товарның ничек сатылуын исәпкә алып, кешеләр арасында сораштырулар уздырып, сатуга нинди товар чыгарырга кирәклеген белеп торалар. Тагын да гадирәк әйтсәк, кибет киштәләре, халыкның нинди ризыкларны яратыбрак ашавын күрсәтә.
Рухи азык чыганаклары буларак, кино төшерүчеләр һәм, шулай ук телевидениедәгеләр дә, халыкның рухи ихтыяҗларын өйрәнәләр, әлбәттә. Югыйсә, беркемгә дә кызыксыз тапшырулар чыгарып, кинолар күрсәтеп яту аларга да файдалы түгел. Югары идеаллар турында күпме генә сөйләшсәк тә, патриотик тәрбиянең "п" хәрефен дә белмәгән бүгенге яшьләребезне Чапаев, Котовский, Буденный, Азин һ.б. Гражданнар сугышы геройларының батырлыклары, яисә Жуков, Рокоссовкий һ.б. кебек Бөек Ватан сугышының танылган полководецлары турында патриотик рух белән сугарылган кинолар күрсәтеп кенә шаккатырып булмый. Төкереп тә бирмиләр алар андый киноларга. Аларга Жуковның, картага иелеп, фашистларны тар-мар итү өчен, стратегик планнар корудан буш вакытларында хатын-кызлар "кысып" йөрүе яки спиртлы эчемлекләр белән чамадан тыш мавыгуы; Брежневның хатыны белән кухня тирәсендә кайнашканда гап-гади авыл мужигы булып калуы; Сталинның, хулиганлык кылган улы өчен мәктәпкә чакыргач, бөтен кеше күз алдында улының якасыннан йомарлап алып, ярсып: "Это я - Сталин, а ты ..." дип сүгенүен чагылдыручы эпизодлар ошый...
Ни генә булмасын, "тарихи" кинолардагы әнә шундый "острый сюжет"ларга халыкның ихтыяҗы бик зур хәзерге вакытта. Ә телевидение шул ихтыяҗны канәгатьләндерү объекты гына. 1нче каналдан бара торган "Халыклар атасы улы" кебек киноларны шуңа күрсәтәләр дә инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: