Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Балачакны искә төшердек

Авыз иткәнгә инде беркадәр вакыт узса да, Ташлык авылындагы Халә апа Вәлиева йорты мичендә безнең балачактагы барлык таләпләргә туры китереп пешерелгән коймакларның тәме хәзер дә тел очында.

Әче камыр куеп, мичтә пешергән һәм туң май белән майланган коймактан авыз итү бәхете хәзер бик сирәкләргә генә насыйп буладыр. Аның утын яга торган миче дә юк, Малышева киңәш итми дип, туң майны күптән кулланмыйбыз, колмак ачыткысы белән әче камыр куеп, камыр ризыгы пешерү дә – бик-бик уңган хуҗабикәләр кулыннан гына килә хәзер.  
«Үткәннәрне искә төшереп, мичтә пешкән әче коймак белән чәй эчеп алыйк әле бер. Балаларны да чакырдым, кечкенә чакта күргән яңалык озакка күңелгә сеңә ул, милли гореф-гадәтләребезне белеп үссеннәр», – дип, Ташлык авылы мәдәният йорты җитәкчесе Фәнүсә Исмәгыйлевадан чакыру алгач, әнием чиккән яулыкны һәм алъяпкычны, ул элекке фасон белән тектергән бәбәй итәкле күлмәкне, Арча читекләрен кидем дә, билгеләнгән вакытка Халә апаларга киттем. Аның иркен, ямьле йортына барып кергәндә, мич янында кызу эш кайный иде: Халә апа коймак пешерә, Гөлүсә коймак майлый, калган хатын-кызлар чәй табыны әзерли, ә балалар мич тирәсен урап алганнар да кызыксынып күзәтеп торалар, тәрбияче Мәркизә Әсхәдуллина аларны мичтә коймак пешерү «технология»се белән таныштыра. Барысы да милли киемнәрдән, сорауларны да яудырып кына торалар...
Менә коймак пешеп тора, табадан төшеп тора, чәй табыны да әзер. Җыелышып табын әйләнәли утыргач, башта Зәлфирә апалары балаларга бераз вәгазь сөйләде, аннары балалар да һәрберсе үзе белгән доганы әйтеп чыкты. И мактадык үзләрен! Аннары аларны тәм-томнар белән кыстый-кыстый чәй эчертеп, төшке ашка балалар бакчасына озаттык та, үзебез дә иркенләп, рәхәтләнеп коймак белән чәй эчтек.
Рәхмәт йөзеннән, безне кунак иткән Халә апа турында да җылы сүзләр әйтми булмый. «Сез җаен белмисез» дип, мич янына безне якын да китермичә, шактый өлкән яшьтә булса да, 10 литрлы бер чиләк камырдан куелган коймакны үзе пешереп бетерде ул. Әле һәрберебезгә күчтәнәч итеп тә җибәрде. 
Ул – авылның хөрмәтле кешесе. «Элегрәк мәдәни чараларда да актив катнаша иде. Бер дә ялындырып тормады, бик матур, төгәл итеп элеккеге биюләрне биеде», – ди аның турында Фәнүсә Исмәгыйлева. Халә апа 4 кыз тәрбияләп үстергән, хәзерге көндә тормышыннан, балаларыннан бик канәгать. «Безнең чор кешесе тормышның әчесен-төчесен күп татыды. Менә хәзер яшәү рәхәт. Бернәрсәгә мохтаҗлыгым юк, балаларым, оныкларым бик тәүфыйклы, йортта ни эшлисе бар, үзләре планлаштыралар, үзләре башкаралар», – ди ул, шушы бәхетле көннәрне күрә алуына шатланып.
Диләрә Исмәгыйлева. Ташлык авылы.
Ф. Исмәгыйлева фотолары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев