Туган як

Баетмакчы булалар

Ышанасызмы, аздан гына миллионер булмый калдым бит, әле.

Ну, миллионер ук булмасам да, шактый байыйсы идем. Авызымны ачып йөрдем дә, миңа дигән акчаны башкаларга биреп куйганнардыр инде хәзер, көтеп-көтеп караганнардыр да... Югыйсә, ничә мәртәбәләр «Уважаемая госпожа» дип зурлап хат җибәрделәр. 
Хәзер бит кәгазьдә хат языша торган заманалар тарихта калып бара, модада электрон адреслар, электрон хатлар. Бәлки кирәге чыгар, дип, моннан берничә ел элек мин дә электрон ящик ачкан идем. Дөрестән дә, юк-юкта кирәге чыккалап тора тагын үзенең. Гадәти почта әрҗәләре кебек, аны да реклама чүпләре белән тутыралар. Менә әле күптән түгел генә бер хат кызыксыну уятты. Гадәттә, мин ул рекламаларны, укып та тормыйча, «кәрҗин»гә генә ташлап барам. Ә монысын ачып укыдым әле. Чөнки «акча бирәбез» дип, кычкырып торалар. Аз да түгел, күп тә түгел, 2630 евро бирәбез, диләр. Сум акчалары беткән вакыт булгандыр инде, шуңа евро тәкъдим итәләрдер. Ярар, евро булгач, евро инде. Анысы да ярый. Тик менә картага алар, нигәдер, евро түгел, ә Рәсәй акчасына күчереп җибәрәләр икән, һәм шул комиссия өчен алдан нибары 152 сум гына акча түләргә кушалар. Тик торганнан килә торган акчага кызыгып утырганда, плитәдәге ашым ташып, карта номерымны әйтә алмый калдым.
Ярар, мин әйтәм, байлар күп, тагын бирерләр әле. Нәкъ шулай булды, икенче көнне тагын акча тәкъдим итәләр! Точно байлар! Бу юлы мине долларга күммәкче булалар. Әйтерсең, минем һәм минем кебекләрнең тиенне тиенгә санап яшәгәннәрен күзәтеп карап торганнар да, хәлемне җиңеләйтергә исәпләгәннәр. Бу юлы 2450 доллар бирәселәре килә. Тик тагын шул  проблема – рус акчасына әйләндерергә кирәк. Ярар, анысы пүчтәк кенә бит аның – тагын шул 200 сум тирәсе. Салмыйммы соң, салам! Тиз генә байыйсы килә бит! Җиңел кергән акча эчне төртеп тишмәс әле... 
Туктале, дип уйлыйм үземчә, нигә соң болар минем картадан акча алып яталар, анда бит тиеннәр генә. Әнә теге миңа күчерәсе акчадан чигерсеннәр дә, почтадан гына җибәрсеннәр. Миңа калганы да җитә. Шулай дип җавап язарга адресларын эзлим, юк, аларга җавап язып булмый икән, элемтә бер генә яклы. Менә шулай итеп, 150 сум акча кызганып, фәлән йөз мең сумнан колак кактым...
Монысы шаяру булды, җәмәгать. Бик кыстый-кыстый банк картасы номерларын сорый башлагач та шикләнеп, икенче телефоннан алар күрсәткән электрон адрес буенча кереп карамакчы булган идем дә, мине яклаучы «антивирус» шундук «чабудан тартып» туктатты. Миңа хат җибәреп ятучы адресларда вируслар булырга мөмкин икән һәм андый рәсми булмаган ялганчы сайтларга керергә киңәш итмиләр.
Ә бит 150 сум  күп акча түгел дип кызыксынып, карта номерларын бирүчеләр дә бардыр. Әйе, әнә бит, карта номерларын теләсә кемгә әйтеп йөрүчеләр безнең шәһәрдә дә буа буарлык. Югыйсә, йөз генә түгел, мең кат кисәттеләр инде бу хакта.
Россиядә Остап Бендер кебек «бөек комбинатор»лар бар һәм гомергә булачак. Шунлыктан, акча янчыгыгызны һәм банк карталарыгызны теләсә кем алдында ачып салмаска киңәш итәр идем. Бушлай сыр капкында гына була, диләрме? Әле анда да сыр бушлай түгел, кечкенә генә сыр кисәге өчен гомерең белән түләү ихтималы да зур.
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: