Туган як

Башка милләт егетен яр итсәң

Ләйсән Фәррахованың «Җәмгыять бәласеме, әллә...» дигән мәкаләсенә («Туган як» газетасының 17 февраль саны) җавап язарга булдым. Бу - җәмгыять бәласе түгел, катнаш никахлар ата-ананың һәм әби-бабайларның балага дөрес тәрбия бирмәүләреннән килә. Әйе, катнаш никахлар бик күп. Безнең мәчеткә дә киләләр. Хәзрәтләр андый яшьләр белән сөйләшәләр, тормышта туарга мөмкин булган каршылыкларны...

Ләйсән Фәррахованың «Җәмгыять бәласеме, әллә...» дигән мәкаләсенә («Туган як» газетасының 17 февраль саны) җавап язарга булдым. Бу - җәмгыять бәласе түгел, катнаш никахлар ата-ананың һәм әби-бабайларның балага дөрес тәрбия бирмәүләреннән килә.

Әйе, катнаш никахлар бик күп. Безнең мәчеткә дә киләләр. Хәзрәтләр андый яшьләр белән сөйләшәләр, тормышта туарга мөмкин булган каршылыкларны аңлатып карыйлар. Әгәр өйләнешүче парның башка диндәгесе ислам динен кабул итмәсә, никах укылмый. Никахның шарты - кияү белән кәләшнең икесе дә мөселман динендә булу. Башка милләт егетен яр итсәң, димәк, син үзең дә аның динен кабул итәргә, шул дин кушканнарны үтәп яшәргә тиеш буласың. Моны һәрбер татар кызы белеп торсын иде.
Җитмешенче елларда булды бу хәл. Бер бригадада эшләүче иптәшебез керәшен кызы белән йөргән. Әти-әнисе башта моңа өйләнергә рөхсәт итми. Соңыннан риза булып, бер бабай табып, никах укытканнар боларга. Керәшен кызы ислам динен кабул иткән. Күпмедер торгач, болар аерылышканнар. Ял итеп утырганда, иптәшебездән аерылышу сәбәбен сорадык. Баксаң, хатыны кер юарга әзерләнгәндә юрган тышын салдырырга булышкан иптәшебезнең күзе юрганга тегелгән качка төшкән. Шуннан соң олы тавыш чыгып, аерылышканнар. Эш монда качта гына түгел, ә ике арага ялган керүдә дә!
Әле узган кыш бер татар хатынын соңгы юлга озаттык. Ул хатынның Азнакай ягында яшәүче 83 яшьлек әнисе белән 85 яшьлек әтисе дә килгән. Йолага туры китереп, җеназа укып җирләдек мәрхүмәне. Соңыннан аның ире Көнкүреш йортындагы ашханәгә заказ биргән искә алу мәҗлесе үткәрү өчен. Әби белән бабай бардымы икән - анысын әйтә алмыйм, мин мәчеткә киттем. 60 яшьлек ул ир мәрхүмә хатыны 55кә җиткәнче яшәп тә, ни өчен аның соңгы туен Коръән укытып, мөселман кафесында уздырмаган?! Мәрхүмәнең русча бер авыз сүз дә белмәүче әти-әнисе дә шатланыр иде. Менә ни өчен башка милләт егетенә мөслимә кызларны бирергә Аллаһы Тәгалә рөхсәт итми.
Күршемдәге Котдус абый сугыштан соң Украинада калып Донбасс шахтасында эшләгән. Авылга кайткан саен, безнең әти янына керә иде. Икесе дә сугышта булган хәлләрне сөйләшәләр, мин дөньямны онытып тыңлыйм. Безгә кергәч, «улым, татар кызына өйлән, мине хатын да, балалар да хөрмәт итми», дип елавына сәерсенә идем. Ул шундагы хохол кызына өйләнгән булган икән.
Әмма катнаш никахларның да төрлесе була. 2007 елда хаҗда шундый гаиләгә тап булдык. Хәйдәр белән Мария дә безнең белән бергә хаҗ кылдылар. Мария 5 вакыт намазын калдырмады. «Өйдә дә бергәләп 5 вакыт намаз укыйбыз», - диде Хәйдәре.
Сеңлем, монда ата-ананың кушкан исеме дингә комачау итми: ул - Марияме яки башка исемме, барыбер. Бары тик хатын-кызның чын ихластан үз ире динен - исламны кабул итүе генә кирәк. Коръәни Кәрим дә башка диндәге хатын-кызга өйләнүне тыймый.
Минем теләгем шул: һәр егет белән кыз үз динендәге һәм үз милләтендәге кеше белән очрашып никахлашсын. Ә инде чит диндә булып та, иргә бару өчен ислам динен кабул иткән икән, яшәсеннәр ислам дине кушканча.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: