Туган як

Авыр сугышның соңгы шаһиты

Тагын май ае җитте. Әйтерсең лә, кошлар канатына кунып, безнең гомерлек Хәтер аебыз килә. Һәр ел саен май җитүгә, Бөек Җиңү бәйрәме дә килә. Күп еллар үтеп, күп сулар акса да, ел саен бу көн иң матур, иң куанычлы бәйрәмнәрнең берсе буларак тантана ителә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Каенлы авылы да газиз улларын фронтка озата. Сугыш – аяусыз. Ул күп корбаннар сорый. Авылдан гармун уйнап, урам көе җырлап киткән 120 дән артык авылдашыбызның 66 сы сугыш кырларында ятып кала. Исән-имин кайтканнар да яралардан, авырулардан берәм-берәм китә тора. Каенлы авылында быелгы Бөек Җиңүнең 73 нче язын нибары бер сугыш ветераны каршылый. Әлеге язмам гыйнварда  92 яшен тутырган Камил Әхмәтгәрәй улы Ульданов турында.
Камил абый Каенлы авылында туа, җиде сыйныф тәмамлый. Алга таба да укыган булыр иде, тик сугыш башлангач, мәктәпне ташларга туры килә. Ул – 15 яшьлек үсмер, хыялларының иң канатлы чагы. Барысын да җимереп, иңнәренә кара язмыш ябырыла. Башка яшьтәшләре кебек, егет тә эш тәртәсенә җигелә. Ул чакта тылда да фронттагыдан җиңел булмый. Камил абый кебек үсмерләр хатын-кызлар, өлкәннәр нинди эш кушсалар, шуларның барысын да җиренә җиткереп эшлиләр: чәчәләр, уралар, сугалар, утынын да ташыйлар, икмәген дә илтәләр.
Бертуган абыйсы Ибраһим Мамадыш педагогия училищесын тәмамлап, Зәй районы Баграж авылында укытучы булып эшли, аннары фронтка китә. Күп тә үтми, сугышка керә һәм хәбәрсез югала. 
Камил абый сугышка 1943 елда 17 яшендә алына. Алар авылдан алты егет китәләр. Көзге салкында ягылмаган вагоннарда бер айга якын баралар. Ул Ерак Көнчыгышта, Славянка гарнизонында хезмәт итә. Артиллериядә разведчик, орудие командиры була. Күкрәген Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен», «Кореяне азат иткән өчен» һәм башка бик күп медальләр бизи. Япон снайперлары юк иткән иптәшләрен ул әле дә тыныч кына искә ала алмый. Камил абыйның армия хезмәте дә шул елларга ялганып дәвам итә. 
Ул туган авылына 1950 елда гына әйләнеп кайта. Казанда киномеханик белгечлегенә укып, беркадәр вакыт унберләп авылга кино күрсәтә. Тик бу хезмәт аңа ошап бетми. Ул механизатор белгечлеге алып, тракторда, машина-трактор паркында, урак вакытында комбайнда хезмәт куя. Соңгы елларын кочегар булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 
Камил абый Болгар авылы кызы Тәкыя апага өйләнә, алар бер кыз һәм ике ул үстерәләр. Уллары Әнәс – Түбән Камада, Тәлгать гаиләсе белән якында гына – күрше урамда яши. Тәкыя апаның вафатыннан соң, Камил абый балалары тәрбиясендә гомер кичерә. Бүгенге көндә дүрт оныгы, биш оныкчыгы бар. 
Камил абыйның ике энесе сугыштан соң Донбасска китәләр, гомер буе шахтада эшләп, Донецк шәһәрендә яшиләр, шунда вафат булалар. Камил абыйның туганнары аларның балалары, оныклары белән хәзер дә хәбәрләшеп торалар. 
Камил абый, Аллага шөкер, бүгенге көндә исән-сау, үз аяклары белән йорт тирәсендә йөреп тора, гамәл-гыйбадәтләрен кылып, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яши. Күргәннәрен хәтер төпкелендә сакласа да, алар турында искә төшерергә яратмый. Яшь буынга алар буыны күргәнне күрергә язмасын дип тели.  
Флера ГАРИПОВА, 
Каенлы авылы китапханәчесе.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: