Туган як

Балалар – гаиләнең көзгесе

Моннан берничә ел элек, салкын кыш көнендә, Прости авылына барырга автобус көтеп торырга туры килде. Озак көттек. Шоферларның төшке ялы икән. Шул вакыт бер «Жигули» безне узып киткәч, туктап, артка чикте дә, минем исемне әйтеп, машинага чакырды. Йөзе дә, тавышы да таныш, тик исемен хәтерләмим, ни әйтсәң дә, миңа 75 тулган инде. Шуны аңлатып гафу үтендем. Соңыннан исемә төште: 13 нче мәктәптә эшләгән еллардагы бер укучы икән.

Ул елларда сентябрьнең унысыннан башлап, кар яуганчы, укучылар белән колхозга бәрәңге, чөгендер, кишер алырга йөртәләр иде. Әти-әниләре инде эшкә киткән, укучыларның ничек киенгәнен тикшерә алмыйлар. Кайбер балалар, җиңел киенеп басуга чыгалар да, салкын тигерәләр, авырыйлар. Тагын да яманрагы: ел саен шәһәр буенча бер-ике бәхетсезлек очрагы була – балалар трактор арбасы астында калып я үлә, я гарипләнә иде. Безнең мәктәпне бу бәхетсезлектән Алла саклады. Бу директорыбыз Николай Романовның зирәклеге, кыюлыгы һәм кырыс таләпчәнлеге нәтиҗәсе дә булгандыр.
Бәрәңге алырга кайчакта 6-8 сыйныфлардан 150-200 укучы ике смена бара. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре белән алдан куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж уздырабыз. Директор мине аларның барысына да җитәкче итеп билгели һәм башта үзе миңа инструктаж уздыра. Эчтәлеге: «10-20 килограмм бәрәңге югалса, не велика потеря для родины, аның өчен совхоз директоры кайгырсын, ә укытучыга кеше үзенең иң кадерлесен – баласын ышанып тапшыра. Баланың сәламәтлеге һәм гомере өчен җавап бирәсез. Укытучылар һәрберсе үз сыйныфы балалары белән эшләсеннәр. Балалары качып, күңелсезлекләр килеп чыкмасын. Басуга ничә укучы алып барсагыз, шуларны исән-имин алып кайтыгыз». Менә шундый инструктаж. Берәр укучы авырса яки башка сәбәбе булса, басудан китәргә кирәк булган очракта, укытучысы белән миңа килеп рөхсәт алалар иде... 
Салкын кыш көнендә машинасын туктатып, мине утырткан егет шуларның берсе икән. Басуга бәрәңге алырга киткәндә, үзе мәктәпкә алып килеп, үзе алып кайтып йөри торган 2 нче сыйныфта укучы энесенә өй ачкычын бирергә оныткан булган ул чакта. Энесе – мәктәптә, үзе – басуда. Энесе өчен борчылганы йөзенә чыккан. Әниләре дә эштә икән. Энесенә шул ачкычны тапшыру өчен, басудан кайтырга рөхсәт сорап килгән иде ул бала. Күренеп тора: гаиләдә балаларын җаваплы итеп тәрбияләгәннәр. Андый әниләрне ирләре хатын итеп хөрмәтләүдән бигрәк, әни итеп хөрмәтлиләр. Балаларның әти-әниләре каршылыклы булсалар, балаларын да үз якларына тарту өчен әтисенә яки әнисенә каршы куярга тырышалар бит. Нәтиҗәдә, гаиләдә тәрбиясез һәм тәртипсез балалар үсә... 
Ир кеше хатынын авырлыклардан сакларга тиеш. Ул бит балаларының әнисе, ә әниләрнең бизәге – ул үстергән исән-сау балалар. Тәрбияле хатын – ире өчен олы бәхет. Элек (хәзер дә шулайдыр инде) улларын өйләндергәндә яки кызларын кияүгә биргәндә, башта нинди гаиләдә үсүен карыйлар иде. Әгәр кыз үскән гаиләдә әниләренә сан булмаса, ул кыз үз гаиләсенә дә шул тәртипне алып керәчәк, ул аны шулай тиеш дип санаячак. Әгәр егет үскән йортта әтисе хатынын кыйный торган «батыр» булса, ул егет тә «батыр» булырга тырышачак. 
Ирне ир иткән дә, хур иткән дә хатын диләр бит. Кайбер хатыннар гаиләнең йөгәнен үз кулыма алам дип (гаиләнең акча янчыгын), ирен үзе эшләгән акчасын автобуска да, кибеттән вак-төяк алырга да хатыннан сорарга мәҗбүр итә. Шуннан иренең эшләргә теләге бетә. Ә акыллы хатыннарның ирләре, гаиләсен тәэмин итәргә дип, төп эшеннән соң икенче җирдә дә эшли әле. Әлбәттә, әлеге ирнең хатыны иренә янчыктан акчаны чеметеп биреп, «экономия» ясаган гаиләнекеннән өстенрәк. Бала – гаиләнең көзгесе, дигәндәй, аларда тәртиплерәк, тырышрак һәм гаиләсендә бер-берсенә хөрмәтле балалар үсә. Мине машинасына утырткан ир дә шундый булып үскән.
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ. мәгариф ветераны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: