Туган як

Бакчамда яшәрлегем калмады

Без Түбән Камага килгән җитмешенче елларда урамда өч ир-ат очрашса, сүз бакча тирәсендә әйләнә иде. «Бакчаң бармы?», «Кайда урнашкан?» һ.б. сораулар яварга тотына. Шулай сөйләшкәннәрен тыңлап-тыңлап йөрдем дә, мин дә бакча дип кыза башладым. «Татэнергострой» трестының УМСында бульдозерда эшләгән чак. УМСка бүленгән участокта сазлыклы, куаклык җир күрсәттеләр. Көз көне җир...

Без Түбән Камага килгән җитмешенче елларда урамда өч ир-ат очрашса, сүз бакча тирәсендә әйләнә иде. «Бакчаң бармы?», «Кайда урнашкан?» һ.б. сораулар яварга тотына. Шулай сөйләшкәннәрен тыңлап-тыңлап йөрдем дә, мин дә бакча дип кыза башладым.
«Татэнергострой» трестының УМСында бульдозерда эшләгән чак. УМСка бүленгән участокта сазлыклы, куаклык җир күрсәттеләр. Көз көне җир туңдыргач, автоскреперлар белән балчык ташыдык. Бакча өчен җире булды, тик юл юклыгы язгылыкта ачыкланды. Яз көне монда трактор белән дә кермәслек җир булган икән. БСИдагы бетон заводы шоферы белән сөйләштем һәм ул миңа ун машина йөге бетон калдыгы китерде. Ул гына җитмәде, чөнки машина белән борылып чыгып китәр өчен дә урын кирәк иде. ПАТП җитәкчелегенә гариза язгач, миңа үзбушаткыч машина бирделәр һәм шуның белән биш машина йөге кызыл балчык китереп аудардылар. Шуны тигезләдем. Кайда бетон ваталар, карап кына йөрим дә, үзем күтәрә алган ташларны машинам арбасына (арбаны Нефтекамскидан сатып алып кайткан идем) салып, ташый башладым.
Минем күпме көч түгеп ясаган юлым күршеләргә дә ошады... Гомерләр үтте, тора-бара, үземне ул юлга кертми башладылар -
капкам янында 5-6 машина тора. Аптырагач, полициягә мөраҗәгать итәргә мәҗбүр булдым һәм, шулай ук, «Строитель» бакчачылык ширкәте идарәсенә гариза яздым. Алар миңа шул үз көчем белән күтәрткән 0,75 сутый җирне арендага алырга һәм койма тотарга рөхсәт итү турында утырыш карарын бирделәр...
Үз капкам яныннан куганга, күрше-тирәдәгеләр әле дә миннән үч алып, тегендә-монда язалар.
Бер бакча күршемнең ике кызы, үз эш урыннарыннан файдаланып, ниләр генә кыланмыйлар. Әле менә 12 июльдә генә дә мине бакча идарәсенә чакырдылар, шул хатынның олы кызы миңа нинди генә сүзләр әйтмәде, минем капкам каршындагы урынны арендага алганлыкка рәсми кәгаземне тартып алып, сумкасына салды, кире бирмәде.
Урамыбызда берничә ел элек кенә хасил булган икенче бер күршем тәрәзә каршымны ике метрлы профнастил белән каплады, бакчамның бер ягы караңгыда утыра. Урамдагы мичтә ашарга пешерә башласам, килене минем ризыгыма шлангтан су сиптерә. Янәсе, аның балаларына төтен исе килә икән. Шимбә-якшәмбе җитсә, чыдамалы түгел, ул бакчада көне буе эчәләр, ул тавыш-кычкырыш...
Кырык ел дәвамында, көн саен балчык һәм таш ташып, гомер уздырган бакчамда миңа урын калмады, төне буе йоклый алмыйм, бөтен нервларым какшап бетте. Мине бакчамнан куып чыгармыйча, туктамаслар, ахры. Ни өчен шулкадәр гаделсезлек бу дөньяда? Ни өчен явызлар тантана итә, аларның әшәкелекләре өстен чыга?
Илдус СӨНГАТУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: