Туган як

Банк төп башына утыртты

Элегрәк вак-төяккә игътибар биреп торган юк иде. Картаела ахры, юкка-барга да ачу чыга, аз гына хаксызлыктан да күңел рәнҗи башлады. Укый торгач башка акыл керә башлады бугай, тик файдасы гына юк. Менә мин дә уйлап-уйлап утырдым да, бер фикергә килдем. Карагыз әле, җәмәгать, кемнең талыйсы килә, шул талый түгелме соң...

Элегрәк вак-төяккә игътибар биреп торган юк иде. Картаела ахры, юкка-барга да ачу чыга, аз гына хаксызлыктан да күңел рәнҗи башлады. Укый торгач башка акыл керә башлады бугай, тик файдасы гына юк. Менә мин дә уйлап-уйлап утырдым да, бер фикергә килдем. Карагыз әле, җәмәгать, кемнең талыйсы килә, шул талый түгелме соң беркатлы гади халыкны?
Бер банкның кредит алучыларны үз ризалыкларыннан башка гына икенче банкка күчерүләре хакында бер язган идем инде. Баксаң, банкларның барысы да бер калыптан икән. Бу юлы сүзем Россиядә иң абруйлы, иң дәрәҗәле, иң озын гомерле булган «Саклык банкы» турында.
Юк, монысында кредит алмадым. Авыз пешкәч, өстәвенә, кредит алуның мөселманнар өчен ярамаган эш икәнен дә аңлаганга, исәнлек булса башка бу эшкә якын бармаска исәп. Ә менә бар түләүләрне дә банк аша башкарудан котылып булмый. Түләүләре генә булса бер хәл, әле түләгән өчен процентлар да каералар бит. «Тамчыдан күл җыела», дигәндәй, процент акчалары да шактый гына җыела торгандыр. Анысының банклардагы кемнәрнең кесәсенә кергәнен без гомергә дә белмәячәкбез.
Картаеп беткәч, белемемне күтәрергә туры килде. Укыганың өчен белем ала торган йортка барып кына түләсәң, бик җайлы булыр иде дә. Юк шул, алыш-биреш кәгазьләренең барысы да банк аша башкарыла.
Мин дә түләү кәгаземне кыстырып, «Сбербанк»ның Тынычлык урамындагы филиалына юнәлдем. Процентлары шактый икән: 8000 сум алсаң, 200 сумга якын түләргә кирәк. Ярар, бер миннән генә калмаган, түләдем инде анысын да. Түләгән чекларымны алып кайтып шкафка тыгып куйдым да, оныттым. Тик менә бәла, диплом алыр көн килеп җиткәч, акчамның уку йортына килеп җитмәгәнлеге мәгълүм булды.
Сәбәпнең нидә икән-леген ачыкларга дип, банкка баргач, билгеле инде, «сам дурак» принцибы белән мине тиргәп чыгардылар. Мин түләгән акча беркая да китмәгән, банкның кайсыдыр счетында гына яткан. Ә акчаның барып җиткәнен-җитмәгәнен үземә барып белешәсе булган икән бит. Ярар, мин үз шәһәремдә укыйм. Әгәр дә хәзерге заманда бик популяр булган интернеттан гына Россиянең икенче читендә, әйтик, Хабаровскида укыган булсам… Телефоннан сөйләшү дә шактый сумнарга төшә бит. Ярар, монысына мин гаепледер дә, алты ай үзләре әйләнештә йөртеп файдаланган акчамны миңа кайтардылар, рәхмәт анысына. Ә теге түләгән процентым, ягъни 160 сум хакында сүз кузгаткач, банктагылар барысы бергә җыелып, һөҗүмгә күчтеләр. Эт оясында көчле дигәндәй, күз дә йоммыйча, ул сумманың миңа кайтарылырга тиеш түгеллеген «аңлаттылар». Тагын нидер сорауның да файдасы юк иде. «Один в поле не воин» дип, банк-тан чыгып таюдан башка чарам калмады.
Уйлап карасаң, минем 8 мең сумымны (андыйлар мин генә түгелдер, Россия буенча шактый җыеладыр) банк алты ай үз мәнфәгатьләрендә файдаландымы? Файдаланды! Димәк, акча әйләнештә йөрде, банкка керем китерде. Әгәр шәхси кешегә акча биреп торсаң, алты айда азмы-күпме процент белән кире кайта. Банкларның нәфселәре тула да белми, туя да белми. Тәҗрибәле юристлар кредит алганда гомерне иминиятләштерүнең законсыз икәнен кисәтеп торса да, банклар кредит алырга мәҗбүр булган һәм башка акча сорап торыр урыны булмаган кешеләрне мәҗбүри иминятләштереп, шактый акча каера.
Без яратып, кирәксә-кирәкмәсә үрнәк итеп күрсәтә торган чит илләрдә кешеләрдән шулай көләләрме икән? Юктыр дип уйлыйм. Чөнки аларда бит суд аша үзеңнең кеше икәнеңне раслап була. Чит илләрдә ресторанда берәрсенең кайнар чәйгә авызы пешсә, «официантлар чәй кайнар дип кисәтмәде» дип тә судлашалар. Рос-сиядә андый зыян өчен (яки минем очракта) компенсация түләүләре - буш хыял. Үземнең банкта хаксыз рәнҗетелгәнем хакында сүз кузгатып, миңа килгән рухи зыянны каплауларын таләп итсәм, судта сүземә колак салучы булырмы икән…
Банктагылар, «гафу ите-гез, шулай килеп чыкты», кебек дежур сүзләр белән, майлап-җайлап озатсалар да ярар иде дә, әмма юк шул. Көч түгеп тапкан акчамны сораган өчен җүләр булып калдым. Ә бит һәр банкка 100әр сумлап акча өләшеп йөрергә мин Абрамовичның туганы түгел лә…
Бу мәкаләмне дә «Сак-лык банкы» җитәкчеләре күрер, укыр дип ышанмыйм. Бары тик күңел тулганга һәм минем кебекләр күп булганга гына язуым.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: