Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Бабай һәм «бөке»

Казанда «бөке»ләрсез буламы инде ул? Алардан, бигрәк тә, эшкә баручылар һәм кайтучылар зарлана. Күптән түгел шундый «бөке»ләрнең берсенә мин дә эләктем. Көпә-көндез, бар кеше эштә булганда. Барып җитәсе урынга нибары ике тукталыш калгач кына… Автобус туктагач, берничә кеше шунда ук төшеп, җәяү киттеләр. Бераздан тагын берничәсе кузгалды. Күпмедер вакыттан соң,...

Казанда «бөке»ләрсез буламы инде ул? Алардан, бигрәк тә, эшкә баручылар һәм кайтучылар зарлана. Күптән түгел шундый «бөке»ләрнең берсенә мин дә эләктем. Көпә-көндез, бар кеше эштә булганда. Барып җитәсе урынга нибары ике тукталыш калгач кына… Автобус туктагач, берничә кеше шунда ук төшеп, җәяү киттеләр. Бераздан тагын берничәсе кузгалды. Күпмедер вакыттан соң, салонда берничә пассажир гына калды. Күрше утыргычларда әби белән бабай утыралар. Бабай калын линзалы күзлектән тирә-якка карап: - Машина өстенә машина алалар, үзләре юньләп йөри дә белмиләр, сволочьлар, менә утыр инде хәзер шулар аркасында, - дип куйды. - Тыныч кына утыр инде, ашыгыр урыныбыз юк бит, - дип карчыгы тынычландырырга тырышса да, бабай гаеплене эзли торгач, фикерен үзгәртте. Хәзер барысына да автобус шоферы гаепле булып чыкты: - Яшь бит әле ул, юньләп йөртә дә белми. Әнә башка машиналар узганда нигә тик тора ул? - дип дулый ук башлады. - Безнең юлдан машиналар йөрми, шуңа туктап тора ич, - дип үгетләүче хатынына борылып та карамады. Сабырлыгы бетеп, бабай автобус салоны буенча йөренде, аннары бер марҗа хатыны янына барып утырды. Рус телендә вата-җимерә аңа зарланды: - Вәт буржуи, все маладые машины пакупают да ездят, еще и в кредит тоже пакупают, - дип сукранып утырды. Теге марҗа да, бабайга кушылып, «буржуй»ларны сүгә башлады. Шунда әби, карты ишетмәслек итеп: - Соң син дә машина ал, пенсияңне җый да сатып ал, - дип куйгач, тыела алмадым, кычкырып көлеп җибәрдем. Әби дә елмайды: - Бет тә бет, бабай да бет, - диде. Шунда автобус та кузгалып китте. «Бөке»дә бер сәгатькә якын утырсам да, кәефем әлләни бозылмады. Ул әби белән бабайны искә төшергән саен, хәзер дә елмаеп куям. Шул көнне Казанда чемодан тоткан ике шикле кешене кулга алганнар, дип ишеттем. «Бөке» шуларны тоткан вакытта килеп чыккан, имеш. Аннары, терроризмга каршы өйрәнүләр уздырылган, дип тә сөйләделәр. Өйрәнүләр генә булса, ярый, чын терроризмы була күрмәсен. Ә «бөке»ләрдә утырырга без инде күнеккән, анысы гына әллә нәрсә түгел...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев